erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Әхмәт абый Вәлиев рәхмәт әйтә

Рәхмәт.

 

Беркөнне редакциягә Арчада яшәүче Әхмәт абый Вәлиев килеп керде. “РСУ” төзелеш оешмасында эшләгән ветеран ул. Медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтергә кергән. “Миңа 75 яшь. Менә инде икенче тапкыр Әтнә хастаханәсенә гериатрия бүлегенә дәваланырга бардым, – дип сөйләде Әхмәт абый. – Арча поликлиникасында өлкәннәр өчен махсус билгеләнгән гериатр бүлмәсе бар. Анда өлкәннәрне табиб-гериатр Рәмзия Хәйруллина кабул итә. Рәхмәт, Рәмзия Равилевна авыруларны игътибар белән карый. Кирәк икән, Әтнә хастаханәсенә гериатрия бүлегенә дәваланырга җибәрә.

Бу юлы 2 майдан 11 майга кадәр Әтнә хастаханәсенең гериатрия бүлегендә дәваландым. Бүлек табибы Алия Хөрмәтуллина бик ачык һәм игътибарлы белгеч. Бер палатада өч кеше яттык. Массаж, система һәм төрле дәвалар алдым. Дәвадан да, медицина хезмәткәрләре мөнәсәбәтеннән дә бик күңелем булды.  Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сезгә исән-сау эшләргә язсын, һәрвакыт шундый ачык йөзле, миһербанлы булыгыз! Алланың рәхмәте яусын сезгә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре