Бәяне вакыт бирә
(Ахыры. Башы газетаның 2, 9 сентябрь саннарында)
1940 елның 28 февралендә район конференциясе үткәрелә. Анда партия оешмасының 1938 елның маеннан 1940 елның февраленә кадәрге эшчәнлегенә анализ ясала.
Райкомның беренче секретаре докладын озаклап, җентекләп тикшерәләр, 42 кеше чыгыш ясый. Райком эшчәнлегенә канәгатьләнмәслек дигән бәя бирәләр. Пленумда ябык тавыш бирү юлы белән сайлаганда беренче һәм икенче секретарь кандидатуралары уза, ә секретарьга каршы тавыш бирәләр. Аның урынына банк идарәчесен сайларга туры килә. Чоры нинди булса да, демократия принциплары саклана әле.
Менә шушы тарихи бинада үтте сайлауларның икенче туры. Иртәдән бер генә автобус та рейска чыкмады, алар Пионерлар йорты тирәсендәге урамнарга тезелешкән иде. Бүген күз алдына китергәндә дә тәэсирләндерерлек күренеш бу. Нәтиҗә дә тәэсирләндерерлек – райком вәкилләренең төне буе алып барган “эше” нәтиҗәсез тәмамланды – элеккеге җитәкчене яклап берме, икеме генә тавыш бирелгән иде.
Мондый демократик сайлаулар аннан соң профсоюз оешмасында да булып алды. Райкомның бер “үз” кешесенә җылы, тыныч урын кирәк булды. Профсоюздан да уңай тагын нинди урын бар инде?
Әмма сайлау дигән киртәне үтәсе бар бит әле. Кайдан килеп чыкты бу демократия дигәннәре? Моңарчы әйбәт кенә эшләп килгән рәиснең үз кандидатурасын алудан баш тартуын кара әле син?
Сайлауның беренче туры райком кандидатурасының тулысынча җиңелүе белән тәмамланды. Әмма нәтиҗәләрне дөрес түгел, дип таптылар. Икенче тур билгеләнде. Колхоз рәисләрен, партия оешмалары секретарьларын, авыл советлары рәисләрен райкомга җыеп күрсәтмәләр бирелде, “дөрес юлга” бастырырга кушылды. Әмма нәтиҗә шул ук иде.
Менә шундый кызык-лы чор иде бу. Ул алкоголизмга каршы ничек көрәштек! Мәдәният йортлары, клублар тулы халык, көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: алкоголизмның тамырына балта чабу! Тик халык дигәнебез – хатын-кызлар гына. Ә ирләр бу вакытта кибетләрдә аракыга чират тора. Апалар, әниләр ялкынлы чыгышлар ясый, җыелышлар карарлар кабул итә.
– Шундый җыелышларның берсеннән кайтып килгәндә бик туңган идек, – дип сөйли бер танышым. “Эх, хәзер бер ярты булса”, – дип куйды юлдашым. “Машинада бар минем”, – дим. – Тик уңайсыз килеп чыга бит”. “Хәзер тотып куябыз да, уңайлана ул”, – диде бу.
Әнә шундый көрәш булды инде ул. Гадәттәгечә, бер төрле сөйләнде, икенче төрле эшләнде. “Идеясе әйбәт, тормышка ашыручылары гына шундый”, – дип әйтә торган иде бер танышым. Горбачевны виноград биләмәләрен юк итүдә гаеплиләр. Ул балта күтәреп агач чабып йөрмәгәндер бит инде? Монысы урыннардагы эреле-ваклы түрәләр тырышлыгы, дип бәяләү дөресрәк булыр. Демократияне дә бездә түрәләр нәрсә эшләсәң дә ярый, дип кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев