erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыручылар саны май ае саннарына якынлаша: кабат үзизоляциягә кайтмабызмы?

Битарафлык язгы чикләүләрнең көзен дә кабатлануына китермәсме? Коронавируслы вазгыятьтә Роспотребнадзор белгечләре янә күзәтү рейдларын башлап җибәрде. Хезмәт урыннарында, кибетләрдә, транспортта да нәтиҗәләр канәгатьләндерерлек түгел. Авыручылар күрсәткече исә май ае саннарына якынлаша башлады.

Халыкның сәламәтлеге аларның җаваплылыгына бәйле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортындагы «шимбә киңәшмәсе»ндә кабат битарафлыкның аяныч нәтиҗәләргә китерүен искәртте. Район җитәкчеләренә дә шелтә булды. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле районнарда битлек режимы үтәлмәвен әйтте. Ә бит Президент моңа мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә сораган иде.
– Нигә без аларга (район башлыкларына. – Ред.) шелтә белдерергә тиеш? Аларның эше бит ул. Нигә реакцияләре юк? – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бөтен объектларны ябып куярга була. Әллә шуны телисезме? Бу – иң кыска, әмма иң уйланылмаган һәм кыйммәткә төшә торган юл.
Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәргә, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, транспортта, ваклап сату урыннарында битлек киюне иң җитди контрольдә тотарга йөкләде.
Татарстанда хәл тотрыклы, тик киеренке кала бирә. Иркенәергә иртәрәк. Белгечләр дә шуны кисәтә. Билгеле, авыручылар рәтенә сезонлы чирләрне йоктыручылар да өстәлә. Әмма коронавируска җиңел караучылар да күп.
Журналистлар белән очрашу вакытында, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина төп өч кимчелекне атады:
– Беренчедән, бу – хезмәт коллективлары. Роспотребнадзор идарәсе, һичшиксез, авырып киткән кеше эшләгән коллектив белән элемтәгә керә һәм эш бирүченең коронавируска бәйле саклану чараларын үтәүдә җитешсезлекләрен күрә. Эш урынына кергәндә термометриянең булмавы таләпне бозу санала. Бу авыруның кешегә коллективта эләгү куркынычының югары булуы турында сөйли. Роспотребнадзор 127 хезмәт коллективын тикшерде һәм аларның 83ендә таләпләр үтәлмәве ачыкланды. Икенчедән, җәмәгать транспорты. Халыкның да, кондукторларның да иркенәйгәнен күрәбез. Идарә хезмәткәрләре Казанның 37 автобус маршрутын карады, 14 маршрутта пассажирлар да, кондукторлар да битлексез иде. Өченчедән, сәүдә һәм җәмәгать туклануы урыннары. Сатучылар битлексез, термометрия үткәрүне дә кирәк дип тапыйлар. Тикшерелгән 184 сату ноктасының 15ендә таләпләр үтәлми иде. Гомумән, Роспотребнадзор карамагындагы 800 объектның 6 проценты санитар таләпләрне үтәми.
Мәскәү – «дистант»та, ә Татарстанда укулар ничек дәвам итәчәк? Марина Патяшина сүзләренчә, хәзерге вакытта дистанцион укытуга күчерү нияте юк.
– Бездә коронавирус йоктырган 25 укытучы һәм 7 укучы теркәлде. Чирләүче укытучыларның күбесе – Казанныкы, Питрәч, Лаеш, Нурлат, Чаллы һәм Әлмәттән дә бар. Ике бала терелде инде, мәктәпкә укыйлар. Бишесе – карантинда. 400 мең укучы арасында мондый сандагы очраклар булу калган барлык укучыларны да дистанцион укуга җибәрергә дигәнне аңлатмый, – диде ул.
Балалар дигәннән, җәйге лагерьларда ял итү вакытында чир йоктыру очраклары күзәтелгәнме? Марина Патяшина бу сорауны да шәрехләде.
– Җәйге сәламәтләндерү урыннарын куркып кына ачкан идек. Лагерьга инфекция кертүне булдырмас өчен күп чаралар күрелде. Алар ябык режимда эшләде, ата-аналар килмәде, хезмәткәрләр лагерьдан китмәде. Массакүләм чаралар булмады, калганнары ачык һавада уздырылды. Авыру очраклары теркәлмәде, – диде ул.

САН
Сентябрь аенда 5 116 автобуста тикшерү уздырганнар. 3 мең пассажир битлексез булган. 100 кешене автобустан чыгарга мәҗбүр иткәннәр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җәмәгать урыннарында халыкка гриппка каршы вакцинация ясату акциясен төгәлләде. Ул 3 атна дәвам итте. 13 430 кеше вакцина ясаткан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанда чит илдән кайткан 14 туристка коронавируска тест тапшырудан баш тарткан өчен штраф салганнар. Суд карары нигезендә алар 109 мең сумнан артык акча түләячәк.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X