erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бакча сые мулдан булды

Җәй җиттеме, бакчада эшләр башлана. Утырту, чүп утау, корткычларга каршы көрәш һәм башкалар.

Ә август ае ул – менә шул җәй буе тырышып үстергән уңышны җыеп алу вакыты. “Быел җәй коры килде, бернәрсә дә үстереп булмады, диючеләр дә очрый. “Быел уңыш җыеп алгысыз булды”, – диючеләр дә бар. Бар да караудан тора, минемчә. Фикерләрен белү өчен без махсус бакчачылык белән шөгыльләнүчеләргә түгел, гади халыкка мөрәҗәгать иттек. Нәрсә уңды, нәрсәнең уңышы начаррак булды, нинди киңәшләр бирергә телиләр? Шул сорауларга җаваплар эзләдек.

– Быел бар нәрсә уңды. Өч төп кыяр утырткан идем. Мин кайберәүләр кебек 10-15 төп чәчмим, 3 төп бик җитә. Аның уңышын кая куеп бетерәсең? Шул өч төптән чиләкләп кыяр җыям. Башта өйдә утыртам, үсентене парникка чыгарам. Мин поликарбонаттан ясалган парник яратмыйм, пыяладан эшләнгән. Шунда өч төпне утыртам да, парникның буеннан буена сузып үстерәм. Култыксаларын барысын да жәлләмичә өзеп барам. Күп уңыш нәтиҗәсе дә шулдыр дип уйлыйм, – диде Арчадан Сәгыйдә Гаязова. – Бераздан урамга кисмәккә дә өч төп утыртып куям. Көзгә кадәр  җитә. Анысын да үрмәләтәм, җиргә төшерәм, тагын үрмәләтәм... Баш бармак зурлыгы булуга, кыярларны җыеп алам. Тозларга да җайлы, тәмле вакыты да. Ике көннән ике көнгә тозлап барам.

Аннан кабагы искиткеч булып уңган Сәгыйдәнең. Вак булалар, дип орлыгын күршесе биргән. Нинди вак, бер-берсен бер арбага салырлык булган. Өч төп кабак бөтен бакчаны басып киткән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бәрәңгене киметтек тә, урын буш калды. Күрше карбыз белән кавын орлыгы биргән иде. Башка елларны уңышы булмагач, быел утыртмам да дигән идем. Урын калгач, тәвәккәлләдем. Өстәвенә, җәе дә бик уңай килде. Аларга су күп сибәргә кирәкми, нәкъ кыярныкы кебек култыксаларын чүпләп барасы икән, – диде Сәгыйдә. – Ике төптә 7-8 карбыз бар. Нәкъ кибеттәге кебек  зурлар. Тәме ничектер, әле ашап караган юк. Ботаклары яшел булгач, тими идем. Кавын бик матур итеп үсеп китте, уңышы да сөендерде. Аннан мин физалис белән черника-форте дигән үсемлекләр үстерәм. Ел да утыртам. Физалисын рестораннарда өстәлгә дә куялар. Язга кадәр саклана ул. Тәмле дә, файдасы да бар. Черника-форте тәмле түгел. Кайберәүләр аны чүп үләне дип алып та ташлый. Ә мин чәчеп үстерәм. Күзләр өчен бик файдалы ул. Икесеннән дә бик тәмле варенье ясыйм.

Ходай бирәм, дисә, бар да уңа. Бакча сые мулдан булды. Исән-сау ашарга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X