erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бала хәсрәте - тиңдәшсез хәсрәт

Булатның хатыны Иркә иртән торып тагын базарга сәүдә итәргә китте.

Бер генә көн булса да ял ит, бала янында бул, диясе бик килде аның. Ләкин, булдыра алмады. Ни дисәң дә, баланы терелтергә, дәваларга тагын бик күп акча кирәк бит әле. Газизеңнең күзеңә карап өзгәләнүләрен, сызланудан ыңгырашуларын, аркалары арудан борчылуларын, аякта чабып йөрүче нәниләргә карап, күзе белән алар артыннан йөгерүләрен күрү бик авыр. Бала хәсрәте тиңдәшсез хәсрәт икән ул.

Уллары Ирек инде өч яшен тутырса да, үзе хәрәкәтләнә, аякларына баса алмый. Башта сау-сәламәт кебек тоелса да, үсә-үсә аның кимчелекләре килеп чыкты. Табибларның кайберләре балага кечкенә чагында салкын тию шулай эз калдырган дисәләр, икенчеләре әнисенең йөкле вакытта грипп белән авыру нәтиҗәсе булырга мөмкин дип  тә белдерәләр. Тик бүген сәбәпләр эзләр  чак түгел шул, алар вакытны сузмыйча дәваларга ашыгалар. Чөнки операциягә барырга соңга калулары бар. Ә аның өчен күп-күп акчалар кирәк. Бар табышларын шушы максатка җыялар. Туган-тумачаның да ярдәме зур. Көттереп кенә дөньяга килгән сабыйлары алар гаиләсенә бәхет алып килмәде шул. Зарланырга, кешегә сиздерергә, ярдәм сорарга теләмәсәләр дә, бу ачы хакыйкать белән килешми чара юк. Язмышларга язылган, ялгышлар артына яшеренгән дөреслектән качып булмый. Бары тик шулай язган булгандыр, барысы да үтәр, авырлыклар  вакытлыча гынадыр дип үз-үзеңне юатып кына була.

Саклык белән генә улын алып, ярым яткырып алдына утыртты да, Булат әнә шулай уйларга бирелде. Кызыксынып бар якны күзәткән, ләкин теле белән аңлатып бирә алмаган нарасые бәгырен телем-телем телде аның. Ни өчен тормыш әле яши генә башлаган сабыйны шулай сыный? Кемнең хаталарын аның баласы түли? Әллә үз хаталары бәхетле булырга ирек бирмәдеме?

Тормышны ничек тә җайларга тырышалар, баланы терелтер өчен бар тырышлыкларын куялар алар. Көндезен хатыны базарда сәүдә итсә, ир кичен каравыл хезмәтендә тора. Югары белем алганлыкка дипломы  да бар, менә дигән эш урыны да бар иде. Ләкин бала хакына барысын да корбан итәргә, вакытлыча булса да төнге эшкә кереп торырга туры килде аңа. Төп максат хәзер үзе өчен яшәү, дан-дәрәҗә куу түгел – ә баланы терелтү, аякка бастыру.

Көннәр буе өйдә торганда уйланыр өчен вакыт күп. Күз яшьләре белән елап калган ярлар да, уйланмыйча әйтелгән сүзләр, кылынган гамәлләр дә  искә төшә. Терсәк якын, ләкин тешләп булмый. Хәер, тешләргә мөмкинлек булса да, аның вакыты булмас иде. Чөнки баланы карау сәгатьләп кенә түгел, минутлап бүленгән. Ашарына әзерләү, тиешле даруын бирү, уколын кадау, массаж ясау, киемнәрен алмаштыру, хәрәкәтләнергә өйрәтү, вакытлап аркасына, эченә яткыру, башларын ял итерү, һава сулату... Элегрәк  уколларны табиб килеп ясый иде. Көнгә ничәмә тапкыр кеше килеп йөри аламени? Инде Булат акрынлап укол кадарга да, кан басымын үлчәргә дә, массаж ясарга да үзе өйрәнде. Бары тик файдасы гына булсын, баласы гына терелсен. Ә ул өметләнә, килер көнгә ышаныч белән яши. Улының хәле авыраеп киткәч, төшенкелекә бирелеп, тез чүгеп ала да, шунда ук үзен кулга алырга көч таба. Аның улы яшәргә тиеш, ул бит җиргә яшәр өчен килгән. Күз яше түгеп утыра торган чак түгел. Булат тырышырга, тормыш иртәше Иркәгә терәк булырга бурычлы.

Шунда тагын уйларга бирелә. Яраттымы соң ул аны. Яки кызның әти-әнисенең байлыгына кызыктымы. Яши башлагач чит байлык җанны җылытмый, бәрәкәтле булмый икән ул. Үзең эшләп тапкан кадерле икән. Иркәнең үзенең фатиры булу, шәһәр тормышы кызыктыру, көч түкмичә генә җитеш тормышка килеп керү, булачак хатыны әти-әнисенең шул вакытта ук үз сәүдә нокталары булу йогынты ясамый калмады билгеле. Ә Эльвира авыл кызы, аның белән барысын да яңа баштан башларга, тормышны үзләренә көйләргә, дөресен генә әйткәндә, рәхәт яшәр өчен көч түгәргә кирәк иде.

