erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бакчабызда алтын көз

Арчаның 1 нче балалар бакчасының уртанчылар төркемендә “Бакчабызга алтын көз килде" дигән темага шөгыль үткәрелде.

 

Үтте китте матур җәйләр.

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Ссаргаешып киптеләр.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 1 нче балалар бакчасының уртанчылар төркемендә “Бакчабызга алтын көз килде" дигән темага шөгыль үткәрелде.

Балалар табигатьтәге үзгәрешләр турында берсен-берсе уздырып, белемнәрен күрсәтте, саф һавада йөргәндә үзләре җыйган алтынсу сары яфраклар белән хәрәкәтле уен уйнадылар.

Аннан, төркемдә аралашып, хис-кичерешләре белән бүлешкәннән соң, тактага эленгән көз рәсемнәре буенча сорауларга төгәл җавап бирергә тырыштылар. Шөгыль балаларның зиһеннәрен тагын да камилләштерсен, исләрендә калсын өчен балаларга төрле яшелчә, җиләк-җимеш рәсеме ясалган маскалар киертелде.

Шөгель барышында алар актив булып, үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды, зур кызыксыну белән катнаштылар.

Тәрбиячеләр Гөлнара Зиннәтова, Ольга Шәрипова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X