Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бакчадан зур уңыш алыйм дисәгез...

    Шәмәрдәндә яшәүче бакчачы Илсөяр Кәбированың 8 киңәше.

     

    барлык яшелчәләргә дә су сипкәндә нашатырь спирты сибәргә (10 литрга 2 аш кашыгы);
     100 грамм чүпрәне 10 литр суда эретеп сипсәң, яшелчәләр гөрләп үсә;
    чөгендер баллы булсын өчен, сирәкләгәч аш тозы эремәсе сибәргә (10 литр суга бер стакан). Бу кишер, суган, сарымсак өчен дә бик файдалы;
    помидорларны фитофтороздан саклар өчен сөт яки сөт сыворыткасына бер тамчы йод тамызып сибәргә кирәк;
    помидор һәм кыярларга 10 литр суга 20 тамчы йод кушып ясалган сыекчаны вегетация чорында берничә тапкыр сипсәң, бөреләре күбәя һәм авыруларга каршы торучанлыгы арта;
    суган көпшәкләнмәсен өчен, утыртыр алдыннан чәй содасы эремәсенә салып торырга кирәк. Бер литр суга бер чәй калагы сода алына;
    җиләкләргә чәчәк атар алдыннан йод эремәсе сибегез. 10 литр суга – 10 тамчы;
    йод эремәсен шулай ук кәбестә дә бик ярата. Чәкән ясала башлаганда сибү яхшырак. 10 литр суга – 40 тамчы.

     

    Реклама

    https://vk.com/wall-211025107_43851

    фото: пиксабай

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: