Авылым хатирәләре
Узган көз оныкларым Зилә (быел беренче сыйныфка керә) белән Алмаз (икенче сыйныфта укый) түтәлгә алма орлыклары чәчеп куйдылар. Урыны билгеле булсын өчен таяклар кададылар.
Ял саен килгәндә су сибәләр, нишләп тишелмиләр инде, дип сорыйлар. Менә кыш, аннан соң яз килер, карлар эреп беткәч тишелерләр, дип тынычландырам. Хәзер инде тишелсәләр ярар иде, дип теләп йөрим. Чөнки үзләре тишелдереп үстергән агач гомерләре буе истә калачак, алар бу турыда балаларына, оныкларына сөйләячәк.
Минем дә бар андый алмагачым. Авылга кайткан саен Вәли энекәш белән без аңа гаҗәпләнеп карап торабыз. Гаҗәпләнерлек тә шул, аны утыртканга 50 елдан артык икән бит инде! 1978 ел кышындагы 50 градуска җиткән салкыннарда да исән калды ул, җәендәге имәннәрне еккан ураганга да бирешмәде. Ел саен шау чәчәктә утыра, эре-эре алмалар бирә.
Шунысы гаҗәп, без мәктәптә укыган елларда бер кешедә дә алмагач юк иде әле. Колхозның алма бакчалары бар (Сарай-Чокырча авылында яшәүче Марсель Шәрәповның “Алма бакчасында” дигән бик матур спектакле дә бар: “Җәй. Чалт аяз кояшлы көн. Арчадан нәкъ җиде чакрым ераклыктагы Сарай-Чокырча авылыннан төньякта, су буенда колхозның алма бакчасы урнашкан. Бер төркем хатын-кызлар тырыша-тырыша алма җыялар”.)
Әлеге алма бакчалары икәү иде, икесе дә Кесмәс елгасының Корайван авылы ягында. Берсе – Сарай-Чокырчаныкы, икенчесе – Корайванныкы. Әни кыз вакытында чиләк-көянтә белән алмагачларга су сибүләре турында сөйли иде. Тегермән буасын бөягәч су күтәрелеп канау буйлап бакчага кадәр килә. Хәзер бу урыннар балык күлләре астында калды.
Колхозның Кесмәс елгасы буенда кәбестә, помидор үстерә торган биләмәләре дә бар иде. Алма бакчасы белән янәшә карлыган, кура җиләге бакчалары. Мин, дүртенче сыйныфта укыгандамы, алма бакчасында каравыл торучы Нурулла бабайга көндезге ашны төшерәм (ул безгә беркем дә түгел, ни өчен бу эшне миңа йөкләгәннәр?). Аның шалашы алма бакчасы уртасындагы өч каен арасында (ул өч каен белән бәйле беркемгә дә сөйләмәгән серем дә бар). Нурулла бабай кыска, килешеп тора торган сакаллы, матур кеше булып хәтердә саклана. Ул ашамлыкларны рәхмәт әйтеп алып кала да, бушаган сумкага бакчада булган бар нигъмәтләрне тутырып меңгерә. Башка малайлар бергә җыелган вакытта ничек итеп бакчадан алма, помидор чәлдерүләре турында мактанышалар, ә минем андый “проблемам” юк, мин аларны хәләл көчемне кертеп ашыйм.
Минем күңелдә якты хатирә булып калган Нурулла бабайның гомере фаҗигале өзелде. Июль аеның кояшлы бер көне иде. Олысы-кечесе люцерна басуында печән җыя.
Шунда: “Нурулла абый суга баткан!” – дигән шомлы хәбәр таралды. Без – малайлар елга буена йөгердек. Мәрхүмне яр буена чирәмгә сузып салганнар иде инде. Күрәчәктер, Нурулла бабай чишенеп, чалгысын, кайрагын алып утрауга печән чабарга керергә уйлаган. Суы да тирән түгел, югыйсә. Әмма ул урында салкын сулы чишмә чыга. Салкын суда көзән җыерган, диделәр.
Үзем утырткан беренче алмагач турында. Бер елны (минем малай вакыт) бер йорт аркылы гына күршебез Галимҗан абый йорт саен алмагачлар өләшеп йөрде, бушка дип беләм. Бәлки әти-әнинең хезмәт хакыннан тотып калганнардыр, чөнки колхоз бернәрсәне дә бушка бирми иде. Ничек булса да булгандыр, ә алмагачны мин алып калдым. Ул шатлануларым! Әти-әни эштән кайтканчы утыртып та куйдым үзен. Тәрбия дә әйбәт булгандыр, кечкенәдән бакчада эшләргә ярата идем. Үземнең чәчәк түтәлем дә бар иде минем. Ул елларда авылда чәчәк үстерүчеләр бармак белән генә санарлык булгандыр. Көз көне аларның орлыкларын җыеп алам, кыш буе карап, кадерләп саклыйм, язын чәчәм.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев