Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Авылдашыбызның хәлен белдек

    Сугыш башлану хәбәрен көтү куганда ишетә.

     

       Урта Аты авылында туып үскән, хәзеге вакытта Арчада кызы Рәшидә  гаиләсендә яшәүче Галия апа  белән   очрашып, хәлен белеп кайттык. Авылдашыбыз  Сайфуллина Галия Нуретдин кызы (08.07.1932) сугыш чоры хатирәләре белән уртаклашты. Авыл яңалыклары белән кызыксынды. Сугыш чорында хәрбиләр өчен киемнәр тегүе, өшегән бәрәңгедән ризык әзерләп тукланулары турында әрнеп сөйләде. Ак яулыклы апабыз барлык авылдашларына изге теләкләр теләп, тыныч  тормышка   шөкерана кылып озатып калды.

          --Әтием Нуретдин, әнием Кәримә таза тормышлы, тырыш кешеләр иде, -- дип сөйләде ул. -- Ике бик яхшы тегү машинабыз бар иде. Колхозлашу елларында әтине үтергәннәр. Без ул турыда әни сөйләвеннән генә беләбез. Гаиләдә 3 бала үстек: абыем Нурияздан (1929 елгы), сеңелем Марзия (1935) һәм мин (1932 елгы). Яшьтән төрле эшләрдә эшләдек. Нурияздан абыем 1949  елда армия сафларына алынды. 6 ел буе Владивосток шәһәрендә хезмәт итеп, 3 тапкыр ялга кайтып китте. Абый бик төгәл, тырыш иде. Сеңлем Мәрзия озак еллар хәзерге аэродром урнашкан урындагы Түбән Аты тавык фермасында эшләде. Аннары  фермада  сарык карады, дуңгыз фермасында  да эшләргә туры килде аңа. Ул бүген исән-сау, Казанда кызлары тәрбиясендә яшәп ята.

                  Сугыш башлану хәбәрен көтү куган вакытта ишеттек. Сарыклар күп асрый идек. Көтү куышырга көн саен торып, әнигә булышам. Барлык  хатын-кыз елаша: “Сугыш башланган икән. Нәрсәләр булыр инде?”—диешәләр. Ул вакытта миңа 9, сеңелемә 7 яшь. Шулай да бик яхшы хәтерлим. Утар ягында көтү көткәнебезне һич онытасым юк: кәҗә тәкәсе килә дә сөзә, килә дә сөзә. Бигрәк яшь  балалар булганбыз бит инде.

              Миңа кохозда күп эшләргә туры килмәде. 1955 елда ирем Гаптулхайга кияүгә чыгып, Казанга китеп бардык, ләкин бер елдан кире әйләнеп кайттык. Кайнанам бик чиста-пөхтә кеше иде. ”Чисталык үзең өчен” дигән сүзләре бүген дә колагымда яңгырап тора. Тегү машинабыз булгач, яшьтән тегәргә өйрәндем. Безгә якын гына урнашкан тегү әртилендә эшләдем. Хәрбиләргә төрле киемнәр: күлмәк, чалбар, нинди заказ булса -- шуны тектек. 1955 елда олы улыбыз  Рәфикъ  туды. Икенче улым Рәдиф 1957 елгы. Төпчегебез Рәшидә 1960 елгы. Олы улым  Түбән Аты клубында 12 ел буе эшен бик яратып эшләде. Аннары Арчада аяк киемнәре фабрикасында модельер булып хезмәт куйды. Бу балам кыска гомерле булып чыкты. Балалары --  оныкларым хәлемне белеп торалар. Икенче улым Рәдиф Казанда гаиләсе белән яши. Кызым Арчада аяк киемнәре фабрикасында озак еллар хезмәт куйды.

                   Сугыш беткән хәбәрне дә көтү куганда ишеттек. Күршебез Камилә апай бик шатланып әнигә әйткәнен әйбәт хәтерлим. Йорт-җиребез начар иде,1 955-56 нчы елларда зур авырлыклар белән тырышып шушы өйне җиткердек. Өй салганда Фатих җизнинең ярдәме бик тиде. Ул озак еллар авыл советы рәисе булып эшләде. Аның хатыны Мөршидә апай ирем Гаптулхай белән бертуганнар иде. Фатих абыйның сугыштан медаль  тагып кайтып кергәне турында да олылардан ишеткәнемне хәтерлим әле.

                        Менә 12 ел инде авылдагы йортымны калдырып, кызым һәм киявем  тәрбиясендә яшим. Мине бик хөрмәт итеп торалар. Мин киявемә дә, кызыма да, балаларым, оныкларыма да бик рәхмәтле. Һәр көнне телевизордан яңалыкларны тыңларга тырышам. Хәзерге тормышның  матурлыгына, җитешлегенә сөенеп туя алмыйм. Күп кайгылар күрсәм дә, сабыр итәргә тырышам, балаларыма, оныкларыма тигез тормыш, сәламәтлек сорап көн дә дога кылам, ил-көннәр тыныч булса иде дип теләкләр телим.

                                                                       Зөлфия Хәмидуллина.

                                                                               Урта Аты авылы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: