erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авылга солдат кайткан

Нияз Сафиуллин музыкаль тамашаның башыннан ахырына кадәр сәхнәдә булды

“Солдат кайтты авылга“ дип аталган чарада яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә актив катнашты. Тамашачы үзешчәннәрне алкышларга күмде.

Соңгы вакытта күпер-башлар бер-бер артлы яңа идеяләрне тормышка ашыра. Башта спектакль куеп, авылларга гастрольләргә йөрделәр. Хәзер менә музыкаль тамаша тәкъдим иттеләр.

– Идеясе китапханәче Алсу Иванованыкы. Сценариен дә ул язды. Сәнгать җитәкчесе Сөмбел Заһидуллина белән аны күтәреп алдык. Музыкаль бизәлеш, сценариягә туры китереп җырлар әзерләү Сөмбелгә тапшырылды. Оештыру эшләрен үзем башкардым. Махсус хәрби операция барган зонада хезмәт иткән авылдашыбыз Нияз Сафиуллин кыска вакытлы ялга кайтырга тиеш иде. Идеябезне аңа җиткердек һәм үзен дә катнашырга чакырдык, – диде Күпербаш мәдәният йорты җитәкчесе Ми-ләүшә Вәлиева. – Ул элек-электән мәдәни чараларда актив катнашып килде. Бик матур җырлый да. Бу юлы да каршы килмәде. Баштан ахырга кадәр сәхнәдән төшмәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күпербаштан җиде кеше махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Күптән түгел тагын бер егет киткән. Нияз үзе Запорожье өлкәсендә Росгвардиядә хезмәт итә. Шушы егетләргә багышлап мәдәният йортында күргәзмә дә эшләнгән. Күпербаш кияүләре дә читтә калмаган. Концертка әти-әниләре, туганнары чакырылган.

– Айнур Ахунов безгә һәрвакыт ярдәм итә. Бу юлы да килгән иде. Нияз белән бергә җырладылар да. Сөмбел Заһидуллинаның әти-әнисе Ильмира һәм Альберт Заһидуллиннар да  тамашабызны бизәде, – диде Миләүшә Вәлиева. – Зал тулы иде. Гөрләтеп кул чаптылар. Нияз яңадан хезмәт иткән урынына китәчәк. Аңа һәм барлык егетләргә исән-сау кайтуларын телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X