erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Айдарның иң сагынган кешесе Рәсилә иде "

"Айдар бригадирның якасыннан тотып өскә күтәрде"

Сабыр төбе алтын түгел! (әдәби әсәр)
—Мммм... — Ләйлә күзләрен ачты. – Нәрсә булды бу?
Ул һаман аңышмый иде әле. Ханым идәндә йөзтүбән капланып ята, башы нигәдер бик каты шаулый. Ул тиз генә хәтерен яңарта башлады. Аның каршында Айдар басып тора, иренең күзләре һәрвакыттагы кебек сабырлар. Шуннан-шуннан, ни булды соң? Кинәт Ләйләнең күзеннән “гөлт” итеп утлар атылып чыкты, аннары берни дә хәтердә түгел. 
Ләйлә акрын гына торып утырды да бүлмәгә күз салды. Ире  бер кулы белән Ләйләнең әнисе Сәкинәнең чәченнән урап тоткан,  икенче кулы белән әтисе Илдар абыйны якасыннан алган да ишеккә таба сөйрәп бара. Әтисе дә, әнисе дә хушсызлар.
— Син, син нишләттең аларны? Беләсеңме, мин сине хәзер нишләтәм?! 
Ләйлә идәннән торып басты да Айдар өстенә ыргылды.
Ир хатынының үз янына килеп җиткәнен сабыр гына көтеп торды, аннары кинәт аның уң аягы хәрәкәткә килде. Бөтен бүлмәгә “ах” иткән тавыш яңгырады. 
—Мине дә үтерде, – дигән уй яшен тизлегендә башыннан үтте Ләйләнең, һәм ул  хушсыз калып диван өстенә килеп төште. Айдар, әбисе белән бабасының гәүдәләрен кулдан ычкындырмый, ишеккә таба юлын дәвам итте.
Туксанынчы еллар башы иде. Айдар, солдат хезмәтен тутырып, туган йортына кайтты. Десантчы булып хезмәт итте. Аннан контракт төзеп, тагын ике ел ярымга калды. Барысы бергә өч ел. Хәрби билетында “Десантник  развед. рота”  дип язылган. Айдар солдат хезмәтенең ничегрәк үткәнен сөйләп йөрмәде. Тик уң як кул башында ярылып киткән зур җөйне күргәч, Айдарның әнисе Халидә апаның җаны өшегәндәй булды. Өйдәге бар кеше Айдар янында бөтерелде. Ә ана улын күзәтте. Егерме өч яшен тутырып килгән малайның чигә чәчләрендә инде ак төсләр күренә иде. 
 
—Ходаем, ниләр күрергә язган булган сиңа, улым? Нигә бу түрәләр ил бүләләр? Нигә үзләре үстермәгән балаларны ут эченә тыгалар?
Баласының ниләр күргәнен аңлар өчен әни кешегә күп кирәк түгел. Икенче улы Алмазның да солдат хезмәтен тутырып кайтасына тагын бер елы бар әле. Аңлап була Халидә апаны. Балаларын ут эченнән кайтканын көткән аналарның җаннары телгәләнә.
Моңарчы сабыр холыклы Айдар үзенең чынбарлыгын кайткан көнне кич клубка чыккач ук күрсәтте. 
—О, Айдар! — дип, каршысына кочагын җәеп килгән сыйныфташны- сугыш чукмары Саматны килә-килешкә сугып екты. Самат солдатка бармады. Тик авылда “сугыш чукмары” дигән даны чыкты. Үзе хезмәт итмәгәнгә, солдаттан кайткан егетләрне үзенең әшнәләре белән бергә тукмарга ярата иде. Бу турыда Айдарга да яздылар, белеп кайтты ул. Башта “Юарга кирәк,” — дип аракысын эчәләр, аннары тотып тукмыйлар. Янәсе, әллә кем булып йөрмә, монда без баш.
Клубка эшсезлектән адашып кергән каравылчы Рәсүл абзыйның күзләре дүрт булды. Әле Саматны болай хушын югалтырлык итеп еккан кеше юк иде авылда. Җен кебек таза. Аңа олылар да каршы әйтергә куркып торалар. Сугыш чукмарында “тукта, олы яки кечкенә кеше, ир-хатын” дигән фикер юк . Ул — авылга баш.
—Энем, нигә аны сугып ектың, бер дә алай ачу китерерлек сүз әйтмәде бит ул сиңа?
—Вакыт уздырып тормадым инде, Рәсүл абый, шунда ук эшен бетереп куйдым, – дип җавап бирде Айдар.
Атаманнары аңсыз калгач, Саматның әнчекләре дә артка чикте. Көтүчесез куркак иде шул алар. 
Буйга алай пәһлеван түгел, метр да җитмеш дүрт. Тик киң гәүдәле, мускуллары бүртеп, күренеп торган солдат егеттән клубтагы кызлар да хушсыз калды. Менә, ичмасам, егет! Самат та әнә хушына килгәч, клубтан сыпыртты. Кызлар бик курка иде аннан.
Айдар клуб эчендә тегесе, монысы белән күрешкәләп йөрде дә, бер кызга да сүз кушмый, аларны аптырашта калдырып, өенә кайтып китте. Бик үпкәләделәр Айдарга: “Харап икән берәүләр, әллә кем булган, бик кирәгең бар иде”,—диештеләр.
Икенче көнне өйдә, әтисенә булышкалап, тегесен-монысын эшләп йөрде Айдар. Кичкә таба урам халкы көтү каршы алырга чыкты. Узган көн яңалыклары барысына билгеле иде инде. Авылга яңа сугыш чукмары кайткан.
—Йә, солдат, хәлләр ничек? – дип, нәрәт бирергә чыккан бригадир Айдар янына килеп утырды.
—Ничек булсын, дембельләрнеке кебек инде, – дип җавап бирде тегесе.
—Ишеттем инде, ярар, әйдә, ул малайга күптән кирәк иде.
—Шуннан ни димәкче буласың?
—Шуннан шул, егет. Иртәгә авыл халкы чөгендер арасын эшкәртергә чыга. Синең карамакка алты буразна. Көчеңне шунда күрсәтерсең, — дип кеткелдәп көлеп куйды бригадир. 
—Минем колхоз басуында утырткан чөгендерем юк.
—Ничек юк?
—Шулай, юк. “Минем чөгендерне утыртыгыз”, дип телеграмма сукканны хәтерләмим.
—Син акыл сатма, яме, башың яшь әле. Авыл халкының барысына да бүлеп бирелгән. Солдаттан кайттым дигәч тә, бигрәк тагын.
—Димәк, калганнарның утырткан чөгендере бар, ә минеке юк.
—Малай, синең белән мин башкача да сөйләшә алам! – бригадирның гайрәт чәчәргә иде исәбе.
—Соң, әйдә башкача сөйләшик, мин каршы түгел.
Айдар бригадирның якасыннан тотып өскә күтәрде. Тегенең аяклары җиргә тияр-тимәс булып калды. 
—Улым, тимә, кешеләр карап тора, җибәр, – дип, Халидә апа улы янына килеп басты. 
Бригадирның аяклары кире җиргә төште. Айдар аны этеп җибәрде.
—Син, абзый, бар, нәрәтеңне биреп чык инде, юкса чөгендереңне чүп басар.
—Солдаттан кайтып гайрәт чәчә, утырткан чөгендере юк, имеш...
Бригадир, шулай мыгырдана-мыгырдана, өй буенча йөрергә китте.
Шуның белән шул. Кызык карарга өметләнгән күршеләр ерык авызларын япты. Ярар, барыбер инде сөйләргә сүз булды. Раят малае бригадирның якасыннан тотып селкегән. Итәкле-сакаллы телефоннар өй буенча таралды. Улы янына Раят абый чыгып утырды. Тыныч, сабыр холыклы иде әтисе. Малайның бик үзгәргәнен ул да чамалады:
—Алай, ну, бөтен авылны кыйнап бетергәч, нишләрсең инде, малай?
—Юкны сөйләмә, әти, нигә авыл халкын кыйныйм инде мин, үзләре сорагач кына инде.
—Чөгендергә чыкмагач, авылда калырга исәбең юк дигән сүзме инде бу?
—Әйе, әти. Мин шәһәргә китәрмен инде, күрәм, авылда тормыш калмаган.
—Анысы дөрес, колхоз дип әйтерлек җире юк. Безгә ярый инде, пенсия килә. Эшләгән кеше акчаның ни икәнен дә онытты. Түләмиләр бер тиен дә.  Кайчан китәсең?
—Иртәгә дип торам, алып кайткан бераз акчам бар, җитәр.
—Ярар, бала-чага түгел инде, үзең беләсең. Әйдә, кичке ашны ашап алыйк та, син киткәнче, бакчадагы печәнне өярбез.
Ата белән бала капка аша йортка юнәлделәр.
Айдар иртүк сөт машинасында шәһәргә килеп кергәндә, шәһәр уянган инде, дип әйтү дөрес булмас. Шәһәр беркайчан да йокламый, көнме – төнме- аермасы юк. Бертуктаусыз шау-шу, машиналар, халык күп. Барысы да үзләре генә белгән юлдан, үзләренә генә билгеле эшләре белән чаба. “Айдар килде әле”,- дип, шәһәрнең исе китмәде. Авылдан бәхет эзләп шәһәргә агылган егетләр көн саен йөзәрләп. Бергә артык, бергә күп- аермасы юк шәһәргә. “Килгәнсең икән, карап карарбыз, ничегрәк килеп чыгар икән”,- дип уйлый шәһәр. Шушында инде егетләр, булдыра алсалар, ныклап аякка басалар, барып чыкмаса, тормыш төбенә тәгәриләр. Тик авылга кире кайтырга дигән уй берсенең дә булмый инде.
Анда тормыш юк, кызлар да юк андыйлар өчен.
Айдарның бергә хезмәт иткән дусты бар иде монда. Урыс егете Николай. Яхшы гына егет үзе, инде беттек, дигәндә дә курку белмәс.Ә андый вакытлары аларның солдат хезмәтен үткәндә күп булды. Якын-тирәдә җәһәннәм кайнаганда да бер-берсен ташламадылар. Андый дуслар арасында милләт, дин аермасы бөтенләй булмый. Бертуганнар кебек яшәделәр. Айдар, кулына Коля язып тоттырган адрес буенча, юлны, автобуслар маршруты тукталышларын белешеп , дусты йортын тапты да ишектәге кыңгырау төймәсенә басты.
—Кем бар анда? – ишек артыннан тавыш иштелде, шуның артыннан ук ишек тә ачылды, сары чәчле ханымның башы күренде. – Сезгә кем кирәк?
—Исәнмесез, миңа Николай кирәк иде.
Ханым Айдарга текәлеп карап торды да:
—Фотода күргәнем бар кебек, син Айдар буласың, ахрысы. Коляның синең турында сөйләгәне бар.
—Әйе, Айдар мин.
Ханым ишекне зур итеп ачты да, егетне бер кулы белән кочаклап, эчкә таба этте.
—Уз, әйдә, уз, син дә миңа улым кебек инде, энем. Икегез өчен дә, чиркәүгә барып, исән-имин кайтыгыз, дип дога кылдым. Килүең бик яхшы булган.
—Кем ул, Тамара? — Залдан Колының әтисе Сергей абый килеп чыкты.
—Менә, Айдар килгән бит, ул инде авылдан килеп җиткән, Коля әле уянмаган да.
—О-о-о, бик яхшы, әйдә, торма анда ишек артында, уз кухняга, чәйләп алабыз.
Коляның әти-әнисе ,Айдарны ике яктан аркасыннан кочаклап, кухняга әйдәделәр.
—Коля, йокы капчыгы, тор инде, Айдар кунакка килде.
Каршы як бүлмәдән дөбердәгән тавыш ишетелде. Аннары Айдар каршына дусты йөгереп чыкты.
—Айдар, друг! – дип, Коля Айдарны кочагына алды.
Соломиннар гаиләсе белән чәй эчкәндә, Айдар шәһәргә эш эзләп килүен әйтте. Авыл тормышы турында сөйләп үтте.
—Алай, – диде Тамара апа. – Без инде авылда тормыш яхшырак, барыбер үз бакчасы бар авыл кешесенең, тамагы тук, дип уйлап йөри идек.
—Шәһәргә бик ышанып килгәнсең, – дип, сүзгә кушылды Сергей абый, – монда да май да каймак түгел. Акча түләүче юк. Шул менә шабашка белән йөргәннәр генә акча күрә. Түрәләр, эшмәкәрләр котырынып йорт, дача сала. Алар таба, алар кулында дилбегә.
Николай телгә килде:
-Айдар бит авыл малае, балта эше таныштыр инде сиңа?
—Таныш, әти янында йөреп өйрәндем.
—Без монда егетләр белән бригада төзедек. Синең кебек оста кирәк. Бригадада яртысыннан күбесе шәһәр егетләре. Таш сала беләләр, штукатурка, плитка дигәндәй. Менә балта эшенә килгәндә булдыра алмыйлар.
—Чынлап, шулай ит әле син, эш эзләп тапсаң да, барыбер акчасын күрә алмассың, түләү юк бер җирдә дә. Бераз акча, бүлмә тапканчы бездә торырсың. Торырсың дип инде, шабашниклар айлар буе өйгә кайтмый, – дип, сүзен очлап кеткелдәп куйды Сергей абый.
Шулай итеп, Айдар белән Николай икенче көнне шабашкага чыгып китте. Эше авыр булса да, акчалы иде. Кулына акча керә башлагач, Айдар торырга кечкенә генә бүлмә дә тапты. Хакын да күп сорамадылар. Тамара апа белән Сергей абыйга рәхмәт әйтеп, Айдар шунда күчте .
—Улым, авылга кайтсаң, әти-әниеңә бездән күп сәлам әйт. Безне онытып бетермә, яме! Үз йортыңа кайткан кебек килеп кер, — дип, Тамара апа Айдарны озатып калды.
Торырга урыны булса да, Айдар анда сирәк кайтты. Икешәр атна кайтмый эшләгән вакытлары булды. Зарланмады, эш күреп үскән авыл малаеның  “Уф!”-дия торган гадәте юк иде. Коля белән гел бергә булдылар. Бригадада төрле милләт кешеләре булса да, тату яшәделәр. Көз айлары җиткәч кенә, авылга кайтып килә алды егет. Энесе кайтырга ярты ел калып бара. Авылда газ кертәләр. Бер тиен күрә алмаган авыл халкы акча эзләп изалана. Авылның күп яшьләре акча эшләргә читкә чыгып киткән. Кулларына бер төргәк акча тоттыргач, Халидә апа белән Раят абзый “Уф!” - дип җиңел сулап урыннарына утырдылар. Кем акча түләми, шуңа газ кертмиләр, дигәннәр.
—Улым, үзеңә каламы соң?
—Бар, әни, борчылма.
—Соломиннарга барсаң, күп итеп сәлам әйт, яме, каклаган казым бар, күчтәнәчкә илтеп бирерсең!
—Ярар, әни, шулай итәрмен, – дип җавап бирде уллары.
Казны илтә баргач, Коля шыпырт кына Айдарга эндәште:
—Тагын ике көннән чыгып китәбез, кызлар янына барып киләбезме?
—Бармыйча булмас, эш дип инде, кызлар онытып та бетергәннәрдер безне.
Николайлар йортыннан ерак түгел кызлар тулай торагы бар, егетләр күптән инде анда барып йөрергә ияләнгәннәр иде. Вахтада торган апалар ике акыллы егетнең килеп йөрүенә сүз әйтмәделәр. Үзләре эчеп, котырынып йөрми. Бик гайрәт чәчкән егетләрнең колак төпләренә утыртып тынычыландыра беләләр.
Билгеле инде, бу ике егетне кызлар да яратты. Беркайчан куллары буш булмый, күчтәнәчсез килмиләр, акчалары да бар. Айдар белән Коляны сагынып каршы алдылар.
—Абау, сез онытылып беткәч кенә киләсез безгә. Башка җирдә кызлар таптыгыз мәллә?
—Әйе, таптык, безнең кәләшләр: мастероклар, балта, пычкы, чүкеч, кадаклар, — дип, Николай авызын ерды. — Аз гына вакыт булуга сезнең янга инде, кызлар.
—Шулай дип ялганлаган булыгыз инде.
Кухняга тәмәке тартырга керде егетләр. Шунда күрше бүлмәдән бер кечкенә гәүдәле, җыйнак кына кыз килеп чыкты.
—Исәнмесез, – дип, кыз тыйнак итеп егетләр белән исәнләште дә аш салырга кереште.
—Шундый чибәр кыз, күргән юк иде сезне моңарчы, исемегезне белсәк, начар булмас иде туташ, – диде Николай.
—Ләйлә, — дип исемен атады кыз.
—Кара, яшьти, нинди чибәр кызлар бар икән монда, исеме дә матур — Ләйлә, әйеме. Яшьти, сиңа әйтәм, чукрак мәллә? — Николай дустына таба борылып карады. Айдарның авызы ачык, кыздан күзен ала алмый тора.
Коля дустының хәлен бик тиз чамалап алды.
—Ну всё, пропал Айдар друг.
Кызлар янына кергәч, Коля шаяруын дәвам итте:
—Кызлар, Айдар сезнең янга башка килмәскә булды бит әле.
—Кая, ничек, нигә әле шулай? – Кызларның күзе Айдарга төбәлде.
—Менә, сезнең теге кечкенә, күрше кызына гашыйк булды бит!
—Коля, җитте инде! – Айдар Коляга йодрык селкеде.
—Ләйләгәме? – Кызлар бер-берсенә карашып куйдылар. – Алай икән, бәлки, үтәр әле, алай бик хай димәс. Шыпырт җил сасы була.
Кызлар әйткәнчә булмады шул. Айдар, вакыты булган саен, Ләйлә янына йөри башлады. Вакыты булган саен, кыз янына ашыкты. Кыз аны елмаеп каршы алды. Кечкенә генә буйлы булса да, кыз үтә чибәр, буй- сыны курчакныкы кебек төз. Айдар аны үч төбенә утыртып йөрерлек була кайчак. Егет чын – чынлап гашыйк булды. Башта кыз карышса да, тора-бара егетне үз куенына алды. Инде Айдар кунып та кала башлады.
—Бер егет алдалап качты мине, – дип еласа да Ләйлә, кыз түшәк өстендә үзен бик оста тотты.
Бер генә микән? Ошамаган. Айдар хатын-кыз күрмәгән егет түгел. Ансын гына аера белә. Чын-чынлап оста хатыннар кебек назлады кыз егетне. Айдар кызның иркәләүеннән берни тоймас, аңышмас хәлгә килә ул вакытларда. Егетнең төрле шикле уйлары кыз кочагына килеп керү белән юкка чыгалар. Юк, үзен берничек тә шушы кыз назыннан аерыр көч таба алмады Айдар. Ләйләнең туган йортына кайтып, әти-әнисе белән дә танышып килделәр. Сәкинә апа белән Илдар абый алай карт түгелләр, пенсия яшенә җитмәгәннәр. Айдарның бер алдына – бер артына төштеләр, елмаеп кына тордылар. Сәкинә ханым җитез булса, Илдар абый бик тыныч, хатынының авызына гына карап тора иде. Тик менә йортлары бик иске. Сарай, мунча дигәннәре ишелергә тора. Коймасы, капкасы дигәндәй, бик төзек дип әйтеп булмый.
—Ярар, энем, — диде кич чәй эчкәндә Ләйләнең әнисе, — шул көзләргә туйны итәрбез инде, балалар.
Туй дигәч, Айдар сискәнеп куйды. Ул бит әле туй турында бер сүз дә әйтмәде, тәкъдим дә ясамады. Ничек алай бик тиз? Төрле уйлар белән кире шәһәргә кайтты егет.
—Мин аңламадым, нигә әниең туй диде ул, мин сиңа тәкъдим дә ясамадым бит әле.
—Ясама, теләмәсәң, – диде кыз, – бер тапталганны таптап китүе кызык сезгә.
Ничек итсә итте, Сәкинә ханым үз дигәненә иреште. Айдар туган авылында гөрләтеп ике көн туй үткәрде. Аннары кода-кодагыйны, күрше-күлән, туган-тумачаны йола буенча атна буе кунакка чакырып, сыйлап йөртте. Раят абый белән Халидә апа алҗысалар да шат иделәр, килен күрү бәхетенә ирештеләр. Ләйләгә “кызым-кызым” гына дип тордылар. Тик менә ни өчендер Сәкинә апа белән Илдар абый гына, җавап итеп ,кода-кодагыйны кунакка чакырмадылар.
—Кем белә, бәлки аларда башкачадыр, — дип кенә куйды Айдарның әнисе.
Кире шәһәргә кайткач, Айдар инде шабашка эшен ерактан алмый башлады. Кунарга гел яшь хатыны янына кайтты. Коля белән Айдар икесе дә бригадир ролендә. Эш күп, кайчак Айдар соң кайта. Моның өчен ул Ләйләдән күп үпкә сүзләре дә ишетә.
Яшьләр янына ай саен Сәкинә ханым килергә ияләнде. Акрынлап, кияүгә ни эшләргә кирәген өйрәтә башлады. Инде Айдар чамалый, әби-әби генә түгел, ә генерал икән бит. Аннан Илдар абый да, Ләйлә дә бик куркалар икән. Гомумән, Илдар абый басылып беткән, үз сүзен әйтә алмаслык бәндәгә әйләнгән. Ирлеген югалткан ир, билгеле, хуҗалык карамый. Эшенә бара, кайта, алдына куйганны ашый. Эшлә дисәләр эшли , юк икән- тик утыра.
Кияүгә биргәч, әнисе кызын да ничек итеп ирне кулга алырга икәнен өйрәтергә тотынды. “Кызым, Айдар һаман сине тыңламый, ник алай ул үз сүзен сүз итә? Ник син аңа ирек бирәсең? Бөтенләй басып бетерә бит сине!”
Кияүгә дә бәйләнә башлады:
—Нәрсә, кияү, эштән иртә кайтып булмыймыни? Бер сүз әйтеп булмый сиңа. Минем белән гел сүзгә киләсең. Һаман болай тора алмыйсыз. Төзелештә эшләп фатир булдырма инде. Кит моннан, булмаганны...
Айдарның акчасы бар үзе, бер бүлмәле фатир алып була. Тик ике бүлмәлесен исәптә тота иде. Ә анысына бераз акча җитеп бетми. Ләйлә авырайгач, Айдарга бөтенләй көн бетте. Эштән кайтса, Ләйлә тавыш чыгарды. Анысы – алай түгел, монысы – болай түгел. Әби атна саен килә башлады. Хәзер ирне ике яктан талыйлар.
—Кызым, исенә килергә ирек бирә күрмә, гомерең буе иреңне көйләрсең, –дип тукып кына торды Сәкинә ханым кызына.
Ни булганын аңышмый башлады Айдар. Тыйнак кына Ләйлә, бер алдына, бер артына төшеп елмаеп торган әбисе, кинәт кенә ике аждаһага әйләнделәр. Ул күбрәк уйчан йөри башлады. Болай да аз сүзле, бөтенләй сөйләшмәс булды. Моңа Коля да игътибар бирде:
—Айдар, сиңа нәрсә булды? Бик нык үзгәрдең, безгә дә килмәс булдың. Әни дә сине сорый, кая югалды, ди?
Айдар өйдә булган хәлләрне дустына сөйләп бирде.
—Да, брат, мочат тебя капитально, бәлки, аерып җибәрерсең. Болай яшәп булмый бит инде.
—Балабыз туарга тора бит, Коля.
—Бала тугач, бөтенләй бетерәчәкләр сине, анда инде бала белән куркытып. Үзең чамала, брат. Мин кызлардан белешәм әле. Алар белмичә кисәтмәгәннәрдер сине. Бер-бер хәл бар монда.
Шулай аерылыштылар дуслар.
Айдар өенә кайтып китте. Ачкыч белән ишекне ачып кергәч, аңышмый торды. Бүлмә эче буш. Өстәлдә хат ята. “Торырга фатирың булгач, килеп алырсың, белдеңме!”
Хат Ләйлә кулы белән язылса да, сүзләре Сәкинә ханымныкы. Айдар урындыкка утырды да уйга калды.
—Бер бүлмәле булса да, фатир алмый булмас инде.
Икенче көнне Айдар акчасын алып фатир эзләп чыгып китте. Төзелеш өлкәсендә эшләгәч, кайда арзанрак бәягә алып була икәнен хәбәрдар иде ул. Озак эзләмәде, юньле хакка тиз тапты. Кухняга- гарнитур, өстәл, залга- диван, стенка кебек әйберләр алырга да акчасы калды әле. Шул эшләрне бетереп йөргәндә кәрәзле телефон шалтырады. Әбисе Сәкинә:
—Нәрсә, хатын кайтып китте, дип иркенләп йөрисеңме? Ләйлә кыз алып кайтты. Тфү, ир булып йөргәнең.
Айдарның башы әйләнеп китте. Ләйлә белән кичә генә сөйләшкән иде бит, аны-моны әйтмәде. Анасы сүзен тыңласа да, хатыны аңа көн саен шалтыратып торды. Үзенеке-үзенеке инде, Ләйләнең Айдарны читкә бер дә җибәрәсе килми шул.
Тормыш үз җае белән дәвам итте. Айдар хатынын бала тудыру йортыннан туры яңа фатирына алып кайтты. Гөрләтеп бәби туен да үткәрделәр. Авылдан әти-әнисе белән энесе, Соломиннар гаиләсе килде. Әби белән бабай да, ничектер, моңарчы тавыш булмаган кебек бәйрәм иттеләр. Кечкенә Рәсиләне кулларына тотып карау бәхетенә ирешү өчен ,олылар чират торды.
Шунда Ләйлә Айдарга үтенечен җиткерде:
—Айдар, туганнан туган Лилияне тулай торактан чыгарганнар, торырга урыны юк, бәлки, бераз торып торыр?
Айдарның ата булу бәхетеннән дөнья түгәрәк, бары тик яхшылык кына эшлисе килеп тора.
—Ярар соң, торсын, сиңа иптәш булыр, – диде.
Ир белән хатын өстәл артында шулай сөйләштеләр. Яннарында утырган Николай барын да ишетеп торды. Айдарның ризалыгын ишеткәч, Ләйлә яшендәге кызга карап алды да, үз алдына гына әйтеп куйды:
—Не одобряю.
Әти кеше гаилә өчен тагын да ныграк тырыша башлады. Эштән кайта-кайтышка тизрәк кызы янына ашыкты. Яратты, бик яратты Айдар кызын.
Яшь гаилә янына Лилия дә күчеп килде, Ләйләгә булышкалый башлады. Бар да җайланып бетте дип йөргән ир бу бәхетле мизгелләрнең вакытлы булуын чамалый алмады.
Шулай эштән кайтып керде Айдар. Өйдәгеләр күтәрелеп кенә карадылар аңа, ул да моңа артык игътибар бирмәде. Бәлки, арыганнардыр, дип уйлады. Карыны ачкан иде, тизрәк кухняга узды. Тик нигәдер ашарга пешмәгән.
—Әнисе, ашарга пешермәдеңмени?
—Көне буе бала кара, ашарга пешер, хезмәтче мәллә мин сиңа?
—Ник, сез бит икәү, өйдә Лилия дә син, берегез пешерә ала иде бит инде.
—Нәрсә, мин генә җитмим, туганымннан да хезмәтче ясарга исәбеңмени хәзер?
Айдар җил кайсы яктан искәнен чамалый башлады. Тагын башланырга тора, димәк. Аның алай тавыш чыгарсы килмәде.
—Ярар, үзем ашарга куеп җибәрәм, – дип, кухняга чыгып китте.
Аш салып җибәрде дә ванна керергә җыена башлады.
—Әнисе, мин юынып алам, ит кайнап чыкса, күбеген генә җыеп алырсың, яме?
—Үзең җыя алмыйсыңмыни, аннары ваннага керер идең, – дип, сүзгә Лилия дә кушылды.
Ир ишетмәмешкә салышты. Юынып чыкты да тагын аш хәстәренә күмелде. Бик карыны ачкан иде.
—Ух, ашыйсым килә! — дип куйды.
—Бер дә ач кешегә охшамагансың, тавышың яхшы чыга, – дип ,Лилия каныгуын дәвам итте. — Ләйләне хезмәтче итеп бетергәнсең. Ә бәйләнә белә, анысына оста.
Кызлар инде күптән, талап, ирләрне җиңеп була икәнен әниләреннән өйрәнгән. Шуңа берсе иренә ябышса, калганнары да калышмый. Айдарның мондый хәлгә калганы бар. Алай гына түгел, Ләйләнең туганнары Айдарны булдыксыз, ялкау, усал, әшәке, Ләйләне көне-төне талап ята дип, бар дөньяга сөйләп чыктылар. Хәтта элеккеге союздаш републикаларга кадәр туганнарына шалтыраттылар. Нахак аларда бик күп, жәлләми өләшәләр. Билгеле инде, боларның барысы башында Сәкинә ханым торды. Айдар нык күзәтү астында, һәр адымын, һәр сулышын гаеп иттеләр. Айдар шаярса да — начар, җитди сөйләсә дә — үзен әллә кемгә куйган булып йөри кияү балакай.
Инде ир чамалады. Ләйләләр белән авылда беркем аралашмый, күрше-күлән аларны читләтеп үтә. Айдар белән аралашканда:
—Әллә нинди көнчел, нахак яга торган кешеләр алар, — дип әйткәлиләр иде.
—Сәкинә авыргач, күрше хакы дип, өен карап, чәйләрен куеп тордым. Ярты ел элек үзем операция ясатып кайттым. Йортны караштыра алмассың микән дигәч, вакытым юк диде. Больницадан кайткач, хәл белергә дә кермәде Сәкинә ,— дип сөйләде күрше апасы.
Күршеләр бераз Айдар белән аралашырга куркып йөрсәләр дә, кияүнең Сәкинә кебек кара үчле, сүз йөртә торган түгел икәнен тиз белеп алдылар, шуңа кунакка кайтканнда әллә каян кычкырып сәлам, капка төбенә чыкса, иркенләп сөйләшә бирәләр иде.
Сәкинә ханымга бу бер дә ошамады. Шулай булмый ни, кияүне әшәке кеше итеп кеше алдында күрсәтү читенләште аңа. Халык үзенчә хәл итте. Сәкинә теләгәнчә түгел. “Их, нинди егетләр шундый кешеләр кулына килеп эләгә бит!” – күршеләрнең Айдар турында фикере шулай булды. Аңа карап нәсел белән талау тукталмады.
—Кода-кодагыен, әйтмим дә инде, ике ялкау. Ләйлә аларга кайтса, кодагый кузгалмый да икән. Бар эшне кызыма өеп калдыра. Кодасы аннан калышмый, йортта бер ни эшләми үзе.
Билгеле инде, Сәкинә үзләрнең иске йортында гомер иткәннәрен, каралты-куралары ишелергә торганын исенә дә китермәде. Халидә апа белән Раят абыйның шыңгырдап торган таза, төзек, чиста хуҗалыгы ук аларның нинди тырыш кешләр икәнен сөйләп тора шул.
Сәкинә белән Илдар шуңа да күршеләрне күрә алмас булды. Бар яктан аларның иске йортларын таза хуҗалыклар урап алган. Сарайларында икешәр баш сыер, берничә симертеләсе бозау, сарыклар, ул тавык-чебеш, каз-үрдәк. Ә үзләренең хуҗалыгында көчкә ун тавыкка җитә. Алар аны күрмәде, утыз елга якын бергә яшәп тә үзләре булдыра алмады. Тик барыбер күршеләрне сөйләделәр: сараннар, акча кортлары һ.б.
—Атлаган саен сине көйләргә, кем әле син шулкадәр? — дип, кыз һаман туктамамады. — Бераз өйдә шыпырт кына йөрсәң дә ярар.
Айдар аңышты: Лилия квартирага торырга аны чынлап бөгеп бетерү өчен кергән икән. Моны вакытында туктатырга кирәк. Ул Лилия каршысына килеп басып:
—Син минем йортка кереп, мине таларга җыенасың ахыры, кызый? Мин сиңа ирек бирмәмен, аңладыңмы? Кеше йортында тавыш чыгарып йөрергә сиңа кем рөхсәт бирде соң әле? Үз йортымда мин сөйләшергә тиеш түгел икән. Бераз үзең ир белән хатын арасына кысылмый торсаң, минемчә, яхшырак булыр.
Лилиянең күзләре шар булды. Алай булырга тиеш түгел бит. Ул болай каты, кискен җавапка әзер түгел иде, куркып китте, күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Әйе, өелеп ябышканнар, гадәттә, куркак булалар.
Лилия тиз генә киенде дә әйберләрен алып чыгып китте.
—Ник аңа шулай дидең инде? – дип Ләйлә ысылдады, – эндәшмәсәң ярамый идемени?
—Көннең көнендә эндәшми генә үз йортымда яшәргә кушасыңмыни миңа? Вакытында туктатырга кирәк.
Ләйлә телефонга барып ябышты:
—Алло, әни...
Ярты сәгать эчендә, Айдарның Лилияне өйдән куып чыгарганы, Сәкинәнең бар туганнарына мәгълүм булды.
Кичерә алмады Сәкинә баш бирмәс киявен. Барысы да аннан куркып тора, каршы сүз әйтми, барысы да. Ярар, бу юлы план барып чыкмады, җебегән Лилия булдыра алмады. “Җиңдем”,- дип уйлама кияү, “Сәкинә” диләр мине.
Хәтирәнең авылдан шәһәргә авышу сәбәбе башка авыл кызларыныкыннан аерылмый. Сазга баткан фермадан, чөгендер чүбеннән качып килде ул. Тик шунысы: ул моңа егерме дүрт яше тулгач кына батырчылык итте. Укымышлы кыз, башта авыл мәктәбендә бер-ике ел укытты, аннары гына авылны ташлап чыгып китте. Туган апасы ике бүлмәле фатирда үзе генә яшәп ята иде, кызны үзенә иптәшкә чакырды:
—Авылда тормыш та, аек кияү дә юк. Әйдә минем янга шәһәргә, — диде.
Кияү дигәннән, Хәтирә кич клубка чыгуның бер дә кызыгын тапмады. Авызларыннан көмешкә исе килеп торган егеләр белән аралашуны кирәксенмәде, чөнки Хәтирәнең әтисе беркайчан аракы белән шаярмады. Шулай итеп, кыз өйдә утыра торгач, егерме дүртне дә тутырды. Шул ук апасы ярдәме белән төзелеш оешмасына генераль директор Соломин Сергей Ивановичның сәркатибе булып урнаша алды. Хезмәте авыр түгел. Белеме булган кыз документлар эшен тиз төшенеп алды. Торуы шул апасында булды, кичке клубларга да барып егетләр эзләп йөрмәде. Чынлыкта, мәхәббәт дигән хис кызга әле таныш түгел иде.
Ул шулай иртән эшенә килеп утыра да эшкә ябыша. Сергей абый өчен мондый сәркатиб чын бүләк кебек булды. Күп нәрсәне кушканны көтмичә эшләп куя, бар шартын китереп, документларны тутыра. Директорга инде кул гына куясы кала. Шуңа күрә Сергей абый кызның хезмәт хакын да бераз арттырды.
—Исәнмесез, хуҗа мондамы икән?
Кыз башын күтәреп ишеккә карады. Ишектә мөлаем генә ир басып тора. Шундый ягымлы итеп елмайган үзе. Кызның өстенә бер чиләк кайнар су койгандай булды.
—Монда, сез кем буласыз, абый?
—Айдар булам мин, сеңлем. Миңа хуҗа кирәк иде, – дип, ул тагын елмайды.
Елмаюы шуның кадәр матур булып чыкты, кызның сулышы капты.
—Ә, әйе, ул сезне көтә инде, керегез, – диде кыз, көчкә телен әйләндереп.
—Рәхмәт, – диде дә Айдар Соломин янына кереп китте.
Хәтирә, хәле китеп, урындык аркасына сөялде. Нәрсә булды соң әле бу, нигә сулышы капты, нигә хәле китте? Кыз күзләрен йомды, тагын ирне күз аллады. Әллә гашыйк булды инде? Аның бар күзәнәкләре, бар геннары “Булса ни? Мин — хатын-кыз!” – дип, котырынып эшләргә тотынды.
—Ходаем, аның чыкканда кабат минем яннан узасы бар.
Кодрәтеннән килсә, кыз директор ишеген мәңге ачылмаслык итеп кадаклап куяр иде. Чыкмасын, чыкмасын. Күңелен биләп алган ят хистән курыкты ул. Тик язмыш син теләгәннең киресен генә эшләп тора. Ишек кабат ачылды, мөлаем ир кабат кыз янына килеп басты.
—Кара, нинди чибәр кызлар эшли икән бездә, һаман эш дип, күрмичә дә йөрим икән.
Хәтирә кызарып чыкты: “ Ул миңа игътибар итте, итте!”
Айдар үзе кыздагы алышуны күрмәде, саубуллашып чыгып та китте. Үз мәшәкате муеннан: монда эш, өйдә тавыш.
“Аның бит уң кулында балдагы бар, өйләнгән, ул гаиләле, исеме кем әле? Айдар – балдагы бар, Айдар – балдагы бар...”
Баш чигәләре түзә алмаслык булып кысылды, көне буе ни эшләгәнен тоешмый йөрде кыз. Аның шулай исәреп китүен Сергей абый да сизеп алды, шуңа өенә кайтарып җибәрде.
Бар, кызым, кайтып ятып тор, авырыйсың, ахыры, – диде.
Хәтирә ничек апасы фатирына килеп җиткәнен дә сизмәде, кайтты да ятты. Апасы чәй эчәргә чакыргач та тормады. Хәтта күзен йомарга да курыкты, күзләрен йомды исә, аның каршына елмаеп Айдар килеп баса.
—Айдарррр... – кыз йокыга талыр алдыннан шулай пышылдады.
Көн артыннан көннәр үтә торды, яз да җитте, Айдар да офиска керми тормады, билгеле. Хәтирә аны ялкынлы күзләре белән каршы алды, шундый ук күзләр белән озатып калды.
Бер көнне Соломин бар офиска хәбәр салды:
—Иртәгә, шимбә көнне, барыбыз да табигатькә чыгабыз, эш дип монда язны күрмичә калып булмас.
Тормыштан тәм таба белә Сергей абый. Билгеле, язның бер генә көнен булса да, күреп калырга тели иде.
Икенче көнне барысы да җыелып автобус белән елга ярына таба кузгалды. Айдарның хатыны тагын әнисе янына кайтып киткән. Инде ничәнче тапкырын.
—Ярар сиңа, мужикмы син, юкмы, кабат артыннан кайтырга җыенасың. Менә бу юлы кайтма. Бераз котырынмый торырлар. Нишләрләр икән? — Коля дустын үгетләп күндергән иде.
Автобуста Айдар белән Хәтирәнең урыннары бергә туры килде, кыз ниләр кичергәндер бу минутларда. Бәлки, автобус беркайчан туктамасын, дип теләгәндер. Айдар исә кыз ягыннан ниндидер бер җылылык, ягымлы дулкынлы караш тоеп барды. Ир күңеле таш түгел, сизде ул, аның җаны шундый назлы карашларны бик сагынган иде шул.
Килеп җиттеләр. Аланга таралыр алдыннан, Соломин эндәште:
—Яшьләр учак өчен утын әзерли, олылар табын хәстәрли!
Һәркем үзенә кушылган йомышны башкарырга дип таралды. Хәтирә, яр буенда инде коры ботаклар калмаган дип, урман эченәрәк атлады. Шулай ботак җыя-җыя, ул имән агачы янына барып туктады. Кыз аның астарак корыган ботагын күреп алды. Моны сындырсаң, яхшы булачак инде. Кыз, сикереп, ботакка асылынды. Тик имәннең алай җайлы гына бирешәсе килмәде. Башта авырлык белән генә ботагын аска төшерергә ирек бирде, инде булдырдым дигәндә, Хәтирәнең кофта якасыннан эләктереп өскә күтәрде. Менә булды да: кызның ике аягы да җиргә тими асылынып калды.
—Коткарыгыз, зинһар!
Тавышка, йөгереп, Айдар килеп җитте. Ул кызны кочаклап алды да, кофтасын ычкындырып, җиргә төшерде. Тик кочагыннан чыгарырга теләмәде. Шундый кайнар тәнне аның күптән кочканы юк инде, ә күзләре төпсез диңгез кебекләр, их, кереп чумасы шул диңгезгә, мәхәббәт дәрьясында йөзәргә иде бер. Кыз да Айдарның кочагында ир кичергән хисләрне кичерде. Ул шушында сөйгәне кочагында үләргә дә әзер иде. Тик тәрбия үзенекен итте.
—Җибәрегез, Айдар абый, яхшы түгел.
Ир теләр-теләмәс кенә кызны кочагыннан чыгарды. Кире аланга алар бергә кайттылар һәм кичкә кадәр бергә булдылар. Айдар нәкъ элеккечә гел шаяртты, эш тә онытылды, гаиләдәге тавыш та. Нидидер үзендә бер җиңеллек тойды ул. Кыз да аннан күзен алмады, аның һәр әйткән сүзенә рәхәтләнеп көлде, ул теләгән ризыкларны алып бирде. Иртәгә дөнья бетсә-бетсен, алар бүген иң бәхетлеләре. Гашыйклар әйләнә-тирәне күрмәделер, тик әйләнә-тирә аларны кичкә кадәр күздән ычкындырмады.
Дустын таный алмый күзәтеп утырган Николай үзалдына: “Бәлки, дустым, синең өчен шулай яхшырак булыр,” – дип куйды.
Дүшәмбе, Айдар эштән кайтышка ,Ләйлә өйдә иде инде. Атасын күрүгә, кечкенә Рәсилә мүкәләп килде дә Айдарның балагына тотынып торып басты. Аннары аңа кул сузды. Янәсе, әти күтәр инде, мин кайттым бит.
Айдар, иелеп, баланы кулына алды да, яратып, күкрәгенә кысты:
—У-у-у-у, кызым, дәү булып үсеп килгән икән.
—Нәрсә, килмәсләр дип уйлаган идең мәллә? — кухнядан Ләйлә тавышы ишетелде. — Бер шалтыратып карамадың, исең дә китмәгән синең. Миннән котылып, рәхәттә яшәргә уйлаган идеңме? Әнә, әни борчылып, урын өстенә ауды. Синең аркада ул шундый булды.
Бераз котырынмый калсыннар, нишләрләр икән? Димәк, әбинең агуы чыга алмагач, кан басымы күтәрелгән.
—Килгәнсең бит әле.
—Килдем шул, ничек килдең, диген. Көчкә, бала өстерәп, кулларым өзелә дип торам. Ник кайтып алмадың?
—Моңарчы кайтып алганнар да җитәр, авыр булгач, предсидәтелеңә әйт идең, китереп куйган булыр иде.
—Нәрсә-ә-ә-ә? — Ләйләнең күзләре шар булды. Каян белә ул аларны?
Ләйләләр ягына кайткан саен шуны белде Айдар. Күршеләрнең дә төрлесе була бит. Бар тик кенә йөргәне, бар күп сөйләшкәне. Менә шулары барын да сөйләп бирде. Ләйлә үз вакытында күп ирле хатыннарны елаткан. Чын-чынлап азгын тормыш, бәлки, озак та барган булыр иде, тик колхоз рәисе Ләйләне посадка янында барган машинасыннан тибеп төшереп калдыра. “Ычкын моннан, шалава, күземә күренмә башка!” Шушы хәлдән соң әни кеше тизрәк кызны кияүгә олактыру ягын карый. Айдарны күргәч үк кызына әйтә:
—Кызым, ычкындырма моны, айныганчы туй хәстәрен күрергә кирәк булыр. Фатирын алсын, бәбәй алып кайтып бир, аннары яхшылап бөгәрбез аны. Бөгелмәсә, чыгып китәр, фатир сиңа калыр.
Акыллы баш та инде Сәкинә ханым, кызының озак тора алмаячагын белде ул.
—Әниең белә идеме соң шулай йөргәнеңне?
—Белеп торды, ник белмәсен, өй телефонына да шалтыраталар иде.
—Нәрсә диде инде?
—Бер сүз әйтмәде.
Әйе, “оят, намус” дигән нәрсә аларга таныш түгел.
—Нәрсә карап торасың миңа шулай? – диде Ләйлә, Айдар каршысына килеп . – Чыкканнардыр бит сиңа кияүгә.
—Чыктың инде, машинадан тибеп төшергәч, кая барасың. Гайбәт җыя белмәгән егет, эләктереп калырга менә дигән.
Элек ,хатыны белән сүзгә килгәндә, Айдар үзен бик авырайган кебек сизә иде, бу юлы берни дә тоймады, әйтерсең, ике чит кеше сөйләшеп тора. Ләйлә урынга сыгылып төште дә еларга тотынды, читен шул, кайчак үз пычрагың белән битеңә бәрсәләр. Ир аны юатмады да, хәтта янына да бармады. Кызын алдына утыртып, телевизор карарга утырды. Ул, билгеле, фатирны калдырып чыгып китә ала. Тик менә бу азгын кулына баланы ничек калдырасың? Нәрсә күреп үсәр? Анасы юлыннан китмәс, дип кем әйтә ала. Закон хатын-кыз ягында шул, бу ирләр өчен беркайчан чишелмәслек мәсьәлә.
Икенче көнне Айдар торып эшенә китте, ир белән хатын , бер- берсенә күтәрелеп, бер сүз дә әйтмәде. Шулай сөйләшми атна узып та китте.
Ул офиска кергәләп йөрде, йомышы булса да, булмаса да шунда сугылу ягын карады Айдар. Аның кергәнен, ишек ачылган саен күтәрелеп карап, көн саен, сәгать саен, минут саен Хәтирә көтте. Очрашкан саен озак итеп сөйләшеп тора башладылар. Айдар ,солдат хезмәтен сөйләп, кызны көлдерә иде, кыз авылда булган вакыйгаларны. Рәхәт иде аларга икәү бергә булганда. Ике мәртәбә төшке аш вакытында су да коенып кайттылар. Тик якынаеп китәргә берсе дә адым атларга кыймады. Хәтирәне әти-әнисенең яхшы тәрбиясе кулыннан тотты, гаиләле кеше бит, ярамый. Айдарның Ләйләгә бернинди тойгылары калмаса да, аны Рәсилә кызы җибәрмәде. Кызын ул хатын кулына калдырып китәргә курыкты, шулай вакыт бара торды.
Җомга көнне Айдарның эше иртә бетте. Шуңа ул өйгә төштә үк кайтып керде. Ишек ачылган тавышны ишетеп, Ләйлә ноутбук артыннан сикереп торды да кухняга чәй куярга йөгерде. Рәсилә юк, ул бакчага йөри башлады, инде һаман баланың теле ачылмый. Хатыны болай, ул кайтышка ашарга әзерлим дип, бик ашыгып тормаганын белгән ир, бераз аптырап куйды. Нәрсә булган моңа? Ул залга чыкты да ноутбукка күз салды. Ләйлә ашыгып битен япмый калдырган. Анда яшь кенә егетнең фотосы һәм аста язып җибәргән SMSкасы тора иде: “Матурым, кабат кайчан очрашабыз инде, сагынып беттем мин сине.”
Айдар хәле китеп урындык өстенә утырды. “Кабат очрашабыз”, дигән, димәк, беренче генә түгел инде. Ир үзен тиз кулга алды, клавиатурага басып җавап язарга тотынды.
—Син кайчан телисең, шунда, алма бөртегем.
—Әйдә, бүген үк, ирең кайтканчы, көндез.
—Ирем соң гына кайта, ашыкмасак та була, кайда очрашабыз соң?
—Шул элеккеге урында инде.
Айдарга билгеле түгел шул аларның очрашкан урыннары:
—Бәлки бүген башка урында очрашырбыз.
—Әйт кайда икәнен, мин синең белән очрашу өчен теләсә кая бара алам.
—Шәһәр читендә яңа фонтаннар бар бит, шунда, өченче фонтан янында, әйтик ярты сәгатьтән соң, очып килеп җитәрмен, сагынып беттем инде.
—Мине инде шунда дип уйла, җаным, көтәм, пока.
—Пока, матурым, мине күргәч исең китәр әле... – дип куйды Айдар үзалдына.
Айдар телефонын алды да Николайга шалтыратты:
—Коля, машинаңны кабыз да минем янда бул, биш минут вакыт сиңа.
—Яхшы, мин хәзер.
Дуслар күптән инде бер-берсен белеп бетергәннәр, озаклап аңлатып торасы юк. Калганын юлда сөйләшерләр.
Айдар, үрелеп. Ләйләнең телефонын кесәсенә салып куйды, аннары, шап итеп, ноутбукны япты. Шалт иткән тавышка хатыны чыкты.
—Нишләтәсең син аны?
—Менә бер егет очрашуга чакырды, бармыйча булмас, дип торам.
Ләйлә агарып китте, нинди хата ясаганын чамалап алды да ноутбукка үрелде, ләкин өлгермәде. Ире ноутбукны, шартлатып, өстәл почмагына бәрде. Бетте, чәчелде барысы да. Ләйлә дә аңлап алды.
—Айдар, син дөрес аңламагансың, мин сиңа хәзер барын да аңлатам, — дип, нидер сөйләнергә тотынды.
Ир инде аны ишетмәде, хатынын этеп җибәрде дә ишеккә юнәлде, аягына авыр ботинкаларын киеп, тышка атылды. Аның артыннан атылып чыккан Ләйлә подъезд тәрәзәсеннән күреп калды, машинасы белән Николай килеп туктады, аңа Айдар утырды һәм алар кузгалып китте.
Хатын томандагы кебек кире фатирга керде, калтыранган куллары белән шәһәр телефонында код җыярга тотынды.
—Алло, әни ...
Көне җиләс, рәхәт шундый. Фонтаннар янында тагын да. Камил, изүләрен чишеп, эскәмиягә терәлеп утырды, ике кулын ике якка җәеп куйды. Хәзер Ләйлә килеп җитәчәк. Ух, ул хатын, түшәктә ниләр генә кыланмый. Шунда аның каршысына ике егет килеп басты. Камил тураеп утырды:
—Исәнмесез, егетләр, берәр соравыгыз бар идеме әллә?
—Әйе, бар иде, — диде берсе. – Бер егет шушында очрашуга чакырган иде.
Камил куркуыннан каушап калды. Ләйләнең ире! Ул торып басмакчы иде, тик Коляның саллы йодрыгы аның касыгына кунды. Камил сулыш ала алмас булып бөгелеп төште. Бу башы гына икән әле. Айдар аның чәченнән тотты да башын фонтанга батырды. Сулыш ала алмас булып тончыга башлагач, кире тартып алды. Камил еш-еш сулыш алырга тотынды, укшый башлады.
Аны иягеннән тотып, йөзен өскә күтәрделәр.
—Нәрсә, йөрәк маем, серләшеп алабызмы?
—Егетләр, барын сөйләп бирәм, кыйнамагыз гына!
—Сөйлә.
Алар интернет аркылы танышканнар, ике ай инде очрашалар, егет барын да калтырана-калтырана сөйләп бирде.
—Кыйнамагыз мине, зинһар өчен.
Айдар, эскәмиягә утырып, шырпы кабын чыгарды да тәмәкесен кабызды, аннары егеткә эндәште.
—Юк бул хәзер үк күз алдымннан.
Камилдән җилләр исте.
Айдарлар йортына килеп туктагач, Коля машинаны сүндерде дә бер кулын дусты җилкәсенә куеп эндәште:
—Айдарик.
—Нәрсә?
—Әйдә бүген өйгә кереп торма, ә? Безгә кайтабыз, әни дә сине күптән күргәнем юк, ди. Сөйләшеп утырырбыз, куна да калырсың. Әйдә, бүген өйгә кайтма, ә?
Ул дустының халәтен күрде. Сабыр Айдар сабырлыкның төбенә төшеп җиткән. Ә сабыр төбендә алтын тапмаган. Сабыр төбендә алтын юк! Бу килеш хатыны янына кайтса, әллә ниләр булуы бар.
—Юк, өйгә керәм.
—Айдар, друг, кермә, зинһар!
Җавап итеп, машина ишеге ябылды. Айдар өенә кереп китте. Николай  дусты артыннан бер ымсынды да туктап калды. Шушында дустын тотып кала алмаган өчен, Николай Сергеевич гомере буе үкенеп яшәячәк.
Айдар фатирына килеп кергәндә, әби-бабай шунда иде инде. “Килеп җиткәннәр, болай да кайнаган казан астына утын өстәргә.”
—Син, кияү, бөтенләй чыгырдан чыктың инде, әйеме. Ник минем кызыма нахак ягасың син, ә?
—Нәрсә, син генә дип белдең мәллә дөньяда? – дип, каршысына Ләйлә килеп басты. – Синең белән торганга рәхмәт әйт әле башта.
Ирнең урт тешләре шыгырдады:
—Тукта хәзер үк!
—Әни, күрәсеңме, нишли ул, миңа өйдә сөйләшергә дә ярамый хәзер. Кара син моны, күп кылансаң, сиңа ишеккә дә төртеп күрсәтергә күп сорамам мин, йолкыш!
Бу сүзләр инде сабырлыкның соңгы җебен өзде.
—Хах! – Ләйлә бер урында әйләнде дә йөзе белән идәнгә килеп төште.
Кызының хушсыз калып тәгәрәвен күргәч, әбисе сикереп торды:
—Нишлисең син, кабахәт! Мин синеме, мин синеме... – ул, протез тешләрен ыржайтып, кияү каршысына килеп басты. Илдар абыйның, каршысына Сәкинә шундый йөз белән килеп басса, коты чыга. Бу юлы да кияүне шулай котын алырмын дип уйлады. “Шык” – протез тешләр, очып чыгып, стенкага бәрелеп чәчелделәр, әби кеше идәнгә тәгәрәде.
Айдар, нидер мыгырдап, урыннан тора башлаган Илдар абый каршына килеп басты. “Гөрес” – бабай кирегә ишелеп төште. Айдар тыныч иде, берсен дә котырынып типкәләргә тотынмады. Башта бабасының якасыннан тотып алды, аннары әбисенең чәчен урап тотты да ишеккә юнәлде.
—Нишләттең син аларны?
Аңына килгән хатыны Айдарга таба якынлашып килә. Ул, уң аягын өскә күтәреп, хатынның колак артына ук тибеп җибәрде. Ләйлә диванга очты. 
Ике гәүдәне өстерәп килеп, ишекне тибеп ачты. Чәче авыртудан аңга килгән әби тавыш бирде.
—Кияү, нишләвең бу, нишлисең, кияү? – Коты чыккан иде аның. Ә алга таба ни буласын белмәү- тагын да куркыныч.
Подъезд коридорына чыккач, Айдар кулларын ычкындырды. Сәкинә ханым курыкса да, кабат Айдарны үз кулына алырга тырышып карады:
—Мин синеме, мин сине... Моның өчен беләсеңме, нишләтәм?
Кинәт Сәкинәнең аяк аслары тоймас булды. Айдар әбисен өскә күтәрде дә кире идәнгә ташлады. Бетте, әбинең тыны чыкмады башка.
Әби, бабай артыннан аларның киемнәре очып чыкты. Әбинең сумкасын тибеп очырды. Күршеләр уяу икән. Уң як фатирдан кемдер, ашыга-ашыга, телефон номеры җыярга тотынды.
Айдар фатирына кире керде, залга узып, диванга утырды. Аннары кәрәзле телефонын алып номер җыйды.
—Алло, Айдар абый.
—Әйе, мин бу, Хәтирә.
—Ничек шалтыратасы иттегез, Айдар абый? Хәлләрегез ничек?
—Хәтирә сеңлем!
—Әү, Айдар абый.
—Мин сиңа бәхет телим, сиңа яраткан егеткә кияүгә чыгып, озын парлы тормыш теләп калам. Хәтирә, Хәтирәм...
Җавап булмады, Айдар көтмәде дә аны.
Кабат исенә килгән Ләйлә диван почмагына кысылып утырды. Коты чыккан, сулыш алырга да курыкты хатын. Айдар аңа борылып та карамады. Шулай сүзсез унбиш минут тирәсе утыргач, каты итеп ишекне шакыдылар.
—Кем ул? — Ләйлә калтыранган тавыш белән сорады.
—Ачыгыз, полиция!
Суд залы. Халык шыгрым тулган. Монда Айдарның энесе белән әтисе, авыз эченнән дога укып утырган Айдарның әнисе Халидә апа да бар. Сергей Иванович та, Тамара апа да монда, ул да ара -тирә чукынып куя, Айдар өчен дога кыла. Яннарында Николай. Барлык бергә эшләгән дуслары да килгән.
Шулай ук, Шакиров Айдар Раятовичка шикаять белдерүче Гәрәевләр-Сәкинә апа белән Илдар абый да монда. Алдагы рәттә үз алдына карап утырган Шакирова Ләйлә ханым да бар. Ул тикшерү барган өч ай эчендә, ничектер, ябыгып киткән, ялгыз тормышның никадәр авыр икәнен төбенә кадәр төшенгән, рухы сынган иде. Айдар дусларының нәфрәтле карашы астында тагын да бөкрәя төшкән.
Тикшерү өч ай барды, гаепләнүче Шакиров өч ай тикшерү камерасында утырды, ниһаять, бар документлар эзерләнеп беткән. Бүген Айдарга хөкем карары чыгарылачак.
—Басыгыз. Суд килә.
Барысы да торып басты.
—Утырыгыз.
Ян бүлмәдән куллары богаулы килеш Айдарны эскәмиягә алып кереп  утырттылар. Өч ай камерада утырган вакыт үзенекен эшләгән, аның ярты чәче агарып беткән. Йөзенә сары кунган, бик ябыккан. Моны күреп, Халидә апа елап җибәрде. Төпчек улы белән Раят абый аны тынычландырырга тырышты. Айдар күтәрелеп залга карады. Аның күзләре залдан кемнедер эзләде. Карашы “Бирешмә!” — дип йодрыгын өскә күтәргән Николай дустын узып китте. Әти-әнисе өстендә дә тукталмады. Бер почмакта, берәү дә күрә күрмәсен дип, посып утырган Хәтирәдә караш аз гына тукталып калды да кабат зал буенча кемнедер эзләргә тотынды. Юк, тапмады. Алып килмәгәннәр! Өч ай буе кечкенә кызын шушында гына булса да күреп калырмын дигән өмет белән яшәде, алып килмәгәннәр. Айдар эскәмиягә утырды да карашын аска төшерде, хөкем беткәнче ,башка башын күтәрми шулай утырды.
—Бүген Шакиров Айдар Раятовичка кузгатылган җинаять эше карала. Шакиров Гәрәевләр һәм Шакирова Ләйлә Илдаровнага тән җәрәхәтләре салган. Башлыйбыз.
Иң беренче булып прокуратура вәкиле чыгыш ясады. Ул Шакировның ни сәбәпле кулга алынуын аңлатты, шикаятьчеләр, табиблар күзәтүен үтеп, нинди җәрәхәтләр алганын язган белешмәне судья алдына китереп куйды.
