erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авылда торган аналарга 100 мең сум акча түләнә

Авылда торучы яшь әниләргә түләнә торган субсидияне Татарстанда 6,5 мең хатын-кыз алган.

Авылда, ким дигәндә, өч ел торган 25 яшькәчә хатын кызларга беренче баласы тугач, 50 мең сум акча, 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы баласы туганнарга 100 мең сум акча түләнә.

Авылда торучы яшь әниләргә түләнә торган субсидияне Татарстанда 6,5 мең хатын-кыз алган. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтте.

Наталья Бутаева авылда, ким дигәндә, өч ел яшәгән 25 яшькәчә хатын кызларга беренче баласы тугач, 50 мең сум акча, 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы баласы туганнарга 100 мең сум акча түләнүен искәртте. Авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга мондый ярдәм 2018 елдан гамәлдә.

«Шушы ярдәмне 6,5 мең хатын-кыз алды. Бюджетта ел саен 165 млн сум чыгымнар каралган. 2020 елдан 500 млн сумга өстәмә ярдәм чаралары кертелде. Бу биш һәм күбрәк баласы булган аз керемле гаилә әгъзаларына айлык пособие. Аларның җан башына кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк. Бюджет чыгымнары 2020 елда 223 млн сум тәшкил иткән», — диде Наталья Бутаева.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, кереме яшәү минимумы түбән күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация арттырылган. Октябрьдә 4,5 мең кеше шушы компенсацияне алган, кереме яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләргә 50 процентлы компенсация 100 процентка җиткерелгән. Татарстан казнасыннан 45 млн сум акча шушы максатларга юлланган. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/16-11-2020/avylda-yash-nil-rg-t-l-n-torgan-akchany-tatarstanda-6-5-me-hatyn-kyz-algan-5785898

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X