erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл.., улларың сине онытмый

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.                                                                                                                   (Г.Тукай “Туган авыл”)

 

Безгә ике төрле хәбәр килеп иреште. Яхшысы – Яңа Иябашта эшмәкәр Илшат Газизов спорт һәм уен мәйданчыгы төзетә. Начары – Өчиледә шушы авылда туып-үскән Фәргать Нәбиев төзеткән чишмә, ял урынын кадерсезләп, чүпләп бетергәннәр. Бу вакыйгалар икесе дә Яңа Кырлай авыл җирлегендә бара. Юлга кузгалдык.

Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров белән башта Яңа Иябаш авылына спорт һәм уен мәйданчыгында булдык.

Төзелештә өч ир-егет эшли.

– Элек монда 1983 елда төзелгән мәктәп бинасы иде, – дип сөйләде Газинур Сәфәров. – Башта балалар бакчасы булды, аннан башлангыч мәктәп. Балалар саны азайгач, башлангычлар Яңа Кырлай мәктәбенә китте. Бина ябылды. Янгын чыгу куркынычы бар иде. Бу спорт-уен мәйданчыгын Казанда үзенең төзелеш фирмасы булган Илшат Газизов эшләтә. Ул Яңа Иябашта туып-үскән егет.

Илшат Газизовның үзе белән дә сөйләштек.

– Мәктәп бинасы бик ямьсез тора иде, – дип сөйләде ул. – Балалар шунда уйнады. Урыны әйбәт. Элек ул тирәдә клуб та булган. Әтиләр анда волейбол уйнаганнар. Авыл җирлеге башлыгы Газинур абый белән уйлаштык та, мәктәп бинасын сүтеп, җирен авыл җирлеге милке итеп рәсмиләштереп, балаларга, яшьләргә, авыл халкына спорт-уен мәйданчыгы эшләргә булдык.

– 25 майда бинаны сүтә башладык, – дип сөйли төзүче егетләр Динар Сабирҗанов, Габделнур Сәйфетдинов, Айдар Миннәхмәтов.

– Авыр хезмәт. Гел кул белән эшләргә кирәк бит, – дип сүзгә кушылды Газинур Сәфәров. – Спорт мәйданчыгына 50 куб.м. бетон гына керде.

Спорт-уен мәйданчыгы заманча, яхшы итеп эшләнә. Футбол, волейбол, баскетбол уйнау өчен аерым мәйданчык һәм тагын балалар мәйданчыгы төзелә. Велосипед, җәяү йөрү өчен махсус юлы да бар. Атынгычлар, турник та буласы. Искиткеч!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Авылда балалар бармы соң? – дип сорыйм.

– Кич белән килеп карагыз: мондагы бала!

Төзүчеләрнең берсе – Айдар үзе хоккей да уйный. Юл уңаеннан үзләре ясап куйган хоккей мәйданчыгын һәм грант акчасына төзелгән күперне дә карадык.

Ә Яңа Кырлайның үзендә ачык һавада өч спорт мәйданчыгы бар. Футбол кыры, хоккей мәйданчыгы, баскетбол, волейбол, футбол уйнау өчен спорт мәйданчыгы. “Мөмкинлекләр бар, бездә эшләргә эш тә бар. Әмма калмыйлар. Балалар саны азая бара, – диде Газинур Сәфәров. – Безнең җирлектә Арчада 29 ветеранга фатир бирелде. Күпме яшь гаилә шунда китте. Бездә туасы, яшисе балалар Арчада туды...

Авылда туып-үскән егетләр һәм кызлар туган җиренә ярдәм итәм дип тора икән инде, Алла боерса, авыллар яшәр.

Әнә, Өчиледә Фәргать Нәбиев Яр Чаллыда яшәсә дә туган авылын ташламый. Йорт салып куйган, гаиләсе белән кайтып йөри. Һәм шунда, янәшәдә генә су буенда менә дигән ял урыны ясаткан. Тимер күперчектән чыккач, атынгычлар, агачтан эшләнгән сыннар, үткәннәрне хәтерләтеп торучы агачка эленгән арба тәгәрмәчләре,  шашлык пешерү урыны, түгәрәк өстәл, урындыклар, сәхнә, өсте каплаулы озын өстәл, ял итү бүлмәсе – исебез китеп карап йөрдек. Хәтта электр уты да сузылган. Ә чишмәсе, аның суы – искиткеч! Үземнең дә шушында килеп ял итәсе килеп китте. Бу табигать почмагын эшләткән кешегә рәхмәт укый-укый сак-

лап тотарга гына да бит! Видеосын карагач, йөрәк әрнеде. Бу тирәлек ауган-түнгән, чүплеккә баткан иде. Ярый әле без килгәндә чистартканнар, тәртипкә китергәннәр. Авылда, Фәргать кайткач, үзе тәртипкә китерде, диделәр.

...Яңа Кырлайдан кузгалганда Газинур Сәфәров: “Булганны, төзегәнне сакларга кирәк дигән фикерне әйтми калмагыз!” – дип кат-кат әйтте.

Без Өчиледәге Мөслимә чиш-мәсенә (Фәргатьнең әнисенең исеме) тагын килербез әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X