erid:2VtzquqpS7d
Авылның бердәнбер сугыш ветеранын бәйрәмгә хәрби машинада алып килделәр
Арча яңалыклары

Авылның бердәнбер сугыш ветеранын бәйрәмгә хәрби машинада алып килделәр

Яңа Кенәр авылында "Без җырлыйбыз тынычлык турында" дип исемләнгән тантаналы митинг узды

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митинг авылның үзәгендә урнашкан һәйкәл каршында булды. 

Тантаналы чараның кунагы Арча район башкарма комитетының җитәкче урынбасары Илшат Галимуллин ихлас котлау һәм чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Яңа Кенәр авылында бүгенге көндә бер генә сугыш ветераны яши. Сәфәров Мидхәт Тимергали улы узган чараның иң төп, иң хөрмәтле кешесе булды. Мидхәт абыйны бәйрәмгә хәрби машинада алып килделәр. 

Митинг җылы сүз, хәрби җыр-биюләр һәм котлау белән үрелеп барды. Һәр елдагыча һәйкәл каршына чәчәкләр куелды


Арча районы Арча хәбәрләре Митинг

Нет комментариев