erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Бала чактагы хыялымны тормышка ашырам...”

Җәйнең патшасы булган чәчәкләргә багышланган бәйге безнең Инстаграм социаль челтәрендә егерме көн дәвамында барды. Берсеннән-берсе матур меңгә якын фото кабул иттек.

Барлыгы 78 кеше үзара көч сынашты. Үзебезнең районнан кала Биектау, Әтнә, Балтач районнарында яшәүчеләр дә бар иде. Инстаграм челтәрендә “Чәчәк – җәйнең патшасы” исеме астындагы бәйге башлану турында хәбәр урнаштырганнан соң килгән фотоларны урнаштырып барырга өлгерми идек. Алар һәрберсе игътибарга һәм ихтирамга лаек. Гади фотолар гына булса да, алардагы гүзәллек күпме хезмәт нәтиҗәсе бит.

Бәйге шартлары буенча, һәр кешенең хезмәте аерым урнаштырып барылды. Инстаграм язылучылары аларга “миңа ошый” дигән төймәгә басып, тавыш бирделәр. Әлеге тавышлар буенча җиңүчеләр билгеләнде. Шулай итеп, Рәзимә Бариева (1 урын), Айгөл Һадиева (2 урын), Гөлназ Галимова (3 урын) җиңүчеләр дип табылды. Аларның һәркайсы белән күрешеп, фотолардагы гүзәллекне үз күзләрем белән күреп кайттым.

 

“Бала чактагы хыялымны тормышка ашырам...”

Беренче урынны алучы Рәзимә ханымны районыбызда белмәүчеләр сирәктер. Якты Көндә үз крестьян-фермер хуҗалыкларын булдырып, йорт кошлары үстерү белән шөгыльләнүче Рәзимә һәм Радик Бариевлар күпләргә таныш. Ә шәһәребезнең Пушкин урамында урнашкан чәчәкле капка төбенә фотога төшәргә килүчеләр шактый. Мин дә шундыйларның берсе булдым. Рәзимә ханымны җиңүе белән котлап, әңгәмә корырга килгәч, капка төбеннән фотога төшмичә уза алмадым. Андагы чәчкәләрнең төрлелегенә, төсләрнең чуарлыгына битараф калып булмый.

- Кечкенәдән чәчәкләр яратам мин. Иң зур хыялым үз йортымның әйләнә-тирәсен чәчәкләргә күмү иде. Бала чактагы әлеге хыялымны тормышка ашырып яшим. Гомумән, мин әтиемә охшаган, бар яктан да хыялый кеше. Гаиләдә без өч кыз туган. Ләкин туганнарымда миндәге кебек хыялыйлык юк. Ә әтием, яше 80гә барса да, йорт тирәсен минем кебек матурларга, хыялларга чумып эшләргә ярата. Минем хезмәтне дә килеп тикшереп, үз бәясен биреп китә әле, – дип елмайды Рәзимә Бариева.

Тумышы белән Биектау районыннан булган ханым, тормыш иптәше белән Арчага килеп яши башлагач, яңа җиргә бик авырдан ияләшә. Башта бер бүлмәле фатирда яшиләр, мал-туар, бакча эшен яратканга, берничә елдан, бар көчләрен куеп, үз йортларын булдыра алар. Бүген аларның менә дигән йорт-җирләре, үз хезмәтләре, эшләрен дәвам итүче уллары Булат бар. Әти белән ул мал-туар, фермерлык хезмәте белән шөгыльләнсә, хуҗабикә йорт тирәсендәгесен тәртиптә тота.

– Сез уздырган бәйге турында миңа күршем Альбина әйтте. Чәчәкләремне үзе кереп төшерде, үзе сезгә җибәрде. Бәйгенең башыннан ахырына кадәр контрольдә тотты. Җиңүем турындагы хәбәрне дә ул беренчеләрдән булып җиткерде. Беренче чиратта аңа зур рәхмәтемне әйтәм. Шулай ук безгә тавыш бирүче һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Башта әллә ни мөһим кебек тоелмаса да, тавышлар күбрәк җыелган саен, үзем дә азартка кереп киттем, – диде Рәзимә ханым, бәйгедән алган хисләре белән уртаклашып.

Мактау сүзләреннән тыш, “ә кайда яшелчәләр, хоть файдасы тияр иде?!...” дип язучылар да бар иде. Шундый “борчылучылар”ны тынычландырыр өчен генә булса да, яшелчә бакчаларын да карап чыктым. Бәрәңге, помидор, кыяр, кишер, борыч, тәмләткечләр – барысы да шаулап үсеп утыра. Афәрин, диясе генә кала!

 

Гөлләр яратучы Айгөл

Икенче урынны яулаучы Айгөл Һадиева да Арчада яши. Левитан урамындагы чәчәкләргә күмелеп утыручы йортны алар әле бер ел элек кенә сатып ала. Моңарчы авылда, аннан фатирда яшәүче яшь гаиләгә әлеге йорт матурлыгы, уңайлыгы белән ошый.

