erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәза бирелде

Арча районы прокуратурасы, Татарстан Республикасы прокуратурасы йөкләмәсе буенча, Арча районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә пес-тицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында “Яңарыш“ агрофирмасында һәм “Северный“ ширкәтендә әлеге өлкәдә тәртип бозуларга юл куелуы ачыкланды:

пестицидлар хуҗалык инвентарьлары саклана торган бинага куелган, ул бинаның түбәсеннән су үтә, җилләтү җайланмасы юк, агрохимикатлар урамда саклана. 2023 елда рапс басуларын дәүләт теркәве булмаган биопестицид белән эшкәрткәннәр, ул РФ территориясендә куллануга рөхсәт ителгән Дәүләт пестицидлар һәм агрохимикатлар каталогына да, хуҗалык эчендә пестицидлар һәм агрохимикатлар әйләнеше турындагы мәгълүматлар “Сатурн“ системасына да кертелмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор оешма җитәкчеләренә тәкъдим кертте, моннан тыш юридик затларга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.3нче маддәсе

(пестицидлар һәм агрохимикатларны саклау, куллану һәм эш итү кагыйдәләрен бозу) буенча эш кузгатылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Прокурор таләбе  канәгатьләндерелде, булган тәртип бозулар бетерелде, дәүләт хезмәтендәге ике кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. “Россельхознадзор“ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе әлеге оешмаларны административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм кисәтү рәвешендә җәза билгеләде.

К.Хафизов,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X