Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Балабыз булмагач, иремне үзем икенче хатын кочагына этәрдем

    – Аһ, әле син бердәнбер кызыңа акча жәллисеңмени? Мин сине супер әти дип йөри идем.

    Нинди бәхет – Гөлия тагын әтисе янында! Өч айга якын әтисе белән яшәячәк. Өч ай! Ул әнисен дә ярата. Уку вакытында гел аның белән була бит. Ә менә каникулларда... Әнә шулай ике якны да тигезләп йөреп үсә инде кыз. Әти–әнисе аерылышканда биш яшендә булса, хәзер унбишенче җәен каршылый. Болай йөрү Гөлиягә ошый да. Кая булма, аңа ярарга тырышалар, патшабикә диярсең, баш өсте, дип һәр теләген үтиләр. Сыйныфташларында әле андый алкалар, йөзекләр дә, күлмәкләр дә юк. Гөлиядә генә иң соңгы модель компьютер, утыз меңлек телефон. Алмый гына карасыннар, әнисен әти янына китәм, дип куркыта, әтисенә башка килмәү белән яный. Ә холкы!

     ... Белмим, үскәч кем булыр ул бала. «Яман юлдан гына китмәсен инде. Болай бер яктан икенчесенә этеп–төртеп йөртелгән сабыйның киләчәге бәхетле генә була күрсен», – дип еш кына елаштыргалап ала әбисе дә.

    Ә Гөлиягә нәрсә? Диңгез тубыктан.

    – Әти, миңа велосипед кирәк, – диде ул беркөн кич.

    – Ник, кызым, узган ел гына туган көнеңә алып бирдем бит.

    – Анысының модасы чыккан инде. Миңа яхшысы кирәк.

    – Яхшысы кыйммәт бит, кызым.

    – Аһ, әле син бердәнбер кызыңа акча жәллисеңмени? Мин сине супер әти дип йөри идем.

    – Кичә генә планшет алдык бит, кызым. Акча бетте. Икенче айда алырбыз.

    – Миңа иртәгә кирәк. Акчаң бармы, юкмы, анысы минем эш түгел. Алайса нигә әнигә өйләндең, нигә мине таптыгыз?

    Ул шунда ук телефонын алып, әнисе номерын җыйды, әтисе ишетсен дип кычкырып сөйләште, аннан ачуы килеп йокы бүлмәсенә кереп китте.

    Нишләсен ата, икенче көнне дустыннан әҗәткә акча алып, кызына велосипед бүләк итте. «Ярый әле яше җитми, таныклыгы юк, югыйсә, машина сорарга да оялмас иде»,  – дип уйлады икенче хатыны, әмма кычкырып сүз әйтергә базмады. Нишли ала, хатыныннан аерылганын, баласы барын белеп чыкты, хәзер менә түзә инде.

    –  Гадел, әйдә, Гөлияне әнисенә илтеп куйыйк та, бер атна ял итеп кайтыйк, – диде ул бер көнне иренә.

    Тик бу сүзләрне Гаделдән алданрак Гөлия ишетте.

    – Мин беркая китмим, сезнең белән барам, – дип чәчрәп чыкты кыз.

    – Әниең ял итәргә киткәндә, сине монда калдыра бит. Бәлки, безнең дә үзебезнең генә барасы киләдер,.

    Гөлия, башын стенага бәрә–бәрә еларга тотынды. Югалып калган Гадел икесе арасына керергә мәҗбүр булды.

    – Ярар, ярар, елама, син дә барырсың.

    Гөлия сугышта җиңү яулаган генерал кебек башын күккә чөеп, Луизага мыскыллы караш ташлап, урамга чыгып йөгерде.

    –  Бала нәрсә кыланса, шуны хуплап торырга ярамый бит инде. Киләчәге турында уйлагыз, – диде Луиза иренә.

    –  Минем кызым ул. Үзеңнең балаң булмагач, аңлыйсыңмыни соң син мине? – диде тегесе аңа каршы.

    Гадел хатынының иң нечкә җиренә төрттергәнен соңыннан аңлады. Тик хәзер авыздан чыккан сүзләрне җыеп алырга соң иде. Ә Луиза тешен кысып түзде, ләм–мим сүз әйтмәде, күзләреннән менә–менә атылып чыгам дип торган күз яшьләрен кул арты белән сөртеп, савыт–саба юарга тотынды. Гаделе гафу үтенер дип көтсә дә, аны ишетү насыйп булмады. Ә Гаделнең хатынын юату башына да килмәде, ул үз уйларына кереп чумган иде. Юк, мондый тормыш аның өчен дә кызык түгел, тик... Үткәннәрне кире кайтарып булса икән ул. Ялгышты шул Гадел, ялгышты.

    Армиядән кайту белән өйләнде ул. Тик яшәп кенә китә алмадылар. Яшь хатынның кайнана–кайнатаны көйләп торасы килмәде, ә Гадел өлкән яшьтәге әти–әнисен үзләрен генә калдырырга теләмәде. Менә читтә тагын бер кызы үсә ирнең. Тик ул хатыны кызны Гаделгә якын да җибәрмәде. Бала икенче кешене әтисе дип санады. Дөресен белгәч тә, Гаделне өнәп бетермәде.

    Бик озак өйләнмәде Гадел. Әти–әнисен карады, тәрбияләде. Әтисе үлгәч кенә, әнисе киңәше белән, өйгә килен алып кайтырга булды. Дания апа Айсылу киленен күрү белән «аһ» итте. Улыннан күпкә яшь кыз бит. Теле белән бер сүз әйтмәсә дә, күз карашыннан ук бер–берсен аңлады килен белән кайнана. Гадел дә кайсы якка авышырга белмәде, әнисен дә жәлләде, хатынын да якын итте.

    Балалары Гөлия тугач, кая басканын белмәде ир. Дания апа да оныгын бик яратты. Сабый килен белән дә араларын көйләп җибәрде. Шулай бар да тигезләнде генә дигәндә... Айсылуның армиядән егете кайтты. Беренче мәхәббәте. Йөргән кызының кияүгә чыкканын белгәч, контракт буенча хезмәт итәргә калган иде. Тик күпме читтә качып йөреп була? Монда аның әти–әнисе, туган ягы, сөйгән яры. Тартып алам, баласын да үстерәм, дип тәвәккәлләп кайтты һәм... сүзендә торды да. Шулай гаилә чәлпәрәмә килде. Ярый әле, Луиза ялгызлыгын уртаклашырга риза булды. Югыйсә, Гадел өчен көннәре караңгы төнгә әйләнгән иде.

    Луиза да иреннән аерылган хатын.

    –  Унбиш ел балабыз булмады. Ә ирем бала теләде. Икенчегә өйлән, әле соң түгел, дидем. Киттем. Күптән кирәк булган, менә бит, ул үстереп яталар, – диде ул Гаделгә танышканда.

    Ир аның көчле рухлы булуына сокланды. Үз кулы белән ирен икенче бер хатынның куенына тыккан бит. Хәзер шуның бәхетле булуына сөенә. Бу батырлык түгелмени? Барлык хатын–кызлар да мондый адымга бара алмый.

    Өйләнештеләр. Чөкердәшеп яшәп яталар. Дөрес, гаиләдә савыт–саба шалтырамый тормый. Ызгышсалар да, бик тиз дуслашалар. Дания апа белән дә уртак тел тапты бу килен. Киңәшләшәләр дә, серләшәләр дә.

    … Шулай  уйланып  бик  озак  утырды  Гадел. «Аллага  шөкер,   тормышым  яхшы. Сөенергә генә кирәк, – дип үзен юатты. – Ә Луиза сүзләренә колак салу зыян итмәс. Дөрес сөйли, баланы бозабыз бит».

    Ул урыныннан торды да, хатыны янына килде, җилкәсенә кулын салды.  Луиза борылып карагач, кызарган күзләрен күреп, әллә нишләп китте.

    –  Ярар инде, хатын, үпкәләмә. Син хаклы. Артыгын кыланам бугай, – диде Гадел. – Карале, әйдә тәрбиягә бер малай алабыз. Әле без аны үстереп кеше итәрлек хәлдә. Тормышыбызны бизәр, Гөлиягә дә энекәш булыр.

    Луиза иренә борылып карады. Хәзер аның йөзе, күзләре, иреннәре бәхеттән, шатлыктан май кояшыдай балкый иде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: