erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды

9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды. Аны урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Рафаэль Фәттахов озатып йөрде. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.

 

Министр башта “Северный” ширкәте базасында “Проминтел-Агро” компаниясе оештырган семинарда катнашты. Әлеге компания җитештергән азык әзерләү техникасын басуда эшләтеп күрсәттеләр. “Северный” ширкәтендә мондый техника уңышлы гына эшли дә инде.

Марат Җәббаров үзенең чыгышында кыр эшләренең барышына тукталды, көзге чәчүне чәчәргәме, чәчмәскәме, дип уңай вакытны кулдан ычкындырган җитәкчеләрне тәнкыйтьләде. Узган елгы көз дә коры килгән иде, диде ул. Чәчтеләр бит, яңгырлар да булды, уңыш та яхшы.

Кунаклар аннан соң «Кырлай» ширкәтендә яңа сафка баскан 600 башка  исәпләнгән сөтчелек комплексын карадылар, шуннан хуҗалыкның бәрәңге басуларына юл тоттылар.

Инвестор Марат Кәримов хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды. Сугарулы мәйданнарда бер мең гектардан артык мәйданда бәрәңге, яшелчәләр үстерәләр. Министр “Кырлай” агрофирмасының республикада иң эре бәрәңге игүче хуҗалык булуын билгеләп үтте. Казанда үтә торган ярминкәләрдә дә актив катнашалар.

Министрга “Казанка” ширкәтенең Казанбаштагы машина-трактор паркын да күрсәттеләр. Биредә матур бер шәһәрчек барлыкка килде. Остаханә, складлар, административ бина, территория – бар җирдә тәртип, чисталык. Урып-җыю тәмамлангач та комбайннар чистартылып, юылып кышкы саклауга куелган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров терлекчелек комплексы төзү турындагы вәгъдәсен дә тормышка ашырды. 300 башка исәпләнгән комплекс бик шәп килеп чыккан. Министр да хуҗалык, аның җитәкчесе эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Район хуҗалыкларындагы эшләргә килсәк, 14 сентябрьгә 29999 гектарда (44,6%) туфрак эшкәртелде. “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә – 66-61 процент.

13118 гектарда (план 14929 гектар) көзге культуралар чәчелде. “Кырлай”, “Аю”, “Северный”, “Тукай”, “Казанка”, “Кызыл Яр” ширкәтләре чәчүне әйбәт срокларда төгәлли алдылар. “Төрнәле–Пошалым”, “Кишет” ширкәтләрендә үтәлеш – 30–37 процент кына.

Рапс культурасы 4439 гектарда игелде. Шуның 1167 гектары суктырылды. Бер гектардан уртача уңыш – 18,4 центнер. “Северный” ширкәтендә 27 центнер чыга.

“Кырлай” ширкәтендә 217 гектарда бәрәңге алынды, бер гектардан уртача уңыш – 390 центнер. “Игенче” ширкәтендә 50 гектарда алдылар, уңыш – 248 центнер.

Бер шартлы терлеккә 25,4 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Тукай”, “Казанка” ширкәтләрендә – 32 центнердан артык. “Кишет” ширкәтендә 5,3 центнер гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X