erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бала белемле дә, тәрбияле дә булырга тиеш!

Бер төркем мәгариф алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

25 августта район мәгариф хезмәткәрләре һәр елны үтә торган киңәшмәгә җыйналдылар. Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан бу көнне тантаналы, бәйрәмчә иде.  Анда балалар төрле юнәлешләрдәге осталыкларын күрсәттеләр. Мәдәният йортында мәгариф өлкәсендәге казанышлар белән танышырга мөмкин иде.

Киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем  бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова катнашты.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров үзенең чыгышында узган уку елына йомгак ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде.

– Фикердәшләрнең август педагогик конференциясендә очрашуы яңа уку елы алдыннан район мәгариф  системасы эшчәнлеге, өлгергән проблемалар турында сөйләшү, аларны хәл итү юлларын, үсеш перспективаларын билгеләү өчен менә дигән мөмкинлек бирә, – диде ул.

Мәктәпкәчә белем бирү – мәгарифнең беренче баскычы. Нәкъ менә балалар бакчасында кешенең киләчәгенә нигез салына, шәхес тәрбияләнә.  Районда 52 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе эшли. 52 балалар бакчасының 11е – Арча шәһәрендә. Бүгенге көндә мәктәпкәчә учреждениеләргә 904 бала чиратта тора, шуларның 723е –  шәһәрдә. 3 яшьтән югары 82 балага урын юк. Район  җитәкчелеге әлеге мәсьәләне хәл итү буенча планлы  эш алып бара.

52 мәктәпкәчә учреждениенең 44ендә тәрбия бирү һәм укыту татар телендә. Яңа уку елында өстәмә 4 милли төркем ачылачак.

Бердәм дәүләт имтиханы – мәгариф оешмаларына анализ ясау өчен кадерле материал, ул сыйфатлы белем бирүгә ирешү өчен файдаланырга тиеш.

2021 елда 11нче сыйныфны 143 укучы тәмамлады. Алар барысы да имтиханнарны уңышлы бирде. 9 предмет буенча нәтиҗәләр республиканыкыннан һәм 2020 елныкыннан югары. Физика һәм тарих буенча түбәнрәк.

Арчаның 2нче урта мәктәбен тәмамлаган Эльвина Ризванова 100 балл җыйды.

Югары балл җыю буенча Арча районы 14нче урында: алар – 105. Бу барлык укучыларның 26,3 проценты.

2021 елда медальгә дәгъва итүчеләр 29 иде. Алар рус теле буенча кимендә 70 балл җыярга тиеш иде. Барысы да әлеге таләпне үтәде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Билгене дөрес кую – белем бирү учреждениесе җитәкчесе һәм педагогик коллектив җаваплылыгында.

Сыйфатлы белем бирүнең нигезендә укытучы хезмәте ята. Бүген әлеге һөнәргә таләпләр күп тапкырлар арта. Балаларның яңа буынын үстерү өчен педагог та яңа баскычка күтәрелгән булырга тиеш.

Күрелгән чараларга карамастан, мәктәпләрдә укытучылар җитми, бигрәк тә башлангыч сыйныфлар, математика һәм физика, рус теле укытучылары. Республикада һәм районда педагогик кадрларны максатчан әзерләүгә игътибар арта. Хәзерге вакытта максатчан программа буенча 21 студент укый. Быел район мәктәпләренә 7 яшь белгеч килде.

– Безнең алда катлаулы бурычлар тора, әмма алар әлеге тармакның үсеше бәйле булган һәркем аңлашып, бердәм булып эшләгәндә хәл итәрлек, – диде Р.Мөхәмәдияров.

Роза Шәяхмәтова, Ирада Әюпова үзләренең чыгышларында Арча районының мәгариф өлкәсендә алдынгы урыннарда баруын билгеләп үттеләр, киләчәктә дә шулай булыр, дигән ышаныч белдерделәр.

– Район бюджетының төп өлеше мәгариф өлкәсенә туры килә, 2020 елда ул 833 млн. сум күләмендә булды (68 процент). Узган уку елында район буенча бер укучыга уртача чыгым 95,3 мең сум, балалар бакчасында тәрбияләнүчегә 119 мең сум тәшкил итте. Укытучыларның уртача хезмәт хакы – 32372,41, тәрбиячеләрнеке  32678,38 сум. Ел саен яңа объектлар төзү һәм төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарыла, федераль яисә республика бюджетыннан күрсәтелә торган ярдәмне генә көтеп утырмыйбыз, кичектергесез булган мәсьәләләрне үз көчебез белән хәл итәргә тырышабыз, – диде район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында.

Мәгариф учреждениеләре алдында торган төп  максат – белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм районда яшәүче һәр бала өчен тигез мөмкинлекләр булдыру. Чыгарылыш сыйныф укучыларының йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белем бирү сыйфатының иң актив күрсәткечләренең берсе булып кала бирә. Шунысы куанычлы, узган ел белән чагыштырганда барлык фәннәр буенча да уңай динамика күзәтелә. Бу укытучыларның максатчан эше нәтиҗәсе.

Районда көчле педагогик корпус эшли, балалар  күрсәткән нәтиҗәләр шуны раслый. Шуның белән бергә мәктәпләрнең педагогик коллективлары яңа шартларда үсешкә әзер булырга тиеш.

Белем бирү өлкәсендә тагын бер мөһим бурыч – укучылар белән тәрбия эше алып бару. Шәхесне үстерергә, һөнәр сайлау, иҗат, эчтәлекле ял һәм җәмгыять тормышына яраклашу өчен шартлар тудырырга.

Безнең бурыч – баланың тулысынча шөгылен тәэмин итү, шул вакытта гына аны тискәре гадәтләргә тартылудан, Интернетка бәйлелектән һәм социаль челтәрләрдән сакларга мөмкин. Шул ук вакытта балаларны төрле яктан үстерү һәм арта барган мәгълүмат йөге укучыларның сәламәтлегенә зыян китерергә тиеш түгел.

Соңыннан бер төркем мәгариф алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X