erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл, ничек яшисең?

Киңәшеп эшләү әйбәт

Районның иң ерак почмагында урнашкан “Заря” ширкәтенә барган саен куанып кайтам. Колхозлар таралганнан соң бик авыр хәлдә калган иде әлеге хуҗалыкка кергән авылларда яшәүчеләр. Ындыр табаклары, терлек тораклары  ташландык хәлгә калып бара иде. Инвестор Рәдиф Закирҗановка мондагы хәлләрне күреп кул селтәп китеп бармавы өчен рәхмәт. Җыеп алган ашлыкны салырлык юньле амбар, рәтле-башлы техника да юк иде.

– Күршедәге “Аю” ширкәтенең иң начар дип исәпләнгән басулары бездә иң яхшы дип санала, – диде 5 октябрьдә шушы хуҗалыкта узган агрономнар һәм инженерлар семинарында ширкәтнең баш агрономы Гафиулла Фәссәхов.

Ягъни иң уңдырышсыз, комлы туфраклы басулар бездә, дип әйтүе. Менә шундый басуларны да уңдырышлы итүгә ирешкән алар.

– Бу хуҗалыкта гомер-гомергә көзге бодай икәннәре юк иде, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин. – Технологияне төгәл үтәгәндә әлеге культурадан да яхшы уңыш алып булуына ачык мисал бу. Орлыклар белән эшләүне җайга салдылар.

Хуҗалыкның көзге бодай басуына тукталдык. Яшел хәтфәдәй уҗымнарга карап сокланып тордык. “Пар җире иде бу, – диде баш агроном. – Барлык фермалардагы тиресне шунда чыгардык”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арыш уҗымнары да бик матур. Басуларны көзге эшкәртү тәмамланып килә. Бушаган техника таләпләргә туры китереп саклауга куелган.

Ындыр табагы, амбарлар, остаханә, территорияләр ялт иткән, һәр елны яңа амбар төзелә, тракторлар, комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналары кайтып тора. Быел гына да 26 млн сумлык техника алынган.

– Без бүген баш инженерларны, баш агрономнарны бергә җыеп эшкә нәтиҗә ясарга, бурычларны ачыкларга булдык, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Хәзер кырларда эшләр төгәлләнеп килә, техниканы кышкы саклауга куяр, запас частьлар турында кайгырта башлар вакыт. Төрле фирмалар вәкилләрен дә чакырдык.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин, район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Илшат Нәбиуллин үткән чорга анализ ясап, куела торган таләпләрне аңлаттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X