erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бала тапканда вафат булган Арча кызы Диләнең гаиләсенә ярдәм кирәк

Кыз бала алып кайту Диләнең күптәнге хыялы булган. Ноябрьдә игезәк кызларны дөньяга китереп, кулларына алып сөяргә дә өлгермичә вакытсыз вафат булган Дилә Фәтхуллина турындагы хәбәр барыбызны да тетрәтте. Аны Арчада җирләделәр.

Арча районының Шура авылында туа ул. Апасы Ләйсән белән икесен язмыш яшьтән сыный: аврып башта әтиләре, берничә елдан әниләре үлеп китә. Кызлар үз көннәрен күрү өчен тырышып-тырмашып яши башлый. Апасы Ләйсән гаиләсе белән Биектауда урнашкач, Дилә дә, гаилә тормышы барып чыкмагач,  улы Әмирханны ияртеп апасы янына китеп бара, шунда эшкә урнашып яши башлыйлар. Язмыш аларны Радик белән очраштырып, кабат әни булу бәхетен бүләк итә. Тик балаларны парлашып үстерергә генә язмаган икән... Бүгенге көндә Диләнең гаиләсе кешегә түлә фатирда яши, үзләренең торак мәсьәләсе хәл ителмәгән. Бер атага гына торак мәсьәләсен дә хәл итәргә, гаиләне дә тәэмин итәргә финанс мөмкинлеге җитми. Ләйсәннең үз гаиләсе. Ул сеңлесенең гаиләсен бер минутка да игътибарсыз калдырмый, әлбәттә, балаларны үстерешүдә ул төп терәк.

Якташыбыз Диләнең гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ. “Райондашлар арасында мөмкинлеге булган изге күңелле кешеләр булса, ярдәм итсеннәр иде”, — ди Ләйсән Мортазина.

 

Изгелек җирдә ятмый. Тамчыдан күл җыела. Бергәләп ярдәм итикче.

Ярдәм итәргә теләүчеләргә: Муртазина Лейсан Динаровна

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Номер счета 42307810262160122312 отделение “Банк Татарстан” №8610 ПАО СБЕРБАНК БИК 049205603 кор.сч. 30101810600000000603 ИНН7707083893 КПП 165502001

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X