—Иң беренче итеп шикаять бирүче Шакирова Ләйлә Илдаровнаны чакырабыз.
Ләйлә шулай куырылган килеш торып басты, егыла күрмим дигән кебек, сакланып кына, трибуна янына якынайды.
—Мин, Шакирова Ләйлә, Шакиров Айдарга биргән шикаятемне кире алам. Һәм аңа бернинди дә җаза бирүегезне теләмим!
Умарта оясына таяк тыгып болгаттылармыни, зал гөж итеп куйды. Төрле тавышлар яңгырады:
—Нәрсә, оятыңа көч килдемени!
—Синең үзеңне хөкем итәргә кирәк!
—Әйтәсе юк, кешене нинди хәлгә калдырдылар.
Ләйлә тагын аска бөкерәйде.
—Кызым, нишлисең син? Айдар суккач, башың түнде мәллә? – диде Сәкинә ханым.
—Ләйлә, тилеләнмә! – диделәр туганнары.
Судья өстәлгә сукты:
—Тавыш, тавыш! Тавышны бетерергә. Мин сезне кисәтергә мәҗбүр! Шакирова, әгәр сез шикаятегезне кире алсагыз, гаепләнүченең сезгә зыян салу буенча эше башка каралмаячак.
—Әйе, аңлыйм һәм кабатлап әйтәм, Шакировны җавапка тартырга дигән шикаятемне кире алам. Шулай ук гаепләнүченең никахлы хатыны буларак, закон нигезендә үз туганыма каршы яки яклау нигезендә шаһитлык итүдән баш тартам.
—Суд сезнең үтенечегезне кабул итте, Шакирова, урыныгызга утырыгыз.
—И бала, бала, нишләвең инде бу! – Сәкинә ханым аптырашта иде.
Ләйлә шулай ,идәннән күзен алмый, урынына барып утырды. Суд беткәнче , кымшанмады ул.
Айдарның Соломиннар яллаган адвокаты, прокуратура вәкиленә таба карап, баш бармагы белән аска таба төртеп күрсәтте. Әлегә безнең файдага бара!
—Суд шикаять бирүче Шакиров Илдар һәм Сәкинә ханымны сорауларга җавап бирергә чакыра.
Болары инде кызганып тормады Айдарны:
—Бандит, кабахәт, иманы юк аның, бөтенләй чыгармаска кирәк, төрмәдә чересен! — дип, Сәкинә ханым бар агуын чыгарып бетерде. Хатын да нахагын өйде. Рәхәтләнеп котырынды суд залында.
Илдар абыйның җаваплары кыска булды:
—Әйе, шулай, сукты, Сәкинәнең уң кулы белән ике кабыргасы сынык.
—Бозау! – хатыны монда да ирен түбәнсетүдән тартынмады.
Аннары Лилия һәм ике туганы чыгыш ясап карады, тик алар җинаять эшенә бернинди кагылышлы сүзләр әйтә алмагач, кире утырттылар. Төрле нахакны Сәкинә ханым болай да җитәрлек өйгән иде инде.
Алар артыннан Соломин Николай Сергеевич чыгыш ясады. Ул гаепләнүченең гаиләдәге тавыш турында зарланганын сөйләде.
—Айдар бик күп түзде, мин булсам, шуның кадәр сабыр булмас идем, – дип сүзен бетерде.
Айдарның җитәкчесе - өлкән Соломин да чыгыш ясады. Гаепләнүчене тырыш хезмәткәр, коллективта аралашучан кеше буларак, яхшы бәя бирде.
—Шакиров акыллы, тырыш хезмәткәр, – диде.
Шулай ук Айдарның ике як күршесе аның беркайчан тавыш күтәрмәгәнен, киресенчә, Ләйлә ханым һәм менә бу ханымның (Сәкинәгә бармак төртеп күрсәттеләр) тавышлары яңгырап торуын әйттеләр.
Сораулар алынып беткәч, прокуратура вәкиленә сүз бирелде:
—Нинди генә сәбәпләр аркасында булмасын, Шакиров закон нигезендә җавапка тартылырга тиеш!
Иң соңыннан Айдарның адвокаты чыгыш ясады. Ул гаепләнүченең җинаять кылуына нинди сәбәпләр этәргәнен аңлатты.
—Кешене хөкем итеп була, законнар бар, тик кайчак аны кемнәрдер җинаять кылырга этәрә. Шакиров озак түзеп килгән һәм тормыш иптәшенең хыянәте соңгы этәргеч булган. Әгәр Шакированың әти-әнисе килеп, гаилә арасына кысылмаган булса, бәлки, җинаять булмыйча калган булыр иде. Судья әфәнде, карар чыгарганда, мин китергән дәлилләрне истә тотуыгызны сорыйм.
Судья Айдарга карап эндәште:
—Гаепләнүче Шакиров Айдар Илдарович, сезгә сүз бирелә.
Айдар торып басты.
Судья:
—Сез үзегез кылган җинаятегезне таныйсызмы?
—Таныйм.
—Сез үкенәсезме?
—Юк.
—Судка әйтер сүзегез юкмы?
—Юк.
Судья киңәшмәгә юнәлде.
Киңәшмә озак бармады. Судья тиз әйләнеп чыкты.
—Шакиров Айдар Раятовичны дүрт ел да сигез айга ирегеннән мәхрүм итәргә.
Булып узган хәлләрдән соң ярты ел вакыт узды.
Ләйлә эштән инде кайткан. Өй мәшәкатьләреннән арынып, шәлен бөркәнеп, аякларын бөкләп, диванда телевизор карап утыра. Әллә сериал карый, әллә үз уйларына күмелгән, белмәссең. Янында кечкенә Рәсилә курчаклары белән булыша. Менә аның күз карашы телевизор өстендәге мөлаем елмайган ир кеше фотосына төште. Әнисе дә гел фотога карый, аннары елый. Кызчык та хәтерли бугай бу абыйны, бик тә яхшы абый иде. Кем соң әле бу фотода, шундый матур абый.
—Әти!
Ләйлә сискәнеп китте. Колагыма гына ишетелде, ахыры, әллә инде Рәсиләнең теле ачылды.
—Кызым, син әйттеңме, кабатла әле. Нәрсә дидең?
—Әнә, әти!
Кыз, ачуланып, кашларын җыерды, шуны да белмисеңмени дигәндәй, йөгереп килеп, әнисенең кулыннан алды да бер үзенә, бер фотога төртеп күрсәтеп:
—Минем әти, – дип кабатлады.
Ләйлә, чүгәләп, кызын кочагына алды да әллә сагышыннан, әллә кызының теле ачылу шатлыгыннан үксеп елап җибәрде. Бала күңеле әнисенең ник елаганын аңлый алмады. Шулай да юатуны кирәк дип санады. Нәни куллары белән әнисенең чыланган битен сөртеп:
—Дәү кызлар ииии итми, — дип куйды.
Кайтсын гына Айдар, кайтсын гына, аягына егылып, гафу сорармын, аякларын үбәрмен, алдында чәчем белән җир себерермен, кайтсын гына, кичерер ул аны, кичерер... Ялгыз хатын көн саен шулай уйлады. Кызларның бар сагышларын, бар эч серләрен, бар күз яшьләрен үзенә сеңдерә алган мендәргә капланып, Хәтирә дә көтә сөйгәнен. Ул бары тик аның янына гына кайтачак, аныкы гына булачак. Кыз күңеле шулай ,эчтән сызып, сөйгәне кайтканын көтте. Кешеләргә сиздермәде, ә менә төн җиткәч, мендәренә каплана да Хәтирә, яшьләр буасын ерып җибәрә. Көтә, ул да көтә Айдарын. Соломиннар да кабат адвокатлар яллап, кабат Айдарның эшен күтәреп, аны чыгару артыннан йөри, алар да көтә аны. Әти-әниләре турында әйтеп торасы да юк. Ә Айдарны иң сагынган кешесе кечкенә Рәсилә иде. Кайтыр аның әтисе. Әни:” Кайта”,- диде бит. Әниләр ялган сөйләми!
* * *
АВТОРДАН: Кадерле укучым! Мин әсәрне шушы юллар белән төгәлләмәкче идем, шулай да Сезнең өчен аз гына ачыклык кертүне кирәк дип санадым. Айдар, колониядә үзен яхшы яктан күрсәтеп һәм Соломиннар тырышлыгы белән, тиешле срогыннан алда, бер ел да алты айдан иреккә чыга. Ә менә үз артындагы колония капкасы ябылгач, ул кайсы якка юл тотар, анысын фаразлауны Сезнең карамакта калдырам.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зиннур Тимергалиев .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X