erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җайланма кеше гомерен саклап калган

23 август төнендә Хәсәншәех авылында бер йорт янып, биш балалы гаилә урамда калды. Бар кеше татлы йокыда чагында 7 кешелек гаиләнең гомерен автоном янгын белдергеч саклап калган. 25 августта Буа районында чыккан янгын да, әгәр автоном янгын белдергеч җиһаз булмаса, фаҗига белән тәмамланыр иде. Агач йортны ут камап алгач, йорттан 4 кеше (өчесе балалар) үзләре чыга ала, зыян күрүчеләр юк.

 

 

“Бүгенге көндә автоном янгын белдергеч җайланмасы — янгыннан саклану чараларының иң мөһимнәреннән берсе. Җайланманың киң таралганы — янгыннан чыккан төтенне хәбәр итүчесе”, — ди Арча янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев. Җайланма төтен чыканны сизгәч, махсус кисәтү тавышы бирә. Ул тавыш бинадагы кешеләрне, хәтта йокыдан да вакытында уятып, янгыннан коткарып кала икән. Мисаллардан күренгәнчә, янгыннарның күп очрагы төнге сәгатьләргә туры килә. Шунлыктан, кешеләр янган бинадан чыга алмыйча, аяныч нәтиҗәләр туа. Янгынның төп сәбәбе итеп коткаручылар мичләрне файдалануда тиешле кагыйдәләрне үтәмәү, электр чыбыкларының искерүе, балаларның шаяруы яки тәмәке тартканда ут белән саксыз кылануны саный. Моннан тыш, торак биналарындагы бүлмәләрне бүлгән һәм җиһазларның материаллары янгын вакытында кеше өчен начар газлар бүлеп чыгара, шуның нәтиҗәсендә янгынның ахыры үлем белән тәмамланырга мөмкин. Һәлак булучыларның күбесенең көнкүреш техникасы, йомшак җиһаз һ.б. янганда бүленеп чыккан шундый матдәләрдән агуланган булуы мәгълүм. Йортларга янгын турында вакытында хәбәр сала торган җайланмалар куелган булса, бәлки әлеге очракларның саны азрак булыр иде. “Күп тәҗрибәләрдән күренгәнчә, янгынның чыгуын искәртүче төтен автоном янгын белдергечләр кешеләрне вакытында коткару буенча беренче урында тора, — ди Искәндәр Юзаев. — Җайланма бүгенге көндә Россиядә һәм якын чит илләрдә киң кулланылышта. Татарстанда мондый тавыш бирү җайланмалары матди хәле авыр булган, күп балалы, социаль яктан куркыныч гаиләләргә, инвалидларга, ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкәннәргә ТР Президентының махсус программасы буенча 2015 елдан бушлай куела. Безнең районда да әлеге эш буенча эш тулы куәтенә алып барыла. Мәсәлән, август аенда гына да 185 санап үтелгән гаиләләргә шундый җайланмалар куелды”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җайланманың бәясе кыйммәт түгел, шунлыктан, һәркемнең көченнән килә. Куяр өчен дә махсус белгеч чакыртасы юк, бары электр җайланмалары челтәргә күбрәк тоташкан бүлмәнең (мәсәлән, суыткыч, ут исәпләгеч торган бүлмәләр) түшәменә хуҗа үзе дә беркетеп куя ала. Җайланма махсус беркеткеч ярдәмендә түшәмгә яки стенаның өске өлешенә беркетелә, әгәр асылма түшәм икән, махсус ябыштыргычлар белән ябыштырып була. Җайланма электр челтәре ярдәмендә түгел, гадәти батареялар ярдәмендә эшли. Ул батареялар бер елга җитәчәк. Янгын чыга калса, датчиклар шундук эшли башлап, каты тавыш бирә. Җайланма, чыннан да, гомерләрне саклап калырга ярдәм итә. Йортларыбызга алып куярга ашыгыйк!

Розалия Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X