Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Авыл яшьләрне көтә

    Яшьләр ник авылда калмый? Бу сорау бүгенге көндә күпләрне борчый

     

    Арча агросәнәгать көллиятендә тынлык хөкем сөрә. Студентлар дистанцион укуда, кайсылары практикада. Көллият җитәкчелеге быелгы уку елын тәмамлау турындагы уйлар белән беррәттән, яңа уку елына җыеласы студентлар турында да уйлана.

    75 еллык тарихы булган авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йорты Үрнәктәге төп бинадан тыш Арча һәм Балтачтагы филиалларда да белгечләр әзерли. Арчадагы филиалда төзелеш остасы, монтажчы, төзелеш монтажчыларына укытсалар, Үрнәктә һәм Балтачта, нигездә, авыл җирлеге өчен белгечләр әзерләнә: авыл хуҗалыгын механикалаштыручы, техник-механик, тракторчы-машинист, җәмәгать туклану өлкәсе белгечләре, пешекче-кондитер, компьютерда программалаучы, читтән торып уку бүлегендә – кибетчеләр. Егетләр белгеч булу белән беррәттән, җиңел, йөк машиналарына, тракторга йөртү таныклыгы да алып чыга, армиягә әзер шофер булып китәләр. Агымдагы уку елында Арчадагы филиалда коррекцион мәктәп тәмамлаганнарны штукатур һөнәренә укыта башлаганнар. Соңгы елларда көллияттә укучылар өчен тагын бер өстенлек барлыкка килде: тырышып укыган, теләге булган студентларга Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы университеты, Казан кооператив институты, КХТИда уку мөмкинлеге бар. Әлеге уку йортларыннан килеп тест уздыралар һәм шуның нәтиҗәсендә студент булып бушлай уку мөмкинлеге тудырыла. Бүгенге акчага корылган заманда бит бу!

    Хәзер авылда калучы яшьләр бармы соң? Үз теләге белән авылда калучылар аздыр. Яшьли авыр хезмәт белән, тиешле түләүдән мәхрүм булып яшәгән әти-әниләрнең дә баласына үз язмышын кабатлатасы килми шул. “Әти-әниләр балага кечкенәдән, авылда калып, авыр эштә җәфаланма”, — дигән фикерне сеңдереп үстерә”, — ди көллият директоры Рифкать Камалетдинов.

     

    Әти-әниләр ни уйлый?

    Чирек гасырга якын “Ак барс” агрокомплексы”нда механизатор булып эш-ләүче Мөрәледән Радик Фәйзрахмановның улы Рөстәм дә шушы көллият студенты. Тик, ак хыяллар белән укырга килсә дә, иртә яздан кара көзгә кадәр әтисенең иртәнге 4 тән төнге 12, 1 ләргә кадәр басуда эшләгәнен күреп үскән егетнең киләчәктә авыл хуҗалыгына карата фикере үзгәреп, хыялларыннан күңеле кайтмасмы? Тәпи йөри башлаганнан диярлек, әтиләренә ияреп “эшкә йөргән”, техниканың тәмен кечкенәдән яратып үскән Салават белән Рөстәм Фәйзрахмановлар икесе дә техника белән бәйле белгечлеккә укый. Салават абыйсы Казан автотранспорт техникумында укыса, Рөстәм көллияттә техник-механик белгечлеген сайлаган. Радик Фәйзрахманов армиядән кайткач тракторга утырган булган, шуннан бирле алны-ялны белми хезмәттә. Сезонлы эш вакытында авыр булса да, хезмәт хакы вакытында, тиешенчә түләнгәч күңел үсеп эшләнә, тик кышын авыл җирендә механизаторларга эш юк. Бу — соңгы елларда  һәр хуҗалыкта гадәти күренеш бугай. Читтән килгән инвес-торны авылның киләчәге дә, авыл хуҗалыгында хезмәт куючының ничек яшәве дә кызыксындырмый шул. Саный китсәң, күңелне әрнетә торган күренешләр күп инде. “Балалар авылга кайтып төпләнсә, үзебезнең киләчәк өчен дә, үзебез аларга булыша алсак та әйбәт инде. Тик үземнең яшьли беткән сәламәтлегемне уйлыйм да, алар да безнең кебек җәфаланып яшәр микән?” — ди Радик Фәйзрахманов. Әти-әни киңәш бирсә дә, балалар кечкенәдән аң белән үсә, киләчәген үзе сайлый хәзер. Һәм күп очракта ялгышмый. 

