Бакчада чүп утаудан да ләззәт ала
"Өч теләгем дә тормышка ашты"
Аларның капка төпләрендә туктап, фотосессия ясыйлар. Кайберәүләр карап торып, йөрәгенә рәхәтлек алу өчен генә дә килә.
Арчаның Пушкин урамындагы чәчәккә күмелгән бу йортны әллә каян күреп була. Ул урамында, кем белә, бәлки, бөтен Арчасында бердер.
Бу хозурлыкны күреп, хуҗасы белән очрашу теләге туды. Ул таныш булып чыкты. Һәм тагын да ныграк кызыксындыру уятты. Чөнки бу йортның хуҗалары Якты Көндә үз крестьян-фермер хуҗалыгын булдырып, йорт кошлары үстерү белән шөгыльләнүче Рәзимә һәм Радик Бариевлар. Ә йортын чәчәккә күмүче, әлбәттә инде, хатын-кыз – Рәзимә. Ничек барысына да өлгерә ул?
– Кешенең үзеннән тора. Авыл җирендә чәчәк үстерү белән бик мавыкмыйлар бит. Күршедә бер апа чәчәкләр үстерә иде. Хәтерлим әле, бала вакытта беренче сентябрь алдыннан алардан чәчәк алу өчен капка төбендә чират җыела иде. Без умарталар тоттык. Дәү әни чәчәккә кызыкмады. Ашый торган, акча эшли торган әйбер түгел ул, дия иде. Шунда үз йортым белән торсам, бакчамны шау чәчәккә күмәр идем, дидем. Теләгемне тормышка ашырдым, – диде Рәзимә. – Бакчамда, капка төбендә 2000нән артык төп чәчәк үсә. Язын тәрәзә төпләре, икенче катның идәне, мунча ялды үсентеләр белән тула. Аларны тәрбияләргә, күчереп утыртырга, су сибәргә кирәк. Шул вакыт икенче елга утыртмыйм, дим. Әмма икенче ел җиткәч, ул хакта онытам, гыйнвардан ук күңел кытыклана башлый. Савытлар җыярга тотынам. Ә үсемтеләрне җиргә күчерергә сеңлем булыша. Өч бертуган кыз без, бик тату яшибез. Әни безнең өчен җан атып тора. Яраткан эш булгач, күңел шуңа тартып кына тора икән. Заманында түбәтәйләр, калфаклар да чиктем. Әмма миңа чәчәк үстерү ошый. Кешеләрнең чәчәклекне карарга, фотога төшәргә махсус килгәнен күргәч, күңел тагын да үсеп, рәхәт булып китә. Кешеләргә матурлык бүләк итеп, аларның күңелләрен күрәм икән, шатлык түгелмени?! Үзем дә иртән торып чыгам да, шуларга карап күзләрем камаша башлый, миннән дә тере кеше булмый. Ышанырсызмы, юкмы, чүп утау да ошый миңа. Шуннан да ләззәт алам.
Әтисе дә хыялый кеше икән. Шуңа ошаганмындыр инде, ди Рәзимә. Алдан ук гөлләр утыртырга җайлаштырылган көпчәкләрне алып буяп куя. Клумбалар янына кую өчен фигураларны хыялый кызы аңа да ала. 77 яшьлек әтисе шуңа сабый бала кебек сөенә.
Рәзимә Бариева Биектау районының Коркачык авылы кызы. Мәктәпне Ямәширмәдә тәмамлый. Казанда техникумда белем алып, хисапчы һөнәрен үзләштерә. Биектауда саклык банкында, райпо системасында эшли. Авылдашы Радикка кияүгә чыга. Уллары Булат туа.
– Арча егетләре тырыш була, шунда кияүгә чыксам иде, дип тели иде. Арча егете белән кавышмасам да, бу теләгем дә кабул килде. Биектауда яши идек. Әтинең Арчадагы бертуган энесе үлеп китте. Фатиры калды. Туганнары безне шунда кайтарттылар. Ияләшә алмыйча бер ел еладым. Бала белән өйдә утырган вакытка туры килде. Бер белмәгән җир. 4 стена арасында утырам. Өстәвенә Булат авырый башлады. Радик көн-төн эштә. Бик авыр булды. Эшкә чыккач кына тернәкләнеп киттем, – дип искә ала Рәзимә Бариева ул елларны.
Фатирда яшәсәләр дә икешәр үгез үстереп, суеп сата алар. Әтиләре тар гына булса да сарай ясап бирә. Аларның тырышлыгына кешеләр хәйран кала. Мөнирә исемле күршеләре моны күреп йорт төзергә куша. Тик яшьләрнең аңа көчләре җитми. Пушкин урамында искерәк кенә йорт сатып алалар. Шулай матур гына яшәп ятканда Радик эштән китә, Рәзимә кыскартылуга эләгә. Уртак карарга килеп чеби сатып карарга булалар. Беренче көнне ун чеби сатып кайткач, миннән була торган эш түгел бу, дип утырып елый яшь хатын. Әмма Радик төшенкелеккә бирелми. Өстәвенә әле сарык та асрый башлыйлар. 9 баштан тотынган булсалар, бүгенгә 300 башка җиткерәләр. Якты Көндә җир алып, йорт кошлары үстерү буенча крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәрәләр. Яңа йорт салып чыгалар.
Язуы җиңел, ә менә... Бик күп авырлыклар белән очрашырга туры килә Бариевларга. Һәрвакыт ире белән бер фикердә була алар. Әнә шул кыенлыкларны җиңәргә булыша. Төзелеш институтын тәмамлап уллары Булат кайта. Ул үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын ачып җибәрә. Кечкенәдән үз янында эшкә өйрәтеп үстерә аны Рәзимә. Һәрвакыт әнисе кул астында булган малайдан хезмәт сөючән егет үсеп җиткән.
– Өч теләгем бар иде. Арчада үз йортым белән яшим, бакчам тулы чәчәк үстерәм һәм өченчесе өстәлгә табагы белән куеп тавык ите ашар идем, дидем. Анысы да тормышкка ашты, – диде саубуллашканда Рәзимә Бариева. – Аллаһы Тәгалә бар ул. Миңа аның барлыгын һәр тараф тоеп яшим һәм чиксез аңа рәхмәтлемен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев