Авылдашым Ризван абый турында
Сугышларны кичкән авылдашым.
Авылдашым Ризван абый турында
Авылдашым Исмәгыйлев Ризван Исмәгыйль улы турында сөйлим. Шура авылында гомер кичергән, үзе дә патша армиясендә хезмәт иткән Исмәгыйль Галимҗановның Бөек Ватан сугышында ике улы катнаша. 1922 елда туган улы Нургали 1944 елның 26 августында һәлак булган. Белосток өлкәсенең Черно – Весь станциясеннән ерак булмаган урында күмелгән. Якты дөньяда нибары 20 ел яшәгән, үзеннән соң нәселен дә калдырырга өлгермәгән абыйсының үлемен Ризван бик авыр кичерә.
Ул 1923 елда Шура авылында туган. 1939 елны 7 сыйныфны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, Казандагы ФЗУ га телеграфчы – аппаратчы булырга укырга керә. Анда Морзе аппаратын үзләштерә.
“...1936 нчы елгы ачлыктан соң 1941 елга кадәр колхозлар гөрләп эшләде, -- дип сөйли ул. -- 1941 елгы язгы кыр эшләре беткәч, авылдан 40 кеше һәм 10 ат Бөгелмә – Казан тимер юлын төзергә китте. Ул чакта мин авылда бригадир. Авылдашлар тимер юл төзелешеннән кайттылар. 22 июньдә инде сугыш башланган икән. Авылда радио булмагач, белмибез дә. Олы кешеләрнең куркып, яшерен генә сөйләшүләрен кич идарәгә төшкәч кенә ишеттем. Германия белән килешү бар, ничек безгә каршы сугыш башлаган, диләр...”
Сугыш башланган вакытта авылда печән чабалар иде. Колхоз эшендә көн саен берничә кеше юк, комиссариаттан көн саен хәбәр, көн саен ирләр китә, эшкә картлар, хатын – кызлар, армиягә яше җитмәгән малайлар, кызлар кала. Авыл хуҗалыгы эшләрен ничек башкарасы, эшкә яраклы ирләр калмады. Безне тиздән армиягә китәсе яшүсмерләрне атнага 3 көн хәрби эшкә өйрәтәләр.
Әле авылда ачлык юк. 1941 елның көзендә авылдан 40 кешене окоп казырга җибәрделәр, мин бригадир булгач бармадым.
Шурага 1941 елның җәендә сугыш башлануга Эстониядән эвакуация белән 40 еврей гаиләсе кайтты, алар авылда яшәделәр. Колхоз эшендә эшләделәр. Медицина белеме булганнарын төрле больницаларга, госпитальләргә тараттылар. Еврейларның өс – башлары бик матур. Авыл халкы туфли белән капрон оекларны беренче тапкыр шуларда күрде. Яшьләре татарчаны бик тиз өйрәнеп алды. Әмма Эстонияне азат итү белән, бу гаиләләр кабат үзләренә кайтып киттеләр.
Немец армиясе бик зур тизлек белән хәрәкәт итеп, 1941 елның көзендә Мәскәүгә килеп җиттеләр. Фашистлар сугышны “яшен тизлегендә” алып бара. Ленинград чорналышта, Сталинградта сугыш. Кавказны да алганнар инде.
Алда тагын ниләр күрәсе бар? Безнең гөрләп янган ут эченә керәсе бар әле. Ирләр сугышка китә, хатын – кызлар, балалар елый, ачлык та яный авылда, авыл хуҗалыгында да эшкә кеше юк.
Немецларга аталар,
Окопларда яталар.
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз,
Өйләренә кайталар, -- дип, такмаклар чыгарып, авылдан сугышка җырлап киттеләр.
Әле 1941-1942 ел гына. Инде менә авылга яраланып кайтучылар да бар. 1922-1924 елларда туганнарга да фронтка китәргә вакыт җитте.
Әле авылда басуларга эшкә чыккан гына идек: урак машиналары белән ашлык урабыз, ат белән җир сөрәбез. Лобогрейкада Мөбәрәкшин Мәннаф белән арыш ура идек, аны ат белән ашлык тапшыруга алдылар. Аның урынына миңа бер хатын – кыз бирделәр. Ул җанашым ни ат җигә белми, ни машина карый белми. 2 ат җигү, машина ремонтлау миңа.
17 август көнне, төштән соң чыгып, урак машиналарына җигү өчен атка камыт кидереп торам, шул вакыт авыл советы үтәүчесе туп – туры миңа таба килә”.
Шулай итеп, 1942 елның 17 августында Ризван бабайга да повестька килә. Аны озатыр өчен хәзерлек башлана. Юл капчыгына йортта булган әзме-күпме ризык белән запазга бер пар чабата тыгыла. Арчага кадәр ат белән аны әтисе озата китә. Өйдә әнисе, сеңелләре елап кала. Военкоматта аны минометчылыкка билгелиләр. Кенәр военкоматында сугышка барысы 50 китүче була. Кенәр урамын тутырып, озатучы туган-тумачалар, җырлый - җырлый, гармун уйнап, аларны озатып калалар. 10лап ат белән Арчага китәләр.
Шул көнне үк Казан елга портында пароход көтә аларны. Кая барасын ул вакытта әйтмиләр, барып җиткәч күрерсез, диләр.
Пароход белән Горький шәһәренә китәләр. Горький Казаннан 400 километр гына икән, фашист самолеты Горькийны фотога төшергән вакытка туры киләләр алар. Осколкалар тимәсен өчен аларга күпер асларына ятарга, качарга кушалар. Менә әле сугышка барып та җитмәгән, ә инде алар сугыш афәтләрен күрә дә башлыйлар. Аннары 10 көн пароход белән Кастромага. Кастромадан 30 километр "Песочный лагерь” га җәяү барганнар. Аларны, минометчылар полкы тулу сәбәпле, снайперлар полкына тапшырганнар. Кайчандыр анда җәйге лагерь булган. Урман кисеп, 3 километр ераклыктан ташып, кышка кадәр землянкаларны төзеп бетергәннәр. Акрынлап аларның лагерьларыннан да 1943 елның февраль аенда Мәскәүдә барган сугышка җибәрә башлаганнар.
1943 елның июлендә аңа Курск дугасы сугышында катнашырга туры килә. “Шурабаш Исхак автомобиль ротасында иде, -- дип сөйли Ризван абый. -- Ул шул көнне яраланган. Чиркәүле урыс авылына иң элек автоматлар керде. Без танклар артыннан атладык, шунда 13 әсир немецны күрдем. Бу 43 нче елның июль айлары иде. Беренче номерлы пулеметчы - урыс малае. 1 дискадагы 50 патронны атып бетергән дә, мин яраландым дип, пулеметны миңа бирде. Муены каный иде аның. Эле дә уйлап йөрим, муенын үзе кисте ахры, дип. Шуышып артка чыкканда аягы яраланды. Миндә 7 килограммлы пулемет, 50 шәр патронлы 3 диск. Пулемет атмагач, шунда сүтеп җыярга туры килде. Шул вакытта 12 көн сугыш эчендә йөрдек. Орел шәһәре 10 километр ераклыкта гына булгандыр. Самолет бомбасы төшкәч, 1943 елның 1 августында аягым һәм сул кулым яраланып, бер аягым ботинкалы, икенчесе яланаяк килеш 5 километр бардым. Тулада санчастька кайтып, 3 ай госпитальдә дәваландым”.
Аннары Ризванны Мәскәү аркылы Көнбатыш полкка 7 класс укыган солдатларны миномет командасына алганнар. Апрельдә, Калинин фронтында пехота командиры булып, Михайловка авылы янында сугышта булган. Шулай ук 2 нче Балтик буе фронтларында минометчы, миномет командасында взвод командиры булырга туры килгән аңа. Латвия җирендә дә 4 мәртәбә сугышка кергән.
Лабаво шәһәре янында барган бәрелешләрнең берсендә ул авыр яралана: пуля сул як үпкәсен тишеп үтә. Аңа операция кичерергә туры килә. 15 көн Латвиянең Митава шәһәре госпиталендә дәвалана.
1945 елда Горьки шәһәрендә танк полкында танкка утыра, танк механигы була. 1945 елда сугыш җиңү белән тәмамлана. 1945 елның 20 ноябрендә туган авылына кайта. Бу вакытта инде сугыштан байтак яралылар кайткан була.
Ризван бабай сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медале, “Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач, аны бригадир итеп куялар. Аннары агротехник, колхоз бухгалтериясендә, урман технигы һәм сәүдәдә 20 ел эшли. 1984 елда, сатучы булып эшләп, пенсиягә чыга.
Ризван аганың Носы авылы кызы Мәфтүха белән корган гаиләсе дә авылда үрнәкләрдән санала. 1 ул, 2 кызга тормыш биргән ата – ана балаларының игелеген гомер буе тоеп яши. Үзе кебек үк сатучы һөнәрен сайлаган Гөлсинәсе әнә бүгенге көндә дә әтисен тәрбияли. Кызганыч, Мәфтүхасы гына бакыйлыкка китеп барды... Бу җәһәттән караганда, язмыш Ризван агага мәрхәмәтлерәк булды. Аның йөремсәк характеры Олы Әтнәдә яшәүче кызы Мәрьямдә булырга гына түгел, Байканурга кадәр алып бара. Кызы Гөлсинәнең улы Рамил янына бара ул анда. Хәзер Рамил Олы Әтнә районында полиция хезмәткәре булып эшли. Бер генә түгел, ике тапкыр булган әле ул космодромда. Беренче баруында солдатлар алдында рус телендә чыгыш та ясаган, аларга фронт хәлләрен сөйләгән. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәп укучылары каршында да, тантаналарда да бик теләп чыгыш ясый. Сугышта үзенә бирелгән орден – медальләр тарихын да бик тәфсилләп сөйләргә ярата.
Менә шундый сугыш елларын үткән Ризван бабай бүгенге көндә исән-сау, үз акылында. 2019 елның ноябрь аенда аңа 96 яшь тулды. Ул үзенең оныгы гаиләсе тәрбиясендә яши. Илдәге барлык вакыйгалар белән кызыксынып тора. Шуның өчен дә аны “аяклы энциклопедия” дип йөртәләр. Оныгының баласы кечкенәдән батыр булам дигән Рәмиснең, исән – сау укып бетереп, хәрби кеше булуына да куанып туя алмый. Кечкенәдән әтисенең полиция киемен киеп карарга яраткан Рәмис хәзерге вакытта Красноярск шәһәрендә рота командиры. Бер гаиләдән 3 буын илебезнең тынычлыгы сагында.
Рания Гәрәева.
Шура авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев