Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Авыл йортларында аның кул җылысы яши

    Сикертәннән Гаптерәхим Котдусовны 90 яшьлек юбилее белән котларга барганда, Мөхәммәт Мәһдиевның чордашы икән, бәлки бергә укыганнардыр дип уйлап бардым.

    Бу якларга юл тотканда гел язучының әсәрләре искә төшә, һәр җирдә ул сурәтләгән табигать, аның персонажлары каршы ала сыман. Балта остасы, итек басучы, гомумән, алтын куллы Гаптерәхим абый да аның берәр әсәрендә урын алмый калмагандыр.

    Йортта кунакларны бабай белән бергә килене, улы, оныгы, кияве каршы   алды. Үзгә бер җылы мохит, юбилярның хатирәләре яңарды, сөйләшеп сүзләр бетми. Кунаклар да нинди кадерле бит: район башлыгы Илшат Нуриев, “Ак Барс агро” ширкәте җитәкчесе, авылдашы Шәйдулла Сәлахов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин юбилярны котлап шатлыгын уртаклашырга килгән. Яшьләр өлкән буын вәкиле белән аралашып, инде бүгенге көндә тарихи сәхифәләр булып калган вакыйгаларны сеңдереп утыра. Узган гасырның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган фидакарь затны тыңлап туеп булмый. Зиһене камил, артык сүз сөйләшми, дөнья хәлләреннән хәбәрдар бабай, сөбханалла. Бу яшьтә андый бәхет сирәкләргә генә тия.

    Ә Мөхәммәт абый Гаптерәхим абыйдан өлкәнрәк икән. Күршесендәге 93 яшьлек әби укыган аның белән бергә. Гаптерәхим абыйга уку 4 сыйныф кына эләккән. Әгәр алга таба да укырга мөмкинлеге булса, тормышта тагын да югары үрләр яулый алган булыр иде дә бит... Хәер, үкенчеле түгел, Аллаһы Тәгалә аны җиргә игелек эшләп, Үзенең рәхмәтенә ирешсен өчен җибәргәндер, мөгаен. “Якын-тирәдәге авылларда Гаптерәхим абыйның балтасы, кул җылысы тимәгән йорт юктыр”, — ди Шәйдулла Имам улы. Ул йортларның кайберсендә бүген дә, замана шаукымына ияреп, затлылыгын югалтмаган тәрәзә йөздекләре, рамнары балкыйдыр әле. Бу тирә халкы гына түгел, йөзләгән чакрымнарда яшәүчеләр дә рәхмәт хисләре белән искә төшерәдер Гаптерәхим абзыйны. Заманында, кышын авыл җирендә эш беткән чакларда, китаплардагыча, чанасын тартып Башкортстан якларына итек басарга чыгып китә ул. Нужа бабай әнә шулай ерак чакрымнарны якынайтырга мәҗбүр итә. Өйдә 5 бала, аларны аякка бастырасы бар бит.

    Иптәше Рәйсә апа белән балаларны тырышып-тырмашып аякка бастыра алар. Итек басучы ире янында Рәйсә апа шәл бәйләп сатып, тормышны бөртекләп төзиләр, йорт җиткереп чыгалар. Шул йортта бүген Гаптерәхим абый улы Ринат гаиләсе белән яши. Тик 60 елдан артык бергә гомер кичергән Рәйсә апа гына юк, ике ел була икән инде газизләрен калдырып киткәнгә. Урыны оҗмахта булсын. Ә йорт салган вакытыннан соң зурайган, заманчалаштырып өстәп төзегәннәр. Әле кайчан гына өч онык тәгәрәп үскән йортта бүген алар өчәү яши, оныклар башлы-күзле булып үз ояларын корган. “Бер дә үзебез генә торган юк, көн саен бабайның я балалары, я оныклары кайтып тора”,  — ди йорттагы килен Резидә апа. Шөкер, бабайның 5 баласы да  исән-сау, 12 оныгы, инде 13 оныкчыгы бар. Һәммәсе бергә җыелганда 40 тан артып китәләр икән. Үзе бер мәҗлес. Резидә апа әнә шул нәселне хөрмәтләп, көйләп-чөйләп дигәндәй, 37 ел йортның татулыгын саклап, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп, иренең хезмәтендә ирешкән уңышларында төп ярдәмчесе булып яши. Йортка кергәндә безне берничә генә кеше каршы алса, фотосурәткә бергәләп төшегез дигәч, бүлмәләрдән чыккан онык-оныкчыклар, кияү-киленнәр берзаман дистәләп җыелды. Ә без сөйләшкән арада ник бер тавыш ишетелсен! Арада кечкенә балалар да бар бит югыйсә. Менә ул тәрбия үрнәге!

    7 яшендә әнисез калган, аннан тормыш юлында ике абыйсын югалткан Резидә апага иренең туганнары бик якын. Ире Ринат Котдусовны районда күпләр беләдер. Районның алдынгы комбайнчсы ул, ел да алдынгылар исемлегеннән төшкәне юк дисәм, быел улы Айрат алдынгы булган икән. Авыл хуҗалыгы Гаптерәхим абыйның балаларыннан уңган. Аланда яшәүче кызы Әнисә дә алдынгы савымчы.

    Ринат абый “Ак Барс агро” ширкәте оешканнан бирле комбайнда. Ике улын да, үзләре комбайн иярли башлаганчы, башта ярдәмчеләр итеп үз янында эшкә өйрәткән. Ничә еллар буе Резидә апа таңнан ризык тутырып 3 комбайнчы эшкә озаткан, төнлә кайнар ризык, кайнар мунча белән каршы алган. Аның “Ринатның алдынгы булуында 50 процент минем өлеш тә бар”,  — дип әйтүе дә урынлы. “Җәй буе йорттагы эшләрне, терлекләрне әти-әни белән бергә карадык инде. 2010 елдагы корылыкта Ринат ике ай Кировка барып печән әзерләүдә булды, сынатмадык”, — ди. Аннан Гаптерәхим абый турында сөйләп китә: “Әти гел хәрәкәттә, җәен бакчадан керми, кыш кар көрәп йөри. Режим белән генә ашый, сәламәтлегенә игтибарлы. Гомер буе кеше борчырга, кешегә авырлык китерергә яратмады. Йозак ул безнең, чыгып киткәндә исәнлек теләп озатып кала, кайтканда сөенеп каршы ала”.

    Хәрәкәттә-бәрәкәт, диләр. Гомереңне озынайтыр өчен хәрәкәт тә кирәк, изгелекләр эшләү дә. Әнисе Нәгыймә апа да 90 ны узганчы яшәгән. Кадер-хөрмәттә яшәвенә ул баласына бар күңеле белән рәхмәтле булып киткәндер, ә Котдусовлар шуның әҗерен татыйдыр.

    Ринат абыйга да тырыш кешеләр баласы булып яшәү җиңел булмагандыр. Әтисенең булдыклылык сыйфатлары аңа да күчкән: кулыннан килмәгән эше юк, йорт җиһазлары ясый, гармунда уйный, районда дизель двигателе аппараты җыю буенча данлыклы, авылдагы бәйрәм чараларында да гомер буе катнашып яши, район күләмендә узган “Ир солтаны” бәйгесендә дә катнашты.

    Реклама

    5 яшендә әтисе үлеп, әнисенә 5 бала калып, бар авырлыкны чандыр җилкәләрендә күтәрә алган, сугыш башлангач 12 яшеннән өлкәннәр белән бергә эшкә җигелеп, гомере буе хезмәт белән, тормышына канәгать булып яшәгән Гаптерәхим абый балаларын да үз үрнәгендә тәрбияләгәнгә, бүгенге көндә алар тарафыннан кадерле бабай, әти, хөрмәтле шәхес дзрәҗәсенә ирешкән. Билдән кар ерып, ачлы-туклы, фәкыйрь өс-башлы килеш урман кискәннәр, җиңү көнен якынайту өчен өлкәннәр белән бер булып тормыш арбасына җигеләгәннәр дә еллар томаны артындарак калып бара инде. Ул әле якыннарына бик кирәк.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: