Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Авылдашлар керткән өлеш

    Гөберчәк авылының үткәнен беләсе, халкының шөгыле, холык-фигылен ачыклыйсы, тарихын киңрәк беләсе килү нияте белән авылдашларымның гаилә альбомнарына күз салып, карап чыгарга уйладым.

     

    Кайсы гына гаиләгә кермә, бик теләп элеккеге фоторәсемнәрне карарга рөхсәт биреп, андагы тарих белән таныштырдылар. Альбомнарда бик тә кызыклы сюжетлы төшерелгән рәсемнәр очрады. Күп гаилә архивында Гөберчәк авылында эшләгән артель фотолары сакланган. Иң беренче эш итеп мин артель тарихын белүчеләрне барладым һәм алардан мәгълүматлар алырга тырыштым һәм түбәндәгеләрне ачыклый алдым.

    1938 елда Гөберчәк авылында тегү артеле оештырыла. Артель урнашу урыны да уңайлы җирдә – урамның Поник очына менеп киткәндәге киң ындырында. Буе белән тоташ бер бина артель булса, аның алдында колхоз идарәсенең бинасы урнашкан була. Авыл җирендә артель булу никадәр кешене эшле иткән, һөнәргә өйрәткән.  

    Авылдашыбыз Хәнәфиев Рәхимулла  абый артельне оештырып, эшләтеп җибәргән һәм шунда ук цех мөдире булып та эшләгән. Ул тырыш, пөхтә һәм төгәл кеше булган. Артельдә тормыш кирәк-яраклары – телогрейка, бүрек, күлмәк, күкрәкчәләр теккәннәр.

     

    Ләкин 1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Рәхимулла абый сугышка китә. Аның урынында Сикертән авылыннан Гыйльмуллина Рәхимә эшли. Сугыш башлангач солдатларга шинель, бүрек, тун, сырган чалбар, калын бияләйләр теккәннәр. Тегүчеләр Казаклар, Сикертән, Гөберчәк авылыннан җыела. Аларның кайберләре материалны кисә, кемдер терки, чистарта, ә кайберәүләр тегү машинасында эшли. Эш бер сменалы итеп оештырыла. Төнгә каравылчы һәм бер эшче чиратлап каравылда тора.

    Г.Тукайга кием теккән ак тегүчеләр Хәлил Хәйбин, Һидиятулла агайлар артельнең тоткасы булып торганнар.  Күренекле шәхесләргә кием теккән авылдашларыбыз яшь кызларны тегәргә, кисәргә, теркәргә өйрәткәннәр. Остазларының эшен дәвам итүче тегүчеләр арасында гомер буе кешеләргә дә, үз гаиләсенә дә кием-салым тегүче авылдашларыбыз бар. Мәсәлән: Зөһедә Хәбирова. Ул яшьтән артельдә эшләгән. Оста тегүче дәрәҗәсенә ирешеп, соңыннан башкаларга да тегү теккән. Артельдә эшләүчеләргә Стахановчылар исеме бирелгән.

    М.Мәһдиевнең сыйныфташы, Казаклар авылы кызы Җәмилә апа Минһаҗева мәктәпне тәмамлауга Иске Масра авылындагы артельгә эшкә урнаша һәм өлкәннәрдән карап тегәргә өйрәнә. Бу һөнәре гаилә коргач нык булыша, чөнки гаиләсендә балалары ишле. Кием-салым күп кирәк. Кибеттән сатып алырга акча аз заман. Җәмилә апа аптырап калмый, материя сатып ала һәм һәр баласына яраклы итеп кием тегә. Аның белән очрашкач, менә нәрсәләр сөйләде ул: “Мин мәктәпне тәмамлаган елларда авыл советы Иске Масра авылында иде. Хуҗалыкка налог салынмасын дип, шул авылдагы артельгә барып эшли башладык: Сара, Биби апалар, Әлфинур, Бәгъдә, мин. Иртүк җәяү чыгып китәбез. Караңгы төшкәндә генә кайтабыз. Аякта чабата. Безне йон эшкәртергә куйдылар. Машина әйләнеп тора, шуңа йон кертеп җибәрәсең. Ул аны тетеп чыгара. Шул йон белән Мөктәсим, Тәбрис абыйлар безне итек түшәргә өйрәттеләр. Итекне түшибез, тишекләр кала. Ямаулар салдырталар, булдыра алмадык. Яшь кызларга бик авыр хезмәт иде ул. Бер ел тирәсе шул эшне башкардык. Шуннан соң түбән цехка төшерделәр. Анда киемнәр үтүкләдек, хәрбиләр чалбарына тишемнәр ясый идек, бүрекләр чистарттык. Масра артеленә Курса Почмактан, хәтта Курса авылыннан да килеп эшләделәр. Эшләгәнебезгә бераз акча түлиләр иде. Күп булмагандыр инде ул. Хисап җыелышлары ясыйлар. Мин алдынгылар рәтендә йөрдем. Бүләклиләр дә иде әле: парашютның материалын кисеп-кисеп материя итеп бирделәр. Эшләр өчен материалны Курса авылыннан алып кайттылар. Анда склад шикелле җире бар иде. Ә Курсага Казаннан кайтарганнар. Тегелгән әйберләрне агач чанага төяп, алып чыгып китәләр.  Шулай итеп Курсага тапшыралар иде. Авыл советы Сикертәнгә күченгәч, без дә Гөберчәк артеленә кайттык. Рәхимулла абый үз урынында эшли, сугыштан кайткан иде. Бик яхшы кеше булды ул. Гаиләлеләрнең хәленә керә белә торган ир заты иде. Чөнки мин кияүгә чыгып, ике балам тугач кына артельдән чыктым. Гаилә булгач, төрле хәл була. Төшке аш вакытында Казаклар авылына баламны имезергә кайтып йөрдем. Ә Рәхимулла абый һәркемне көйли, җайлы белә торган кеше иде. Ул әле шаян да иде.

      Гөберчәктән Зөһедә, Кафия, Әминә апайлар эшләде. Мин эшләгәндә Әхтәм абзый каравылда торды. Бервакыт кызык та, кызганыч та бер хәл булды. Төнге каравылга минем чират җиткән иде. Әхтәм абый белән каравылда торабыз. Зур мич ягылган. Кышкы төн. Мин итекләр киеп килгән идем. Итекнең бик кадерле заманы. Юклык бит инде. Итекне салып, балтырын юшкәгә киертеп, кибәргә куйдым. Уртада юрганнар, матрацлар өелгән. Әхтәм абый бер якка, ә мин икенче якка ятып, йоклаганбыз. Берзаман төтен исенә мине Әхтәм абзый уятты. Тизрәк бинаны җилләттек. Карасак, минем итекләрнең балтыры гына калган, аскы ягы янып беткән. Күрәсең, кайнар плитәгә тиеп торгандыр. Эшчеләр килгәнче дип, итекнең янганнан калган өлешен тегелеп бетмәгән туннар эченә яшереп куйдык. Биби апай бик шаян кеше иде. Иртүк эшкә килде дә бездән сорый: “Йон исе бар, нәрсә яндырдыгыз? Тун яктыгызмы?” – ди. “Юк”, – дибез. Иснәнә-иснәнә тәки эзләп тапты бит. Шуннан итекнең балтырларын ике кулына киеп: “Менә Җәмиләнең дежуры”, – диеп, көлә-көлә бөтенесенә күрсәтеп йөрде. Артельдә сеңлем Тәслимә дә эшли иде. Ул кире өйгә кайтып, миңа аякка кияргә алып килде. Менә шундый галәмәтләр дә булгалый иде”.

    Кәримова Фәүзия апа истәлекләренә күз салсак, 1951 елның 8 апрелендә Гөберчәкнең Поник очындагы бер хуҗалыкта янгын чыга. Янгын күп йортларга күчә, кешеләрне бернәрсәсез урамда калдыра. Менә шулвакытта артельнең эчендә булган әйберләрне гөберчәклеләр су буена ташыйлар. Бу эштә цех мөдире Рәхимулла абыйның кызы Фәүзия дә катнаша. “Хәтта укыганда әтинең артельдә язган кәгазьләренең икенче ягына мин язып, мәктәптә укыдым”, – дип сөйли Фәүзия апа. Ни хәл итәсең, юклык заманасы.

    Авыл тарихына караган фотолар барлаган вакытта артель тормышына кагылышлылары бик еш очрады. Алар 1945, 1951, 1952 елларда төшкән фотолар. Ә анда япь-яшь кызлар, өлкән бабайлар.

    1957 елда артельнең бер өлеше Арчага, ә бер өлеше Иске Масра авылындагы артельгә кушыла. Эшсез калмас өчен артель күченгәч, Фәрхетдинова Сәрия, Баязитова Гайшәләр яшь балаларын калдырып, Арчага эшкә китә. Һәм Сәрия апа гомер буе тегү эше белән шөгыльләнә, читек фабрикасында эшли.

    Фоторәсемнәрдә төшкән тегүчеләрнең исем-фамилиясен төгәл белер өчен аларны махсус интернет челтәренә куйдым. Күп тә үтмәде, җаваплар килә башлады. Ә җаваплар бик куанычлы иде. Чөнки фотоларның артына берни язылмаган яки елы гына билгеләнгән. Андагы кешеләрнең төгәл исемнәрен белү күп сорауларга җавап табарга мөмкинлек тудыра: ул чорда кемнәр эшләгән, киемнәре нинди алымнар белән тегелгән, материясе ни дәрәҗәдә, чәчләрне ничек йөрткәннәр? Шунысы куанычлы, фотолар интернет аша хәтта Казахстан, Себер, Приморье өлкәләреннән җавап алып килделәр. Анда яшәүче якташларыбызда да андый фотолар сакланган һәм артына язылган булган. Кайбер тегүчеләрнең кайсы авылдан икәнлеген ачыклаганда күрше авылдагы интернет дусларым бик булышты. Мәсәлән, бер фотода Рәхимә исемле апаны язганнар. Ләкин ул кайсы авылдан? Чөнки һәр авылда бу исемне йөртүче кызлар булган. Ачыкларга Курса Почмак авылыннан безнең якларда иминият хезмәткәре булып эшләүче Гүзәлия Хәсәнова ярдәм итте. Чөнки  фотодагы Рәхимә апа шул авылга тормышка чыга. Сөйләшү барышында ул гел Гөберчәк артелендә эшләве хакында искә алган. Шунлыктан Гүзәлия ханым Рәхимә апаның Сикертән авылы кызы һәм шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың әнисе булуын да ачыклап бирде. Мин җавап бирүче һәркемгә зур рәхмәтемне әйтәм. Чөнки тарих төгәл булырга тиеш дип саныйм.

    Ә Гөберчәк авылы артелендә эшләүче тегүчеләр Җиңү көнен якынайту өчен үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Ләкин кызганыч, аларның бик күпләре инде вафат. Без алар белән горурланабыз. Алар безнең өчен үрнәк булып хәтердә мәңге сакланырлар.

    Халидә Габидуллина,

    М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: