erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авылның бизәлгән йортлары

Бу турыда ул сөйләми кала алмый.

Гөберчәктә яна утлар!

Һәр авыл кешесе яңа елны көтеп ала. Чөнки яңа елда авыл икенче төрле мохиттә яши. Нинди дисезме? Аллы-гөлле, җем-җем килеп торган төсләргә күмелеп. Мин яңа елда авылыбызның һәр йортын күзәтеп чыктым. Нинди генә төсле утлар белән бизәлмәгән алар. Шундый матур! Матурлыкны күргәч, күңел сөенә, шатлык хисе арта. Бизәлгән бер йорт каршында ирем белән туктап озак карап тордык. Йорт кечкенә генә. Ләкин тирәлегенең бизәлеше – гаҗәеп! Агачлар да, өй дә, капка-койма да төрле төстәге утлар белән бизәлгән. Койма өстендә кечкенә чыршы тора, аңа да утлар куйганнар. Бу йортның элеккеге хуҗалары, дөресрәге, шунда үскән балаларның берсе - бүгенге көндә Түбән Кама районында яши – Гөлнур Мәҗитова. Матурлыкны видеога төшереп аңа да юлладым: “Нигезегез ел саен матур утлар белән бизәлә”, - дип язуыма, ул җавап бирде: “Әти-әниләр, әби-бабайлар, энем Тәбрис, улы Габдулла сөенеп ятсыннар. Рәдисәгә, аның балаларына бик зур рәхмәт!” Бизәлгән йортның бүгенге хуҗасын аңлагансыздыр, ул – Рәдисә Могыйнова, күп балалы ана.

Халидә Габидуллина,

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X