erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айрат Фәррахов социаль челтәрләрдә Татарстан халкы сорауларына җавап бирәчәк

Онлайн-трансляция 1 апрельдә көндезге сәгать 11дә булачак

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов республика халкы сорауларына  социаль челтәрләрдә Татарстан рәсми берләшмәләренең онлайн-трансляциясендә җавап бирәчәк. Онлайн-трансляция 1 апрельдә көндезге сәгать 11дә була.

Онлайн очрашуда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе: халыкның сәламәтлеген саклау, вакцинация һәм медицина үсеше турында сөйләшү булачак.

Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларны бирә алачак — иң киң таралган һәм актуаль булганнарына кунак туры эфирда җавап бирә, ә кулланучылардан конкрет сорауларга аның ярдәмчеләре җавап бирәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

#Татарстан-Онлайн программасының туры эфирын 1 апрельдә 11: 00 сәгатьтә «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә , Youtube платформасында карарга мөмкин.

#Татарстан онлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән чыга. Әлеге проект кысаларында Татарстан халкы студия кунакларына актуаль темалар буенча онлайн режимда үз сорауларын бирә ала. Студиядә 30дан артык министр һәм Татарстанның төрле ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар — Татарстан Республикасында яшәүчеләр сорауларына җавап бирде.

 https://tatar-inform.tatar/news/official/31-03-2021/ayrat-f-rrahov-sotsial-chelt-rl-rd-tatarstan-halky-soraularyna-avap-bir-ch-k-5816321

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X