Айгөл – Яңа Кенәр кызы. Биредә туып-үсеп, урта белемне алганнан соң, башта кооператив техникумын тәмамлый, аннан соң шул ук юнәлеш буенча югары белем ала. Кечкенәдән матурлыкка гашыйк, кул эшләренә оста кыз тегү эшен дә үзләштерә. Хәзер үзенә, гаиләсенә, якыннарына теләгән киемнәрен тегә. Әлеге эштән күңеленә рәхәтлек ала ул. Бүген ул балалар бакчасында пешекче булып эшли. Хезмәттәшләре аны мактап туя алмый, бар яктан да булганы өчен хөрмәт итәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Фатирда яшәгәндә дә гел йорт тирәсендә нидер эшли идем. Кечкенә генә булса да, бакчада яшелчәләр үстердем, аның тирәсенә чәчәкләр дә утырта идем. Тәрәз төпләрендә гөлләр шау чәчәктә утырды. Үз йортыбыз булгач та, гөлләремне бирегә алып килдем. Бер ел элек, август ахырында, Гөлүсә Зәкиевна Казанга күченеп киткәч, әлеге матур йортны без алдык. Күпләргә таныш чәчәкләр үстерүче Гөлүсә ханым тудырган матурлыкны саклап калуны, һәр ел чәчәкләр үстерүне үземә максат итеп куйдым. Шөкер, йортыбыз тирәсендәге быелгы җәйге гүзәллеккә сокланып туя алмыйм, диде Айгөл ханым.

Чынлап та, Раиф һәм Айгөл гаиләсенең капка төбендәге, ишегалдындагы, тәрәз төбендәге чәчәкләрнең төрлелегенә сокланмый мөмкин түгел. Бергәләп тудыра, бергәләп саклый алар бу матурлыкны. “Чәчәк – җәйнең патшасы” бәйгесенә катнашырга Айгөлгә тормыш иптәше тәкъдим итә. Һәр эшне әнә шулай киңәшләшеп эшли алар.

- Күпьеллык чәчәкләрне башка төрлеләре белән тулыландырдым. Сукмак кырыйларына утырттым, чүлмәкләргә утыртып та тезеп куйдым. Үсентеләрен сатып алмадым, кыштан үзем чәчеп үстердем. Шуңа да үз хезмәтеңнең матур нәтиҗәсен күрү күңелгә рәхәт. Бөтен район халкыннан мактау һәм соклану сүзләрен ишетү тагын да рәхәтрәк. Хезмәтемне югары бәяләп, безнең фотоларга тавыш биргән һәркемгә зур рәхмәт, диде Айгөл ханым.

 

Матурлыкка гашыйк гаилә

Өченче урынны алучы Гөлназ Галимова белән танышырга дип Арчаның Фабрика урамына юл тоттым. Җиңүче күрсәткән адрес буенча урнашкан йортны табу авыр булмады. Шау чәчәккә күмелгән йорт янына туктадым. Гөлназ ханымның биредә торуына шигем юк иде.

Капка төбеннән үк мөлаем, җор телле ир-ат каршы алды. Фәрит әфәнде үзен Гөлназ Галимованың тормыш иптәше дип таныштырды һәм өйгә дәште. Ишегалдындагы матурлыкка, уңайлылыкка сокланып торган арада Гөлназ ханымның үзе белән дә таныштык.

- Мин Арчага әти-әнием белән Үзбәкстаннан күчеп кайттым. Тормыш иптәшем Фәрит Арча районыннан. Кызыбыз Азалия бүгенге көндә икенче курс студенты. Әлеге йортта без 13 ел яшибез. Барын да үз көчебез, үз тырышлыгыбыз белән булдырдык. 20 елдан артык хастаханәдә эшләдем. Хәзер минем яшәеш, минем хезмәтем ул чәчәкләр һәм үсентеләр, – дип башлады ул сүзен.

Хастаханәдә эшләгән чагында ук Гөлназ Галимова чәчәкләр үстерергә ярата. Үсентеләр үстереп танышлары, хезмәттәшләре белән бүлешә торган була. Аның тырышлыгын, бу хезмәткә тирә-яктагыларның битараф булмавын күреп, Гөлназ ханымның әнисе Тәскирә ханым аңа үз эшен башларга тәкъдим итә.

- Шулай итеп, чәчәк, яшелчә үсентеләре үстерү эшенә башым белән чумдым. Әнием моңа зур этәргеч һәм һәр башлангычымда терәк. Тормыш иптәшем дә каршы килмәде, киресенчә, иң зур булышчым ул минем. Кызыбыз да кечкенәдән безнең тирәдә әлеге эшкә өйрәнеп үсте. Бүген һәр эшне бергәләп башкарабыз, дип дәвам итте ул.

Матурлыкка гашыйк әлеге гаилә безнең бәйге башланганда Арчада булмый. Бәйге турындагы хәбәрне гаилә дуслары җиткерә аларга. Шулай итеп катнашырга булалар. Алар җибәргән фотолар тиз арада тавыш җыя, укучыларыбыз мактау һәм соклану сүзләрен язалар.

- Беләсезме, кечкенә генә орлыктан матур чәчәк үстерү ул зур хезмәт. Кәефсез, барын да туктатырга теләгән вакытлар була. Әнә шундый көннәрдә, чәчәкләрем янына чыгам да, шушы матурлыкны күреп, үзебезнең хезмәткә куанып күңелемә рәхәтлек алам. Чөнки безнең эш үзебезне генә түгел, тирә-яктагыларны да куандыра, –  диде Гөлназ Галимова, һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткереп.

 

Бәйге булгач, бүләкләрдән башка булмый. Җиңүчеләребезгә бүләкләрне бәйгенең иганәчесе шәхси эшмәкәр Роза Ибатуллина бирәчәк. Арча үзәгендә урнашкан “Роза” бакчачылык үзәге” тәкъдим иткән бүләкләр тиздән җиңүчеләргә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X