     

    Үрнәк алым

    Районда бер үрнәк хуҗалык бар: анда эш тә гөрләп бара, яшьләр дә аз түгел, хезмәт кешесе дә бәяләнә биредә. Ул — “Курса МТСы” ширкәте. Җитәкче Рәүф Гыйләҗетдиновның яшь буын кешесе белән килешеп, аларны хөрмәт итеп эшләве генә дә аерым рәхмәткә лаек. 7 еллар чамасы инде ширкәт үзенә белгечләрне укытып кайтарып, эш белән тәэмин итә. Кирәк икән, тораклы булу өчен дә булыша. Арча агросәнәгать көллияте һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы җитәкчелеге белән килешеп эшлиләр биредә. “Мәктәпләрдә очрашуларда, җыелышларда еш булып, яшьләр, әти-әниләр белән сөйләшүләр алып барабыз.  Ныклап карар кылганнары ширкәткә килеп килешү төзи. Аларга ай саен 6000 сум күләмендә стипендия түләнә. Уку барышында көллият җитәкчелеге белән дә элемтәдә булып, егетләрнең укуы, өлгереше турында кызыксынып торабыз. Ай саен алар көллияттән белешмә, характеристика алып кайтып тапшыра. Әлбәттә, баланың күңелендә теләк булу кирәк. Үзе теләмәсә, аны мәҗбүр итеп укытып та, эшләтеп тә булмый”, — дип сөйли Рәүф Гыймадетдин улы. Ширкәт стипендиаты булып белем алучылар, нигездә, тамырлары шушы туфракка береккән гаилә балалары. Бүгенге көндә шундый өч егет практика уза икән. Икесе чәчү агрегатында, берсе “Беларусь” тракторында. Практикант булсалар да, эшләгән өчен ширкәт тиешенчә хезмәт хакы түли үзләренә. Стипендиат булып укуның тагын бер уңай ягы — тракторга таныклыкны иртәрәк алу мөмкинлеге бар. Практика чорында инде танык-

    лыгы булганнар үзләре техниканы иярли. “Кулай ысул,  — ди Рәүф Гыймадетдинович, — кадрлар белән эшләүнең өстенлеге бу. Уку барышында практика узып, җаваплылык тоеп, тәҗрибә туплап, укып бетергәч чын механизатор булып кайта егетләр. Агросәнәгать көллияте төпле белем бирә, уку, яшәү шартлары да әйбәт. Егетләр дә тырыш, тәртиплеләр, киләчәктә механизатор, җир кешесе булабыз дигән уй йөзләрендә күренә. Укып бетереп кайткач үзебездә өч ел эшләргә дигән шарт куябыз. Ике ел дәвамында, стаж өчен түләнә торган акчаны ала башлаганчы, хезмәт хакына өстәмә 20 процент акча түләнә. Быел да көллияткә барырга теләүче егетләр бар”. “Курса МТСы”ның үрнәген башка инвесторлар да тормышка ашырса ничек яхшы булыр иде...

    Соңгы елларда дәүләтнең авыл хуҗалыгына эшкә кайтучы яшьләргә карашы уңайга үзгәрде, кызыксындыру чаралары артты. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча белгече Любовь Гайнетдинова белән сөйләштек.

    • Хәзер авылга белгеч булып кайтучыларга дәүләттән күтәрелеш өчен шактый суммада акчалар түләнә. Мәсәлән, югары белем алганнар, 1 ел эчендә авыл хуҗалыгы ширкәтенә яки фермер хуҗалыгына эшкә урнашырга тиеш. Эшли башлагач 6 ай эчендә авыл хуҗалыгы идарәсенә документлар җыеп тапшыргач, аларга, авыл хуҗалыгы министрлыгы аша 300 мең сум күтәрелер өчен һәм ел дәверендә ай саен хезмәт хакына өстәмә 7,5 мең сум түләнә. Мәктәптән соң югары уку йортына ширкәт стипендиаты булып укырга китү мөмкинлеге дә бар. Югары белем алучы стипендиатның кулына ширкәттән ай саен 10 мең сум стипендия бирелә. Бүгенге көндә 10нан артык шулай укучы студентыбыз бар. Укып бетереп эшкә кайткач алар хуҗалыкта җитәкче әйткән елны эшләргә тиеш. Тик өч елдан да ким эшли алмый. Элек күтәрелеш өчен акча авыл хуҗалыгы уку йортын тәмамлаганнарга гына бирелсә, соңгы елларда башка уку йортын тәмамлап кайтып, авыл хуҗалыгына белгеч булып кайтканнарга да бирелә башлады. Бу — бары көндезге бүлкектә белем алганнарга гына кагыла.

    Мондый кызыксындыру чаралары 20 еллар элек булган булса, авыл хуҗалыгы өлкәсе дә башкача булыр иде, яшьләр дә күпләп шәһәргә китмәс иде сыман.

    Розалия Зиннәтова

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: