erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бала туган, тиешле бүләкне бирмәгәннәр

Прокуратура катнашкан

Арча районы прокуратурасына бер ана мөрәҗәгать итте. Ул баласы тугач 2021 елның гыйнварында Арча үзәк хастаханәсенә бала кирәк-яраклары белән  бүләк  комплектын бирүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Аңа 2021 елда мондый социаль ярдәм чарасы каралмаган, дип аңлаталар.

Ачыкланганча, район хастаханәсенең әлеге хатынга бала кирәк-яракларын бирүдән баш тартуы кануный түгел. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 12 апрелендәге 1100 номерлы карары нигезендә, яңа туган балалы гаиләләрне бала кирәк-яраклары  бүләк комплекты белән тәэмин итү каралган. Әлеге документ нигезендә, уртача җан башына кереме Татарстан Республикасында җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаган яңа туган баласы булган гаиләләр шундый бүләк алырга хокуклы. Бүләк комплектлары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап бала туганда бирелә. Законда әлеге социаль ярдәм программасын тормышка ашыруның соңгы срогы күрсәтелмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район хастаханәсенең баш табибы адресына тәкъдим кертелде, ул каралды һәм канәгатьләндерелде. Прокуратура катнашканнан соң мөрәҗәгать итүчегә тиешле бала кирәк-яраклары комплекты бирелде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эльвира Мозафарова,

прокурор ярдәмчесе, 3 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X