erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айдар Сабиров - ел кешесе

Сабиров Айдар Фәрит улы Арча районында беренче булып үрнәк гаилә фермасы оештырган кеше. Аның тәҗрибәсен күп районнардан килеп өйрәнделәр, биредә республика, район күләмендә семинарлар үткәрелде.

Моннан дүрт ел элек ул инвестор таратып бетергән өч авыл базасында “Казанка” ширкәте төзеде. Тиз арада районда гына түгел, республикада танылып өлгергән хуҗалыкка әверелде. 2020 елда ширкәт аеруча зур уңышларга иреште. Районда беренче булып чәчүне төгәлләделәр, 15 августка игеннәрне урып-җыеп бетерделәр. Һәр гектардан 40 центнердан артык уңыш җыеп алынды.

Ширкәтнең үзәге булган Казанбаш авылында машина-тракторлар төзекләндерелде. Бөтен шартлары булган остаханә, гараж, складлар, ашханә, контора, янгын депосы барлыкка килде. Яңа комбайннар, таркторлар, авыл хуҗалыгы машиналары кайтты.

Сыер савучыларның айлык уртача хезмәт хакы – 50 мең сум. Ширкәт буенча уртача хезмәт хакы шуңа җиткерүне бурыч итеп куйды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кыр эшләре, ремонт чорында механизаторлар бушка туклана.

Җитәкче 2021 елда сыерлар өчен яңа комплекс төзүгә җыена.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X