erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Автоледи-2022" ничек узды?

Узган шимбәдә Арчада “Автоледи–2022” бәйгесе булды. Анда транспорт белән идарә итүче гүзәл затларыбыз көч сынашты.

Мондый ярыш беренче тапкыр гына түгел, ел да оештырылып килә һәм күркәм традициягә әверелде. Анда хәзер даими катнашучылар, зона ярышларына үтеп, рес-публикада да җиңү яулаучы хатын-кызларыбыз бар. Бу юлы барлыгы сигез кеше җиңү өчен көрәште.

Арчадан Гөлнара Фәйзрахманованың транспорт белән идарә итү стажы да зур, бер ел да калмыйча әлеге бәйгегә дә килә. Кайчаннан бирле катнашканын хәтерләми дә инде. Республикада да призлы урынны алып кайтты. Гөлнара быел да ярышка килгән һәм хәйләкәр генә елмаюына караганда, исәбе – җиңүгә ирешү.

– Хәзер республика ярышы икегә бүленеп үткәрелә. Зонада җиңгән 10 кеше анда катнашу хокукына ия була. Шул унлыкка керергә кирәк, – диде әлеге ярышны оештыручы ЮХИДИ бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова.

– Димәк, башка кызларга сезнең кебек осталар белән көрәшергә туры киләчәк, – дибез.

– Монда эш осталыкта түгел. Кемгә бәхет елмая бит, – диде Гөлнара.

Гүзәл Зәбирова эчке эшләр бүлегендә кадрлар бүлегендә эшли. Казанга йөрергә туры килгәч машина белән идарә итәргә өйрәнгән.

– Ялгызым ике бала үстерәм. Аларны да төрле җирләргә алып барырга кирәк. Бик уңай, – диде ул. – Ә бәйгегә Энҗе чакырды. Каршы килмәдем. Соң гына әйтте, әзерләнергә генә өлгерә алмадым. Теория бераз куркыта. Онытылган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Айгөл Исламова да ике бала анасы. Кечкенә баласы белән килгән. Бергәләп компьютер каршына утырып имтихан бирделәр. Айгөл узган ел призлы урынны яулаган иде.  Шундый җанатар булганда быел да тырышырга туры киләчәк.

Бәйгенең теория өлешен кызлар ДОСААФ оешмасында тапшырдылар. Эшләрне ДОСААФ җитәкчесе урынбасары Ринат Хәкимов кабул итеп алды.

– Барлыгы 20 сорау. Имтихан вакытында икесенә җавап бирмәсәләр, калганнарын чишеп тә тормыйлар. Имтихан бирмәгән булып санала. Ә бәйгедә шартлары икенчерәк, – диде ул. – Монда 20 сорауга да җавап бирергә кирәк. Соңыннан ничә хата киткәнен компьютер күрсәтә.

Гөлнара 2,56 секундта 20 сорауга да дөрес җавап бирде. Башка кызлар да тиз эшләделәр. Альбина Хәйруллина – бер, Айгөл Исламова ике хата гына җибәрде. Ә менә Лилия Вәлиеваның бер хатасы да чыкмады. Иске Чүриледән. Арчада банкта эшли.

– Башта программаны аңлап бетермәдем. Икенче компьютерга күчәргә туры килде. Ул вакытны алды. Аннан бик җайлы китте, – диде Лилия.    

Бәйгенең икенче практик өлеше автодромда үтте. Беренче елларын гына руль артында йөрмәгән кызлар өчен машинада тауга менү, чигенү һәм башкалар бернинди кыенлык тудырмады. Монда инде, Гөлнара әйткәнчә, кемгә бәхет елмая. Ә ул аның үзенә елмайды да.

“Автоледи–2022” район бәйгесендә Гөлнара Фәйзрахманова – беренче, Лилия Вәлиева – икенче, Наталия Шакирҗанова – өченче, Айгөл Исламова дүртенче урыннарны яуладылар. Аларга мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә Гөлнара яңадан зона ярышында район данын яклаячак. Аңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X