erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айрат Фәррахов: Covid-чикләүләрне гамәлдән чыгару татарстанлыларның үзләреннән тора

Парламентарий фикеренчә, республикада коронавирус инфекциясенә күмәк иммунитет әле формалашмаган, шунлыктан барлык кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк.

Коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгару һәм гадәти тормышка кире кайту татарстанлыларның үзләреннән тора.

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов туры эфир вакытында шулай дип белдерде.

«Вирусның таралуына никадәр тизрәк киртә куйсак, гадәти тормышка шулкадәр тизрәк кайтачакбыз. Җәен булырмы ул, әллә көзенме – барысы да сездән тора», - диде сәясәтче.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Парламентарий бүген Татарстанда инфекция йоктыручылар саны кимүгә таба баруын, әмма республика халкына уяу булырга һәм яңа коронавирус аркасында кертелгән барлык кагыйдәләрне дә үтәргә кирәклеген искәртте.

Фәррахов Татарстанда әлегә күмәк иммунитет формалашмавын билгеләп үтте. Моңа җитәрлек сандагы кешегә прививка ясап яки барысының да авырып чыкканын көтеп ирешергә мөмкин.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/01-04-2021/ayrat-f-rrahov-covid-chikl-l-rne-gam-ld-n-chygaru-tatarstanlylarny-zl-renn-n-tora-5816638

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X