Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Авызыбыздагы күңелсез ис Аллаһ каршында Кыямәт көнендә бик күркәм ис булачак...

    Ни өчен соң мөселман кешесе Рамазан аен көтеп ала, аның өстенлекләре, хикмәтләре нидә? Әйдәгез шул хакта сөйләшик. Бохари һәм Мөслим җынтыгында мондый хәдис китерелә, сезнең күбегезгә ул яхшы таныш: Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) әйтте: “Ислам дине биш нәрсәгә нигезләнә:

    1.Шәһәдәт китерү (Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы һичбер иләһ юк һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу гәләйһи вәссәлләм Аның хак рәсүле),
    2. Намазны торгызу, намаз уку. 
    3. Зәкят бирү.
    4. Хаҗ кылу.
    5. Рамазан аенда ураза тоту”.

    Рамазан аенда ураза тоту фарыз булуына әлеге хәдис олуг бер дәлил булып тора. Ураза – ислам диненең бер әркәне, Аллаһы Тәгаләнең фарызы, әмере. Үзен мөселман дип санаган һәр кеше, әгәр сәламәтлеге булса, Рамазан аенда ураза тотарга бурычлы. Бу Раббыбызга якыная торган бер гыйбадәт. Әйе, һәр кеше дә тәмле ашарга-эчәргә ярата. Ә менә ураза тоткан вакытта ул үзе ярата торган ләззәтле әйберләрне калдырып, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Аңа итагать итә, буйсына. Бу – уразаның беренче хикмәте.

    Икенче хикмәте – тәкъвалыкта, Аллаһ газабыннан куркуда, Аңа якынаюда. Чөнки Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсендә әйтә: “Йи иман китергән бәндәләр, сезгә кадәр кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды. Бәлки сез тәкъвалылардан (ягъни Аллаһтан куркучылардан) булырсыз”. Уразаның тәкъвалыкка сәбәп булуы – икенче хикмәт.

    Өченче хикмәте – нәфесеңне тәрбияләү, тыелу. Үзеңнең нәфесеңне яраткан  әйберләрдән, ризыктан тыелырга өйрәтәсең.

    Дүртенче  хикмәте – Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белү, шөкер итү, фәкыйрьләрнең хәлен аңлау. Дөнья йөзендә  төрле хәлле кешеләр яши бит, кардәшләрем. Бар фәкыйрь-мескеннәр, ашарларына булмаганнар да. Ураза тоту, ач тору –  әнә шундыйларның хәлләрен аңлауга бер сәбәп. 

    Уразаның бишенче хикмәте – аның сәламәтлегебез өчен файда булуында. Ураза тотканда безнең тәнебез, организмыбыз ял итә, чистарына. Бу да шулай ук Аллаһ Тәгаләнең бер хикмәте.

    Уразаның кайбер фазыйләтләре
    Бохари һәм Мөслимнең җыентыгында китерелгән бер хәдистә уразаның фазыйләтләре хакында әйтелә: 
    Беренче өстенлеге – Аллаһы Тәгалә ураза тотучыга әҗер-савапны хисапсыз күп итеп бирүендә. Башка гыйбадәтләр өчен савап билгеле бер күләмдә бирелсә, ураза тоткан өчен күпме савап бирәчәген яшергән Аллаһы Тәгалә. Ул әйтә: "Сабыр кылучыларга әҗер-савапны хисапсыз бирермен". Әйе, дусларым, ураза бездән күп сабырлыклар сорый шул: Аллаһка итагать итүдә, гөнаһлардан тыелуда, Аллаһның тәкъдиренә буйсынуда.

    Икенче фазыйләте – ураза тотучының шатлыгы. Әлеге шатлыкларның берсен авыз ачканда кичерәбез. Шушы озын көннәрдә ашау-эчүдән тыелып торгач, кеше тамагын туйдырганына бик нык куана. Чөнки ашау-эчү аның иң яраткан шәхвәте ул. Икенче шатлыгы исә Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына баскач, Ул безгә әҗер-саваплар өләшкәндә булачак. Кыямәт көне дәһшәтле, ул көн бик куркыныч булачак, ышаныгыз, кардәшләр: бик эсседә хисапның башлануын көтеп торуга караганда бу дөньяда 14-18 сәгать сабыр итү күпкә җиңелрәк булыр. Ул көндә дә безнең ашыйсы-эчәсе киләчәк. Бу дөньяда ураза тоткан, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ач торганнарга ул көндә ачлык-сусау булмаячак. Аларны аерым Раян ишекләреннән кертәчәкләр. Аллаһы Тәгалә бу кешеләргә аерым рәхим-шәфкать бирәчәк. Шуңа күрә бу дөньяда Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотып сабыр итү Кыямәт көне авырлыкларына түзүгә караганда хәерлерәк. 

    Өченче фазыйләте, кардәшләрем, ураза тотучының авызыннан килгән иснең хуш истән дә тәмлерәк булуында. Без беләбез: ураза вакытында ашамыйча торгач, безнең эчтә төрле процесслар бару сәбәпле, авызыбыздан күңелсез исләр килә. Ләкин шушы ис, кешегә ошамаса да, Аллаһ каршында Кыямәт көнендә бик күркәм ис булачак. 

    Реклама

    Дүртенче өстенлеге уразаның гөнаһларыбызның сөртелүенә бер сәбәп булуында. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Адәм баласы һәрберсе хаталы. Шул хаталанучыларның иң хәерлесе – тәүбә кылучысыдыр". Һәрберебезнең дә гөнаһлары, хаталары бик күп, кардәшләрем. Шуңа күрә һәрдаим истигъфар кылып, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап, тәүбә кылып торырга кирәк. Ә ураза исә гөнаһларыбыз ярлыкануга, гафу ителүгә  сәбәп булып тора. 

    Бохари һәм Мөслим җыентыгында Әбу Хурайрадан килгән бер хәдистә болай диелә: "Кем Рамазан аенда иман белән Аллаһы Тәгаләнең әҗерен өмет итеп ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның Рамазанга хәтле булган гөнаһларын кичерәчәк". Шуңа күрә безгә бу форсатны кулдан ычкындырмаска тырышырга кирәк. Раббыбыз безгә тиешенчә, Үзе теләгәнчә уразаны тотып бетерергә насыйп итсен. Тик шунысын тагын бер кат искәртик: бу фазыйләтләр кемгә генә хас булыр соң? Кем уразаны тиешенчә, ихластан Аллаһ ризалыгы өчен генә тота, шуңарга бирелер әлеге өстенлекләр. "Кара әле, нинди озын көннәрдә ураза тотып йөри", – дип кеше мактасын өчен түгел, ә бәлки Аллаһы Тәгалә ризалыгын алып, әҗер-савапларын Кыямәт көнендә күрәм дигән өмет һәм ышаныч белән ураза тотучыларга гына хас булыр бу фазыйләтләр. 

    Ураза ул ач тору дигән сүз генә түгел.  Безнең күзләребез, колаклар, авызлар да ураза тотарга тиеш. Гайбәт тыңлаудан, сөйләүдән гөнаһлы әйберләргә караудан тыелырга тиеш безнең әгъзалар.

    Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) әйтте: "Кем начар сүзләрне, начар гамәлләрне калдырмый, шушы ашау-эчүне калдыруда Аллаһы Тәгаләнең хәҗәте юк" (Бохари риваяте). Димәк, ашау-эчүне генә калдыру җитми әле безгә. Без авызны, күзләребене бозык гамәллардән, ниятләрдән, әшәке, оятсыз сүзләрдән ураза тоттырырга тиеш. Колакларыбызны  теләсә нинди буш сүз тыңлаудан, гайбәтләрдән сакларга тиеш. Шулай итеп тотканда гына уразаларыбыз дөрес, кабул булачак.

    Йә Раббым,  һәрберебезгә дә дөрес, Син кабул итәрлек итеп уразалар тотып чыгарга насыйп әйләсәң иде. Әмиин!

    Раил Фәйзрахманов.

    http://shahrikazan.ru/news/din/avyzybyzdagy-kelsez-is-alla-karshynda

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: