Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бакчаны кошлар «һөҗүме»ннән ничек сакларга?

    Бакчадагы җимешләрне без генә түгел, кошлар да бик ярата. Канатлы дусларыбыз аларның уңыш бирә башлавын көтеп кенә тора. Бөтен күңелеңне салып башкарган хезмәтең бер мизгелдә юкка чыкмасын дисәң, кошлар “һөҗүме”нә каршы көрәш чаралары турында бүгеннән үк уйлый башларга кирәк, ди тәҗрибәле бакчачылар.

    Фольгадан тасма. Фольгадан ясалган тасма җил искәндә кыштырдый, кояш нурларын кайтара. Кошлар исә боларның берсен дә өнәми.

    CD-дисктан гирлянда. Моның өчен иске CD-дискларны бау белән бәйләп, җимеш бирүче агачка элеп кую да җитә. Алар фольга кебек үк җилдә тавыш чыгарып, кояш нурларын кайтаруы белән “һөҗүм”че кошларны куркытачак.

    Челтәр. Җимеш агачларына, куакларга җиңелчә генә сетка киертеп куярга да була. Агачка һава да керә, ач кошлар уңышсыз калдырыр дип тә куркасы юк.

    Кошлар өчен ванна. Ни гаҗәп, татлы җимешкә үрелгән кош моны ачлыктан түгел, ә сусавын басар өчен эшли икән. Шуңа күрә тәҗрибәле бакчачылар кошлар өчен бәләкәй генә су почмагы ясарга киңәш итә. Канатлы дуслар өчен дип куелган су краннан яисә су шешәсеннән тамчылап утырса яхшырак. Бу тавыш кошларны һичшиксез җәлеп итәчәк. Су эчкәч, аларның бакчадгы җиләк-җимештә гамнәре калмаячак.

    Радио. Бакчасында радио сөйләп торган кешегә уңыш өчен борчылмаса да була. Кошларның андый каты тавышларны җене сөйми.

    Җимлек. Дошманлашу нәтиҗә бирмәсә, көтелмәгән кунаклар белән дуслашып карарга була.  Бакчагызда берничә урынга җимлек элеп куегыз. Тамагы тук булган кошларның бакчадагы тәм-томнарга исе китмәве ихтимал.

    Реклама

    Карачкы. Бакчагызды карачкы бармы? Бик әйбәт! Кошлар зур “гәүдә”ле карачкыдан курка дип уйларга гадәтләнгән без. Чынлыкта исә алар елан, ябалак яки карчыга рәвешендәге карачкыдан да курка икән. Тагын

    шунысын да истә тотыгыз: карачкыны бакчаның әле бер, әле икенче почмагына күчереп йөртергә кирәк. Юкса кошлар бу куркыныч затның  бер дә хәрәкәтләнмәвен шәйләп алып, курыкмый да башлаячак.

    Кәгазь пакет. Бакчасында кукуруз үстерүчеләр өлгереп килүче чәкәннәргә кәгазь пакет киертеп куя ала. Алар чәчкәнгә һич кенә дә зыян салмаячак. Ә менә “һөҗүм”че кошлардан бик яхшы саклаячак.

     

    Фото: pixaday.com

    https://vatantat.ru/2020/05/24715/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: