erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл көне үткәрелде

Авыл җирлекләре башлыклары Иске Кырлый авыл җирлегендә булдылар.


3 июльдә Авыл көненең чираттагысы үтте, бу юлы авыл җирлекләре башлыклары Иске Кырлай муниципаль берәмлегендә булдылар. Семинар барышында җитәкчеләр Д.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә тәҗрибә участогын карадылар һәм ягу сезонына әзерлек белән таныштылар, яңартылган китапханәгә керделәр. Әлеге бина 2019 елда җирлек акчасына  һәм “Казанка” ширкәте җитэкчесе Айдар Сабировның ярдәме белән төзекләндерелде. 
Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов коллегаларына быел 6 айда башкарылган эшләр турында сөйләде, тәҗрибәсе белән уртаклашты. 
Мөндеш авылында семинарда катнашучылар балалар бакчасы, башлангыч мәктәп эшчәнлеге, күпфункцияле үзәк һәм универсаль спорт мәйданчыгы эшчәнлекләре белән таныштылар. Соңгы ике объект илкүләм проектлар ярдәмендә барлыкка килде.
Авыл җирлекләре башлыклары Хәлим Гариповның крестьян-фермер хуҗалыгында яңа фермада булдылар, җитәкче белән сөйләштеләр, хуҗалыктагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үттеләр.
Социаль объектларда булганнан соң җитәкчеләр мәчетләрне, зиратларны карадылар.
Семинарның йомгаклау өлеше Иске Кырлай төп мәктәбендә узды, анда җирлек башлыклары фикер алыштылар, районның җирле үзидарә органнарын үстерүнең мөһим мәсьәләләрен тикшерделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X