Яшьлек бакчасы да буш түгел шул  Булатның. Беренче мәхәббәте  – алты ел очрашып йөргән кызы Эльвира менә хәзер дә еш төшкә керә, еллар узган саен сагындыра. Тик Булатның гына мәхәббәт, мәңге онытылмас беренче ярату турында уйлаганда да улы язмышы, аның киләчәге исеннән чыкмый. Елмаерга да оныткан чаклары җитәрлек аның.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Булат зәңгәр күзле, телгә оста, чибәр егет иде. Эльвира  да төшеп калганнардан түгел. Бер мәктәптә укымасалар да, авыл аралары якын булганлыктан  аларның очрашмый калган көннәре сирәк булды. Дуслык мәктәптән, бик яшьтән башланды. Булат кызның үзе өчен үлеп торуын да аңлап, белеп йөрде. Соклангыч пар иде алар. Мәктәпне тәмамлау белән икесе дә калага  укырга киттеләр. Өч  ел уку белән Булатны армия сафларына алдылар. Әй, бу вакытта кызның ничек өзгәләнүләрен белсәгез икән. Егет урынына үзе китәрдәй булды. Хәтта укуын ташлар чиккә җитте, сагынды, сагышланды. Курсташ дуслары ярдәме белән көч-хәлгә ул елны ерып чыкты. Ике ел вакытны берәмлекләп санап үткәрде. Кичләрен чыгулар онытылды, авылга кайткач та клубка теләр-теләмәс барды. Гайбәтләрдән, яман сүзләрдән, Булатына хыянәттән курыкты ул. Һәр кичне солдат егетенә хат язуга багышлады. Аның кайтуын көтә-көтә кулъяулыклар чикте. Егет тә солдаттан үзе кебек сагынып кайтыр, укуын бетерү белән кавышырбыз дип хыялланды.

Өметләр икең бер уйда, бер теләктә, бер максатта булганда гына аклана шул ул. Булат армиядән үзгәреп, эреләнеп кайтты. Артык ялынып торуларны кирәк тапмады. Кызны артык сагынмаган иде бугай. Кайту белән Эльвира янына очып килер, сөйләшеп сүзләре бетмәс кебек тоелса да, ул артык ашыкмады. Башта авылына кайтты. Әти-әнисе янында кунак булды,  дуслары белән аралашты, кызлар озатып килүне дә читтә калдырмады. Менә шунда кунак кызларының берсе эләктереп алды да инде аны. Ул вакытта бит солдатка бару егет өчен, ә солдат егетнең озата кайтуы кыз өчен зур дәрәҗә иде. Эләктереп кенә калмады, тәмам башын әйләндерде. Булат ике кыз арасында йөреп, тәмам буталып бетте. Ахыр чиктә тәүге ярын ташлап, биргән вәгъдәләрен онытып, шәһәр кызына ияреп, ерак шәһәргә үк китеп барды. Эльвираның күз яшьләре белән ялынулары, тик бер генә тапкыр очрышып, аңлашырга чакырулары да нәтиҗәсез булды. Ике ел үзен көткән кызның бөтен уй-хыяллары чәлпәрәмә килде. Ул киләчәген Булаттан башка күз алдына да китерә алмый иде. Менә бүген улын кочаклап шәһәр тәрәзәсеннән карап утырганда күз кырые белән генә бер карар иде ул Эльвирага. Хәленнән килсә, йөгереп барып, яшьлек хаталары өчен гафу үтенер иде. Үткәннәргә кире кайтса, рәнҗеткән чакларын хәтереннән сызып ташлап, бергә булырга чакырыр иде.

Эльвира бүген бәхетсез түгел. Янында тиң яры, балалары бар. Тормыш иптәше прокуратура хезмәтендә эшли, хокук белгече. Шулай да оныта алдымы икән ул Булатны. Үзеннән дә яшерергә теләсә дә, ул аның күңел халәте булып тышка ургыла. Барлык шигырьләрендә җавапсыз мәхәббәт чагылыш таба. Елның һәр фасылыннан ул мәхәббәтен эзли, сөйгән яраларны югалтмаска өнди. Ләкин бу шигырьләр инде Булатка барып җитми.  Хәер, сөюне салып таптаган ир аны йөрәге аша үткәрә белер микән... Тормыш сынаулары йөрәген бераз йомшарткан булса гына...

                                                    Ләйлә Шиһабиева.

Автор : Әсәдуллина Эльвира

Фото: yntymak.kg

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/ll-yalgysh-ll-yazmysh-/Bala-h-sr-te--ti-d-shsez-h-sr-t-313746/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X