erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Авыр вакытта ташламавыгыз өчен рәхмәт!“

“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов әлеге сүзләрне хисап җыелышында әйтте.

Халык күп килгән иде, соңгы вакытта әлеге хуҗалык билгесезлек алдында яшәде. Фермалар буш, күпме кеше эшсез калды. Әмма иң тугрылыклылар читкә китмәде. Җитәкче аларга рәхмәт әйтеп, акчалы конвертлар тапшырды.

Иң зур бүләк 58 ел чылбырлы трактор эшләгән Зәкәрия Динмөхәммәтовка эләкте. Шәйдулла Сәләхов аңа үзе эшләгән тракторны бүләк итте, документларын тапшырды. “Көчем барында эшлим әле!“ – диде бүләк алучы.

Тракторы кичтән көйсезләнсә дә, хатыны Наилә белән төнлә төзәтеп куялар иде. Зәкәрия тракторын ничек кадерләсә, Наилә ханым ирен шулай кадерләп яшиләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Озакламый хуҗалыкка 1200 тана кайтачак. Эшләр уңайга китәргә тиеш.

Җыелышта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X