erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл белән Илдарны кызганып елаганнар

Редакциягә Түбән Мәтәскәдән Рузилә ханым Хөснетдинова кереп чыгып китте.

Ә аның сөйләр сүзе күп. Бөек Җиңүнең 75 елллыгы уңаеннан әтисе турында сөйләде. Бу турыда икенче иркенләп язарбыз. Бер гыйбрәтле хәлне генә язам.

--Без ике кыз, дүрт малай үстек, -- дип сөйләде ул. -- 8 булганбыз, икесе үлгән. Олысы Илдар 7 яшендә тамагына нәрсәдер чыгып, шуннан үлгән. Сталин үлгән көнне үлгән ул. 5 мартта. 1953 елны. Бөтен авыл халкын клубка еларга җыйганнар. Соңыннан: "Без Сталинны түгел, Шакирны, улы Илдарны кызганып еладык", --дип сөйләгәннәр. Шакир ул безнең әти. Илдар авыл буйлап җырлап йөри торган булган, бөтен авыл халкы яраткан аны. Гомерсез булды шул... Әти безнең сугыштан бер аяксыз кайтты. Үзең исән вакытта балаңны җирләү иң авыр хәсрәт икән, ди торган иде. Мин кияүгә чыккач, улым туды, Илдар дип куштык. Әтинең куанып, яшь баланы исни--исни яратуы әле дә күз алдымда. Әти мәрхүм инде...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без Рузилә ханым белән очрашырга сүз куешып саубуллаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X