erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бакча балалары Алтын Көз кызын тозактан коткарды

Арчаның 1 нче балалар бакчасында гаҗәеп матур, күңелле "Алтын Көз һәм шаян Кикимора" дигән бәйрәм узды.

Бакчабызның мәктәпкә әзерләнү төркеменә йөрүче балалар янына кунакка Алтын Көз килде. Ләкин...

Шатланып бәйрәм үткәргән вакытта шаян Кикимора килеп Көз кызын үзенең яшел күленә алып китте. Көзнең юкка чыгуына балалар гына түгел, җәнлекләр дә кайгырышты, бергәләшеп Кикиморадан Алтын Көз кызын  бәйрәмгә кире кайтаруын сорадылар. Кикимора да нык үзсүзле икән,  балаларның теләген үтәр өчен алардан әллә ниләр эшләүләрен таләп итте, хәтта ярыш оештырды. Нәниләр биргән файдалы яшелчә, җиләк-җимештән авыз иткәч, аларның матур итеп җырлар җырлап, шигырьләр сөйләвеннән, ниһаять, Кикимораның күңеле йомшарды, Көз кызын азат итте. Ә Алтын Көз кызы бәйрәмгә килгәч, балалар бик куанышып, күңел ачу дәвам итте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Гөлназ Сәгыйтова, Гөлнара Зиннәтова, Арчаның 1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X