erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәзадан котылып булмый

ЮХИДИ хәбәр итә

Исерек килеш руль артына утырып юлга чыгуның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе күз алдында. Әмма аларның саны кимү ягында түгел. 
Җәмәгать суды тагын биш кешене административ хокук бозуда гаепле дип табып, аларга карата тиешле карар чыгарды.

29 июльдә көндезге сәгать икедә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе юл-патруль хезмәткәрләре “Шевроле Лачетти” машинасын туктата. Йөртүчесе 1983 елгы Фидәрис Шәйдуллин алкогольле эчемлек кулланган хәлдә машина белән идарә иткән була. Моны махсус прибор белән тикшерү нәтиҗәләре күрсәтә. 

2 августта кичке алты туларга ун минутта Ашытбаш авылында ЮХИДИ бүлекчәсе хемәткәрләре “МТЗ-82” тракторын туктата. Йөртүчесе 1961 елгы Нәкыйп Сираҗиев алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артында юлга чыккан була. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

5  августта  кич шәһәрнең Зур урамында юл-патруль хезмәткәрләре “UAZ PICKUP” автомобилендә 1981 елгы Ильяр Ильясовны туктаталар. Махсус прибор аның да эчкән килеш юлга чыкканын күрсәтә. 

23 августта  көндезге беренче яртылар тирәсендә Арча–Мари Иле юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре “Лада Калина” машинасын туктата. Йөртүчесе 1968 елгы Илфат Гомәров  алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыккан була. 
Аларга карата административ материал төзелә һәм эшләре җәмәгать судына җибәрелә. Җәмәгать суды һәрберсенә 30 меңәр сум штраф сала. Шуның өстенә әле бер ел да алты айга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәләр.  

8 августта  Арчаның Гагарин урамында ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “МТЗ-80” тракторын тоткарлый. Йөртүчесе 1988 елгы Демьян Яндалитов исерек хәлдә руль артында була. Әмма ул урында тикшерүдән баш тарта. Суд аңа 30 мең сум штраф сала һәм бер ел да алты айга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X