erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл хезмәтчәннәре ихтирамга лаек

Әңгәмәдәшебез – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Илсур улы Абдуллин.

– 2022 ел район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен кайсы яклары белән үзенчәлекле булды?

– Елның башланмаган ике ае булуга да карамастан, башкарылган эшләргә берникадәр бәя бирергә, нәтиҗәләрне чагыштырырга, йомгаклар ясарга мөмкиндер дип уйлыйм. 2022 елның аграрийлар өчен, бигрәк тә үсемлекчелек өлкәсендә уңышлы булуын ассызыклап үтәргә кирәк. Билгеле, язның берникадәр соңга калып, салкынча килүе игенчеләребезне бераз хафага салды салуын. Әле шуңа өстәп кыр эшләренә техника әзерләү чорында запас частьлар булмыйча, булган очракта да бәяләре бик кыйммәт булу сәбәпле, шактый кыенлыклар кичерергә туры килде. Шулай булуга да карамастан, хезмәтчәннәребез сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр дип саныйм.

Быел 55,5 мең гектар чәчүлек мәйданнарыннан тулаем 220 мең тоннадан артык  икмәк җыйнап алдык, гектарыннан уртача уңыш 40 центнерга якын булды. Район ашлыкның тулай җыемы буенча республикада быел да беренче урынга чыкты.

Билгеле инде, әлеге саннар артында механизаторларның, комбайнчыларның, шоферларның, җитәкчеләрнең, агрономнарның зур хезмәте ята. Хуҗалыкларда агротехник таләпләргә зур игътибар бирелә башлады, бу, һичшиксез, күрсәткечләрдә чагыла. Органик һәм минераль ашламалар, яфрактан тукландыру ысулларын, югары репродуктив орлыклар куллану бүгенгесе көндә уңай нәтиҗәләр бирә. Бу җәһәттән кырчылыкта матур күрсәткечләргә ирешеп һәр гектардан 45 центнер һәм аннан да югары уңыш алган “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай” агрофирмасы, “Курса МТСы”, “Ватан” агрофирмасы игенчеләренең яхшы эшләвен билгеләп үтәргә кирәк.

“Игенче” агрофирмасында горчица, җитен, соя, шепкән, көнбагыш,  рапс кебек югары табыш бирүчән культураларга аерым игътибар бирелә һәм алар бәяләр тотрыксыз чор булуына карамастан, әлеге культураларның икътисадый яктан файдалы булуын тоярга да өлгерде.

Кырчылыкта “Казанка” агрофирмасының эшчәнлегенә аерым тукталасым килә. Әлеге хуҗалык оешканнан бирле агулар кулланмыйча, бары тик органик игенчелек белән шөгыльләнеп экологик чиста икмәк үстерә. Пар җирләре белән эшләүгә зур игътибар бирә. Шул сәбәпле, арыш культурасыннан иң югары уңыш алган хуҗалык та “Казанка” агрофирмасы. Гектарыннан 70 центнер уңыш биргән басулары булды.

Шушы урында Арча элеваторы коллективы хезмәтенә дә югары бәя биреп узасым килә. Алар быел хуҗалыкларда урып-җыю эшләренә тоткарлыклар килмәслек итеп суктырылган ашлыкны вакытында киптереп, чистартып складларга урнаштырып бардылар.

Республикада 5 мең гектарга якын мәйданда бәрәңге үстерелсә, шуның  1,5 мең гектардан артыгы безнең районда, аерым алганда 1200 гектары “Кырлай” агрофирмасында игелә. Әлеге хуҗалыкны бәрәңге игүдә республикада гына түгел, ә бәлки, Россия күләмендә алдынгы хуҗалык дисәм дә ялгыш булмастыр. Ник дигәндә, әлеге хуҗалыкның барлык бәрәңге мәйданнары сугарулы, бәрәңгене заманча үзйөрешле комбайннар ала, алынган уңыш  барлык шартлары туры китерелгән складларда саклана. Әле шуның өстенә “Кырлай” агрофирмасы шәһәр халкын ел әйләнәсе икенче икмәк белән тәэмин итә. “Игенче” агрофирмасы да алдагы елларда бәрәңге мәйданнарын арттырып, ныклап шөгыльләнергә планлаштыра. Быел әлеге хуҗалыкта 5000 тонна бәрәңге сыйдырышлы склад эшләнде.

Алдагы ел өчен дә ныклы нигез булдырылды – барлык чәчүлек мәйданның 70 проценттан артыгы эшкәртелде. Киләсе ел уңышы өчен 14 мең гектарга якын көзге культуралар чәчеп куелды. Амбарларга җитәрлек күләмдә орлык салынды.

Ләкин бүгенге көндә җитештергән продукциягә бәяләрнең түбән булуы борчый. Шулай да, районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре амбарлар ашлык белән тулы булгач, сатыр  икмәге булгач алга таба бәяләр үсәр дигән өмет белән яши.

– Терлекчелек тармагында эшләр ничек тора?

– Терлекчелектә без беренче дип күкрәк кагырлык уңышларыбыз юк әлегә. Шулай булуга карамастан, алдагы елларда район республика күләмендә үз позицияләрен яхшыртыр дигән өмет белән яшибез. Чөнки шундый уйлар белән яшәргә нигез бар. 2022 ел “Яңарыш” хуҗалыгында мөхтәрәм кунакларыбыз Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек департаменты җитәкчесе Дмитрий Бутусов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында 1200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексының беренче чиратын ачу тантанасы белән башланып киткән иде. Бүгенге көндә әлеге комплексның икенче һәм өченче чиратлары кулланышка тапшырылды. Дүртенче корпусны төзү эшләре бара, 2023 елның февраль аенда әлеге фермага терлекләр кертү планлаштырыла.

Җәй айларында “Кырлай” агрофирмасында 1800 башка исәпләнгән сөтчелек комплексының 600 баш савым сыерына исәпләнгән беренче фермасы эшли башлады. Бүгенге көндә яңадан 600 башка исәпләнгән торак сафка бас-тырылып килә.

“Казанка” агрофирмасы үз көче белән заманча савым заллары булган 300 башка исәпләнгән комплекс төзи. Бүгенге көндә торакларның эчке ягында эшләр бара. Октябрь азагына терлекләр кертелер, дигән планда торабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Северный” хуҗалыгында якындагы елларда 6000 башка исәпләнгән комплекс тулы көчкә эшли башлаячак. Быел биредә силос траншеялары эшләнде, азык әзерләү үзәгендә эшләр башланды.

Бүгенге көндә хуҗалыкларда 31 меңгә якын мөгезле эре терлек булса, шуның 9,3 меңе савым сыерлары, тәүлегенә 170 тоннага якын сөт җитештерелә, җәй айларында сөт җитештерү күләме 180 тоннадан арткан иде. Бер сыердан тәүлеклек савым 18,2 килограммны тәшкил итә.

Иң күп сөт “Яңарыш” агрофирмасында җитештерелә, бер сыердан тәүлегенә 25,6 килограмм сөт савыла, “Северный” да – 23,6, “Ашыт”та – 19,8, “Кырлай” агрофирмасында 19,2 килограмм.

Мөгезле эре терлекнең продуктлылык сыйфатын күтәрү буенча актив эш бара, көтүләр югары җитештерүчән терлекләр белән тулыландырыла. Мәсәлән, “Кишет” хуҗалыгы Венгриядән 130 баш токымлы тана сатып алды. Сөт токымлы 66 баш тана “Кырлай” агрофирмасына шулай ук Венгриядән октябрь урталарына кайтып җитәчәк. “Яңарыш” агрофирмасы – 100 баш, “Тукай” хуҗалыгы 50 баш  тана сатып алды, “Курса МТСы” 91 баш тана кайтартты.

Эре хуҗалыклар белән беррәттән, Хәлим Гарипов, Дамир Шакирҗанов, Фәнис Әхмәтханов, Айзат Сәләхов фермер хуҗалыклары да һәр елны терлекчелектә матур күрсәткечләргә ирешәләр.

Хуҗалыклар елның-елында техникаларын ныгыту өстендә актив эш алып бара. Кыйммәт булуга карамастан, эре, шулай ук вак авыл хуҗалыгы предприятиеләре акрынлап машина-трактор паркын яңа куәтле техника һәм тагылма инвентарь белән тулыландыра, дәүләт аларның сатып алуга киткән чыгымнарының бер өлешен каплый. 2022 елда гына да 11 берәмлек яңа трактор, 8 ашлык һәм 1 мал азыгы җыю комбайны, 2  чәчү комплексы сатып алынды.

Соңгы елларда “Курса МТСы”, “Северный” хуҗалыкларында, “Заря”, “Казанка”, “Төрнәле-Пошалым” агрофирмаларында техникалар ныклап яңартылды.

Һәрбер тармакта күп нәрсә аңлашып эшләүгә бәйле. Район ветеринария берләшмәсенең, Россия авыл хуҗалыгы үзәге район бүлекчәсенең, дәүләт техник карау инспекциясенең эше һичшиксез, яхшы бәягә лаек, алар хуҗалыкларда эшләрне контрольдә тотып кына калмыйча, теге яки бу мәсьәләдә киңәш тә бирә.

Арча авыл хуҗалыгы районы булгач күп нәрсә – районның икътисады, халыкның тормыш иминлеге, эшле булуы шушы тармакның үсешенә бәйле икәнлеген район җитәкчеләребез яхшы аңлый. Билгеле инде, районыбыз башлыгы Илшат Нуриев эшләргә теләгәннәргә һәрвакыт булышлык күрсәтергә әзер. Һәрвакыт шулай булды. Менә быел да район башлыгы карары нигезендә язгы кыр эшләре вакытында, терлек азыгы әзерләү, урып-җыю чорында механизаторларыбызның эшчәнлегенә атна саен йомгак ясалып, хезмәт алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды. Шундый ук премияләр терлекчеләребезгә дә каралган. Соңрак районның иң яхшы 20 комбайнчысы 10ар мең сумлык премияләр алачак.

Авыл хуҗалыгында үз хезмәте белән дан казанган хезмәткәрләребез күп безнең. Шулар арасында ясалма орлыкландыручыларның Россия күләмендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаган егетләребез Ленар Шакиров, Фидәрис Фәйзрахманов, Булат Гарәпшинның хезмәтен аерып әйтеп китәсем килә. Әлеге егетләребез безнең Татарстан чемпионнары исемен горур йөртә.

Безнең бурыч – киләчәктә яшь алмаш әзерләү. Һәм менә нәкъ шундый максатны күздә тотып, быелгы яңа уку елында агросыйныф ачу турында Шушмабаш урта мәктәбе белән “Северный” хуҗалыгы арасында ике яклы килешү имзаланды.

Шуны ассызыклап үтәсем килә, авыл хуҗалыгында эшләгән һәр кеше ихтирамга лаек, чөнки аларның хезмәте яхшы шартларда һәм билгеле сәгатьләрдә генә бармый. Моңа карамастан, күпләр агросәнәгать комплексына берничә дистә ел гомерен багышлый, югары нәтиҗәләргә ирешә. Аларның белеме, тәҗрибәсе һәм фидакарь хезмәте куелган барлык бурычларны хәл итү мөмкинлеген бирер, дип ышанам.

Алда санап киткән уңышларга үз өлешен керткән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәм белән котлыйм!

Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшләрен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, авыл хуҗалыгының барлык фидакарь хезмәтчәннәре белән горурланабыз. Барысына да нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух,  яңа хезмәт җиңүләре телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X