erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бабам пулеметы белән Берлинга кадәр барып җитә

Минем бабам Закиров Равил Гариф улы 1926 нчы елнын 25 нче январенда Наласа авылында туган.

1941 елнын 22 июнендә сугыш башланганнан сон, 17 яше тулганчы, 1942 нче елнын көзендә аны Арча райвоенкоматына чакыралар һәм барыбызны да тетрәндергән Сослангерга әзерлеккә дип жибәрәләр.

1943 елның январенда аны Мәскәү яны әзерлек лагерыннан пулеметчы итеп сугышка жибәрәләр. Үзене кыюлыгы, югалып калмыйча дөрес расчет белән дошманны юк итә. Узенең пулеметы белән Берлинга кадәр барып җитә. Хәтта Рейхстагның беренче этажын алганда 30 апрель көнне 1945 елда каты яралана. Җиңү көнен госпитальдә каршы ала. Сугыштагы батырлыклары өчен "За Отвагу" медале, "Слава 3-й степени", "Красная Звезда", "Красная Знамя" һәм "Отечественной войны 2-й степени" орденнары белән бүләкләнеп сугыштан туган авылы Наласага кайта. Бабам гомер буе колхозда эшләде һәм алдынгы шофер булды.

Әмма аягындагы мина кыйпылчыгы үзен гел белдереп торды. Каты авырудан соң, 1990 нчы елның 22 декабрендә вафат була.

Бүгенге көндә олы улы Закиров Рафис Арча шәһәрендә яши. Аның 2 кызы һәм 2 улы Казанда яшиләр. Җиңү көне алдыннан аның тагы бер сөенече - олы оныгы Гулмуродов Сәлим армия сафларыннан кайтты. #мойгероймоясемья

Закирова Зөһрә Рафисовна, олы улының кызы, Казан шәһәре, КХТИ-КНИТУ

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X