erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл Советы рәисе ашыккансыз, ди

Арчада яшәүче Дания һәм Мәгъсүмҗан Якуповлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Икесе бергә парлашып басып каршы алдылар алар безне. Котлауларны игътибар белән тыңладылар, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатына чын күңелдән сөенделәр, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина белән фотога төштеләр, рәхәтләнеп истәлекләре белән уртаклаштылар.

Бер күрүгә үзләренә тартып тора торган сөйкемле пар. Мәгъсүмҗан абый серле генә елмаеп утыра, артык эндәшмәскә тырыша, кайчакта Дания апаны гына дөресләп куя. Дания апа, киресенчә, шундый кызык итеп сөйли, үзе әйткәннәрдән үзе дә көлеп куя. Аңа кушылып елмаймый калып була торган да түгел.

“Ничек танышып киттегез соң?” – дип кызыксындык. Алар көлешә-көлешә шул вакытны искә төшерделәр.

– Мин егетемне армиягә озаттым. Шул вакыт Мәгъсүм армиядән кайтты. Миннән биш яшькә олы ул. Чибәр, төз гәүдәле. Күз төште генә бит шуңа, – диде Дания апа.

– Мәгъсүмҗан абый, сезнең йөргән кызыгыз юк идемени?

– Бар иде инде алар. Тик яшьләр күз явын алырдай булып үсеп җиткән. Бер ел да йөрмәдек, өйләнешеп тә куйдык. Ул вакытта Даниягә 18 яшь тә тулмаган иде әле. Авыл советы рәисе ашыккансыз, ди. Тик андый вакытта кеше сүзе колакка керәме соң.

– Мин сабый идем, нәрсә уйлаганмындыр. Әтием бик таләпчән кеше иде, милициядә эшләде. Ничек рөхсәт бирде икән? Мәгъсүмне ошатты шул ул, бик тиз уртак тел таптылар, – диде Дания апа.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икесе дә Балтач районының Сәрдегән авылыннан. Дания апа 7 балалы гаиләдә иң өлкәне. Мәгъсүмҗан абый да ишле гаиләдән. Гаилә башлыгы армиядән кайткач шофер булып эшли, аннан инде бөтен гомерен шул хезмәткә багышлый.

– Мин мәктәптә яхшы укыган идем. Бөтен туганнарым югары белем алды, ә мин кияүгә чыктым да, уку турында оныттым. Аңа карап тормышта югалмадым. Хезмәт Даны ордены иясе мин, – диде Дания ханым.

Уллары Сәлим туып бераз вакыт үткәч гаилә туганнары янына Ташкентка китеп бара. Дания апа заводка эшкә керә һәм алдынгылар рәтенә күтәрелә. Кызлары Лилия дөньяга килә. Шулай 25 ел үткәнне сизми дә калалар Якуповлар. 1994 елда туган якларына кайталар.

– Лесхозда Алмас Әминович өй бирде, мин цехта станокта эшләдем. Анда да макталып килдем. Матур итеп лаеклы ялга озаттылар, – диде Дания Якупова. –  Шуннан Арчадагы энем, Айрат Шакировичны беләсездер инде, Арчага чакырды, фатир алырга ярдәм итте. Дүрт энем бар минем. Берсе вафат инде. Икенчесе авылда әни янында яши. Әнигә 98 яшь. Аллага шөкер әле. Үз аягында. Бар нәрсәне контрольдә тота. Безгә дә “эләгә”.

Балалары да бу якка кайтып төпләнгән. Кызлары Лилия Әтнәдә табибә. Сәлимнәре инженер-программист. Биш оныклары, бер оныкчыклары бар.

– Егетемне ташлап Мәгъсүмгә кияүгә чыкканыма тамчы да үкенмәдем. Мең-мең кат рәхмәтлемен аңа. Үз парымны таптым. Бездән дә бәхетле гаилә юк, – диде Дания апа иренә якынрак елышып.

Аларның бер-берсенә ничек карауларыннан ук бу сүзләрнең дөреслегенә инанырга була. Аллаһы Тәгалә тигезлекләреннән аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X