erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авызыңны тыймасаң, машинаңны алалар, җәяү йөрисең

Әңгәмәдәшебез – район прокуроры Ринат Кәримов.

– Ринат Рәисович, иртән торып урамга чыккач та күп кеше юл хәрәкәтендә катнашучы булып китә. Һәм анда хәтәрлек тә көтә: машиналар саны да елдан-ел арта бит. Шунысы кызганыч, һәлакәтләрдә күпме гомерләр өзелә. Безнең районда хәлләр ничек?

– Республикада күрелә торган чаралар нәтиҗәсендә 2022 елда юл-транспорт һәлакәтләре  2021 ел белән чагыштырганда – 10,7, Арча районында 9,7 процентка (31дән 28гә) кимеде. Исерек хәлдә  машина йөртүчеләр гаебе белән 2 юл-транспорт һәлакәте ясалды. Һәлакәтләрдә 3 кеше үлде (2021 елда – 6).

Әмма бу тынычлану өчен сәбәп түгел, моннан соң да юл-транспорт һәлакәтләрен мөмкин кадәр киметү, исерек хәлдә рульгә утыру фактларын булдырмау буенча эшне көчәйтергә кирәк.

Һәркемгә билгеле булганча, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү тыелган, моның өчен РФ Административ җаваплылык турындагы кодексның 12.8нче маддәсенең 1нче өлешендә күздә тотылганча, гаепле кешегә 30 мең  сум штраф  салына, бер ел ярымнан алып ике елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

2015 елның 1 июлендә РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсе көченә керде, ул моңарчы исерек хәлдә автомобиль, трамвай яисә башка механик транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җәзага тартылган кешенең кабат исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота.

Ягъни, ел дәвамында кабат исерек хәлдә руль артына утырган кеше РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять җаваплылыгына тартыла, ул 2 елга кадәр ирегеннән, 3 елга кадәр аерым төр эш белән (бу очракта транспорт чарасы белән идарә итү) шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Закон нигезендә транспорт йөртүченең медицина тикшерүеннән баш тартуы транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүгә тиңләнә.

2021 елның июлендә 264.1нче маддә икенче өлеш белән тулыландырылды – элек исерек хәлдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен хөкем ителгән  кешенең яңадан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе. Әлеге өлештә 3 елга кадәр иректән, 6 елга кадәр аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү күздә тотыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Безнең районда андый мисаллар  булдымы?

– 2021 елда Арча районында РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсенең 1нче өлеше буенча – 7, 2022 елда 17 кеше җаваплылыкка тартылды. Кайберәүләр элеккечә, бу аларга кагылмас, дип фикер йөртә,  автомобиль руле артына исерек хәлдә утыра, үзенә һәм башка кешеләргә куркыныч тудыра.

Әмма закон чыгаручылар бер урында тормый, андый аңсыз кешеләргә тәэсир итү чараларын кырысландыра.

2022 елның 12 июлендә РФ Җинаять кодексының 104.1нче маддәсенә  үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсендә күздә тотылган җинаятьне эшләгәндә файдаланылган, гаепләнелүченеке булган транспорт чарасын суд карары нигезендә мәҗбүри түләүсез алу һәм дәүләт милкенә бирү каралган.

– Әйе, кырыс чара. Безнең районда андый мисал бармы?

– 2023 елның 10 февралендә Арча районында беренче тапкыр исерек хәлдә идарә иткән өчен бер ирнең автомобиле алынды. Судта ачыкланганча, ул 2022 елның 1 мартында исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җәмәгать суды тарафыннан административ җаваплылыкка тартылган, 30 мең сум штраф салынган, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителгән. Әмма нәтиҗә ясамаган, 2022 елның 25 декабрендә спиртлы эчемлек кулланганнан соң Штерә авылыннан Кәче авылы ягына “Лада-Приора“ машинасы белән юлга чыга. Чулпан авылында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре  тоткарлый.

Суд аңа 240 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләде, 2 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте, машинасын конфискацияләде. Хөкем карары әлегә көченә кермәгән. Әлеге мисал башкаларны да исерек хәлдә автомобиль руле артына утырганчы уйланырга мәҗбүр итәр, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X