erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Азык әзерләр вакыт җитте

Кындырак үләнен бүген үк урырга керешергә була, ул инде 30 сантиметрга  җиткән

 

 

Терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинарда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов кайсы үләннең инде нинди озынлыкка җиткәнлеген сантиметрлап үлчәп күрсәтте. Өстәлгә люцернаның төрле “яшьтәгеләре” куелган иде. 1–2  еллыклары яхшы үсеш биргән. 3 “яшьтәгеләре” дә түзәрлек әле. Ә инде 4 елдан уңыш кискен кими, басуларны тузганак, башка үләннәр баса.

– Үсемлекләр чәчәккә бөреләнгәндә әзерләнгән азыкта 24,92 процент аксым бар, – диде белгеч. – Ә инде чәчәк атканында 18 процент кына.

“Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков бу турыда механизаторларга бик үтемле итеп аңлаткан иде. “Әгәр азыкны 16 процент аксым белән әзерли алсак, биоөстәмәләр алу өчен 4 млн. сум акча  тотачакбыз, ә 12–13 процент аксым белән 20 млн. сумлык өстәмәләр алырга туры киләчәк”.

“Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов хуҗалыкта азык әзерләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Үләне чабып алынган басуда азык әзерләүдә катнашачак техника тезеп куелган иде. “Без бүген үк эшкә керешергә әзер”, – диде җитәкче. Һәр елны үләннәрне чабуга иң алдан керешәләр. Һәр техника, һәр җайланма яхшылап әзерләнгән, эшкә керешкәч ватылу дигән нәрсә юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин хуҗалыкларда азык әзерләү  техникасының әзерлегенә анализ ясады. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында җиде хуҗалыкта техниканың әзерлеген кабул итү үткәрелде. “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Казанка”, “Северный”, “Ватан” хуҗалыкларында әзерлек яхшы. Башка хуҗалыкларда кабул итү 29 майда уздырылачак. Бүлек җитәкчесе–баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов тракторларга, азык әзерләү  техникасына уздырылган техник карау нәтиҗәләре белән таныштырды, техниканың төзексезлеге күңелсез нәтиҗәләргә китерүен аңлатты. “Тагылма машиналарда яктылык кайтаргычлар булуы мәҗбүри, – диде ул. – Олы юлларда караңгыда артка җиңел машиналар килеп керү очраклары бар. Аның  нәтиҗәләре өчен сезгә җавап бирергә туры киләчәк”.

Район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров кыр эшләре вакытында хезмәтне саклау таләпләрен гел искә төшереп тора. Ашау, ял итү урыннары аерым билгеләнгән булырга тиеш. Азык әзерләү техникасының басуларга күчеп йөрү маршруты төзелгән булуы шарт һ.б.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов азык әзерләү буенча алда торган бурычларны аңлатты.

Район башлыгы Илшат Нуриев азык әзерләүгә вакытында керешергә кирәклеген искәртте. Азыкны сыйфатлы итеп әзерләгәндә генә терлекчелек табышлы тармакка әвереләчәк. Күпьеллык үләннәрне яңартып торырга кирәк, шул ук чыгымнарны тотып уңышы булмаган басуларны иңләп йөрүдән мәгънә юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X