erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авызда эри торган профитролилар рецепты

Профитроли кайнар суга басылган камырдан (заварное тесто) әзерләнә. Пешкән вакытта аның эчендә куышлыклар бурлыкка килә, ахырдан ул куышлыклар крем белән тутырыла. Бу рецепт белән профитролилар да, эклерлар да пешереп була.

Камыр өчен кирәк була:

125 мл сөт

125 мл су

100 гр сыер мае

150 гр он

4 йомырка

Пычак очында тоз

Крем өчен:

35%лы 400 мл куе сөт (сливки)

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

100 гр шикәр комы

 

Башта камыр әзерлибез. Аның өчен сөт белән суны газга куясы да, аңа сыер мае саласы. Май суда тулысынча эреп бетәргә тиеш.

Сөтле-майлы катншама кайный башлагач, кәстрүлне уттан аласы да, кайнап торган катншамага тиз генә он салып әйбәтләп болгатасы. Болгатылмаган урыннар калырга тиеш түгел. Әйбәтләп болгатканнан соң камырны тагын болгата-болгата 1-2 минут газга куеп аласы. Нәтиҗәдә бертөрле консистенциядәге камыр килеп чыгарга тиеш.

Камырны суытасы һәм берәрләп әйбәтләп болгата-болгата йомырка саласы. Ахырда камыр сыек сметан хәленә килергә тиеш.

Аннары камырны кашык белән яки кулинар шприц белән пергамент җәелгән табага 3-3,5 диаметрдагы шарчыклар ясап, салып чыгасы. Алдан 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 20 минут пешерәсе, аннан соң температураны 180 градуска кадәр төшереп, тагын 15 минут пешерәсе. Пешкән вакытта духовка ишеген ачырга ярамый. Пешерү вакыты озаграк та булырга мөмкин.

Крем өчен куе сөтне (сливки) шикәр комы белән куерганчы күпертәсе.

Әзер профитролиларга кечкенә тишекләр ясап, кулинар шприц белән крем салып чыгасы.

Өсләренә шоколад глазуре агызырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X