erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бакчадагы су баклары да хәзер әкият геройларын хәтерләтә

Арчаның җиденче балалар бакчасы территориясенә килеп керүгә, андагы матурлыкка күз төшми кала алмый.

Балаларны кызыксындыру, күңелләрен күрү, уңай мохит тудыру өчен ниләр генә эшләмәгәннәр биредә. Фотога төшү зонасына кадәр бар. Анысы туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын күз алдына тотып ясалган.

Кайчан карама, хезмәткәрләр территориядә нидер эшли, буйый, ясый. Соңгы баруымда алар стеналарга рәсемнәр төшерә иде. Балалар бакчасы җитәкчесе Лиана Сөләйманова үзе дә шунда. Ул үзе дә рәссам булып чыкты, майлы буяу белән киндергә картиналар ясый икән.

– Балалар бакчага яратып килсеннәр. Аның өчен клумбалардагы чәчәкләр белән генә булмый. Күзгә ташлана торган, әкияти дөнья тудырырга кирәк, – диде Лиана Ильясовна. – Коймаларга рәсемнәр кирәк, дип уйладым. Бу хакта төзүчеләргә дә әйткән идем. Тик ул сметага кертелмәгән һәм аның өчен акча күчерелмәгән, диделәр. Үзебезгә калды. Безнең тәрбиячеләр үзләре дә иҗади. Хәер, шунсыз биредә булмый да. Кызлар көн дә диярлек үз теләкләре белән эштән соң калып матурлык тудыралар. Әти-әниләрдән акча сорамыйбыз, анысын да үзебез җыешабыз. Һәм үз теләкләре белән бушка ярдәм итәргә теләүчеләрне табарга тырышабыз. Шуларның берсе – Арча егете Адель Шәйхиев турында язсагыз иде. Нинди талантлы егетләр яши икән бит Арчада!

Аның бу сүзләре кызыксыну уятты. Адель белән без коймага рәсем ясаган вакытында очраштык. Аралашып киттек. Арчаның икенче мәктәбендә укыган. Балачагыннан ук карандаш белән рәсемнәр ясый икән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мәктәптә бөтен нечкәлекләрен туры китереп ясый идем. Укытучылар аптырыйлар. Дәрестә өлгерә алмыйм, икенче көнне алып киләм. Беркайда да укымадым, үзлегемнән өйрәндем. Әнием Роза Мәгъсүм кызы кайчандыр рәсемнәр ясаган. Шуннан килгәндер инде, – диде Адель. – Әмма мин уйлап чыгара алмыйм, карап ясыйм. Өйдә сарай стенасы соры, төссез иде. Рәсем төшереп куйдым. Бөтенләй икенче булып китте.  Күршеләр килде, аларга ясадым. “Ну, погоди!” мультфильмында бүренең куянны коедан чыгарган урыны бар бит? Урамдагы коега шуны төшереп куйдым. Капка бар иде. “Тимон һәм Пумба!” Мультфильмыннан тулы бер композиция эшләдем. Ул капка юк инде хәзер. Гараж ишегендә Том һәм Джерри. Чип һәм Дейл, Скуби ду, Дональд Дак – барысы да үз урыннарын тапты. Мин, нигездә, мультфильм геройларын ясарга яратам. Бакчадагы су баклары да хәзер әкият геройларын хәтерләтә.

Адель Шәйхиев белеме буенча энергетик, алты ел университетта белем алган, “Таттелеком”да эшли, белгеч. Рәсем ясауны ташлаган булган. 3-4 ел инде кулына карандаш тотмаган. Әмма балалар бакчасындагы коймаларга рәсем төшерергә кирәклеге турында ишеткәч, ярдәмгә ашыккан.

Балалар бакчасы өч юнәлеш буенча эшли – биредә татар, рус, инглиз телләрен өйрәтәләр. Шуңа койма стеналарына рәсемнәрне дә инглиз, рус һәм татар әкиятләреннән ясарга була ул.

– Рәсемнәрне үзем таптым, – ди Адель. – Инглиз теле буенча “Мадагаскар”, русчадан карт һәм алтын балык, татарчага карт, онык һәм эт турындагы мультфильмнардан күренешләрне алдым. Беренче рәсемне дүрт көн ясадым. Башта бур белән фон эшләдем. Яңгыр яуды да юып төшерде. Яңадан ясарга туры килде. Уңышлы чыкты. Үземә дә ошады. Әмма, иң мөһиме, балаларны сөендерсен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X