erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айрат Хәйруллин вертолеты һәлакәткә очрауның ике версиясе аталды

7 февраль кичендә Татарстанның Лаеш районында вертолет һәлакәте булды.

Депутат Айрат Хәйруллинның вертолеты кеше факторы яки техник төзексезлек аркасында һәлакәткә очраган булуы ихтимал. Бу хакта матбугат чаралары вәкилләре белән видеоконференция барышында Идел буе транспорт прокуроры Тимур Кебеков сөйләде.

«Хәзер фаҗиганең сәбәбе нәрсә булган дигән сорауга, берничек тә җавап биреп булмый. Экспертизалар комплексы билгеләнде, шул исәптән авиатехника экспертизасы да», — диде прокурор.

Прокурор шулай ук пилот гамәлләренә хокукый бәяне Халыкара авиация комитетының эксперт бәяләмәсеннән соң гына бирергә мөмкин булачак, диде.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Искәртеп узабыз, депутат Айрат Хәйруллин 7 февральдә Татарстанның Лаеш районында вертолет һәлакәтендә үлде. Шуннан соң «Һава транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу аркасында кеше үлү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Башта бу хәлнең өч версиясе каралган иде — пилот хатасы, техник төзексезлек һәм начар һава шартлары.

 

 Гөлнара Әүхәдиева

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X