erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бакча җиләген ничек итеп дөрес туңдырырга?

Татлы җимешләрне ничек сакларга? Бездән берничә киңәш.

Бакча җиләге өлгергән вакыт. Артык калганын кышка да әзерләп куя аласыз. Туңдырылган җиләк барлык витаминнарын һәм файдалы үзлекләрен саклаячак. Әмма монда үз серләре дә бар. Җиләк җыю өчен иң кулае - тиешле температура режимын саклау. Эссе һава яки яңгырлы көн җиләкнең сыйфатында чагылачак. Җиләк җыю өчен иртә таңны яисә кичне сайлагыз. Бу вакытта кояш та артык кыздырмый, дымлы да түгел. Эре һәм сусыл җиләкне шунда ук ашагыз. Ул туңдыру өчен ярамый. Саклау өчен зур булмаган һәм катырак җиләкләр генә туры килә. Беренче ысул. Бер-берсеннән аз гына ара калдырып, җиләкләрне азык пленкасына тезегез. Туңдыру камерасына куегыз. Ул тулысынча каткач, аны пакетларга салыгыз да яңадан туңдыргыч камерага саклауга куегыз. Туңдырылган бакча җиләге бер-берсенә ябышмаячак һәм үз формасын саклап калачак.
Икенче ысул. Коры һәм чиста җиләкне зур булмаган пластик контейнерга салыгыз. Аларны тыгыз итеп урнаштырып, сыта күрмәгез. Контейнерны туңдыру камерасына куегыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: https://pixabay.com
 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bakcha-ilgen-nichek-itep-dres-tudyryrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X