erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: Арча Сабантуенда балалар рәхәтләнеп күңел ачты

Арча стадионында Сабантуй мәйданы иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде.

Милли көрәш, атлар чабышы Сабантуйның йөзек кашы булып саналса да, милли бәйрәмебез җитүгә иң каунган кешеләр, мөгаен, балалардыр. Гореф-гадәтләргә тугры калып, Сабантуй алдыннан районыбызның барлык авылларында, шәһәребездә җыр-бию, уен-көлке белән бәйрәмгә бүләк җыю күренешләре оештырылды. Урам тутырып, йорттан йортка кереп, бүләк җыючы сабыйларны һәркем баллы тәм-томнар белән дә сөендерергә һәм, ил-көннәребезгә тынычлык, йортларыбызга бәрәкәт теләп, киләсе бәйрәмнәрне дә тынычлыкта каршы алырга язсын, дип колгага бүләкләрен эләргә ашыкты.

Сабантуйның төп мәйданына кергәнче үк балаларны балалар бакчалары коллективлары каршы алды. Тәрбиячеләр сабыйлар өчен аерым мәйданчыкта кечкенә генә Сабантуй оештырды, дисәк тә ялгыш булмас. Иң беренче, әле Сабантуй башланганчы ук, нәниләрне Арчаның икенче балалар бакчасы тәрбиячеләре каршы алды. Нинди генә төрле уеннар белән сөендермәде алар сабыйларны! Катнашучылар кашыкка йомырка салып та, капчык киеп тә йөгерделәр, көянтә-чиләкләр асып, су да ташыдылар, күзләрен бәйләп чүлмәк тә ваттылар. Балалар күңленә бигрәк тә “ат”та йөгерү хуш килде. Мәйданчык уртасында җырлы-биюле татар уенары гөрләде.

“Сабантуй бәйрәменең балалар өчен әһәмияте бик зур, – ди Арчаның икенче белалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзия Камалова. – Май ахырында без тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе, татар теле тәрбиячесе, физик тәрбия инструкторы белән бергә бакчабызга йөрүче балалар белән дә Сабантуй бәйрәме үткәрдек. Балалар бәйрәмне көтеп алды, алдан ук әзерләнде: шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнделәр. Тәрбиячеләр бәйрәм турында әңгәмәләр уздырды. Бәйрәм көнне милли киемнәр кигән зурлар төркеме балалары бакча буйллап Сабантуй бәйрәменә чакырып, бүләкләр җыеп йөрделәр. Ул көнне бакчабыз милли көйләрдән яңгырап торды.  Сабантуйга борынгыдан ук килгән уеннар оештырылды: кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, бау тартышу, җырлы-биюле уеннар, көрәш. Һәр бала бәйрәмнән бүләк белән китте. Алар бәйрәмнән бик шат калды”.

“Бүген биредә шәһәребезнең барлык балалар бакчалары коллективлары сабыйларны уйната, җырлата, биетә, аларга бәйрәм бүләк итә, – диде район мәгариф идарәсе методисты Алинә Иманаева. – Һәр коллективка 30ар минут бирелгән. Тәрбиячеләр дә бик яхшы әзреләнгән, балалар да бик теләп халык уеннарында катнаша. Иң җитезләр исә бүләкләргә дә ия булды”.

Арчаның 9нчы балалар бакчасыннан балаларның күңелен күрергә татар теле тәрбиячеләре Нурфия Әхмәтшина, Гөлүсә Миннебаева, педагог-психолог Айсылу Абулаезова килгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Барлык уеннарны да татар телендә генә оештырабыз, – диделәр алар. – Электән килгән Сабантуй уеннары, татар халык уеннары белән бергә бүген балалар белән флэшмоб та оештырабыз”.

Шулай күңелле итеп тәрбияче апалары оештырган уеннарда уйнап-көлеп, җырлап-биеп, балалар төп мәйданга ашыкты. Анда да аларны Сабантуйның бизәге булган милли уеннар көтә иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X